Таш-Елга (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таш-Елга (Зәй районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Таш-Елга
География
Русча топонимы Таш-Елга

Таш-Елга (рус. Таш-Елга) ― Татарстан АССР Зәй районы Дүрт Мунча авыл советына караган, 1980-елларда юкка чыккан торак пункт (авыл)[1][2].

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[4]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Зәй елгасы кушылдыгы Зичә елгасына коючы Таш-Елга инешенең өске агымында, Кабан-Бастрык авылыннан 6 км, Зәй тимер юл станциясеннән 46 км ераклыкта урнашкан булган. Координаталар: киңлек 55.400161, озынлык 52.354309 [5].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны[6]
1951
166

Төп халык ― татарлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга 1926 елда якын-тирә авыллардан күчеп утырган крестьяннар нигез салган[6]. Кабан-Бастрык авыл советына караган.

1930 елдан Чаллы, 1935 елдан Зәй, 1963 елдан Чаллы, 1972 елдан Зәй районнары составында[2].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда Карл Маркс исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оеша. Хуҗалыкның 395 га сөрүлек һәм башка авыл хуҗалыгы өчен яраклы җирләре булган. 1935 елда күмәк хуҗалыкның рәисе итеп М. Гыймаев сайланган.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка киткән 132 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак була яисә хәбәрсез югала, сан Кабан-Бастрык авылы белән бергә)[6].

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1951 елның апрелендә К. Маркс (Таш-Елга) һәм Ворошилов (Кабан-Бастрык) исемендәге авыл хуҗалыгы артельләре бер хуҗалыкка берләшә. Эреләндерелгән хуҗалыкка К. Е. Ворошилов исеме бирелә (үзәге Кабан-Бастрык).

1958 елда 7 хуҗалыкны ― Дүрт Мунча, Кызыл Таң, Зичәбаш, 1нче Май, Кабан-Бастрык, Таш-Елга, Ильич ― берләштереп, Сталин исемендәге хуҗалык төзелә (1961 елдан Киров исемендәге, 1963 елдан «Игенче» колхозы, үзәге Дүрт Мунча). Беренче рәисе ― М. Д. Иванов [7][8].

1959 елда Дүрт Мунча, Кабан-Бастрык һәм Зичәбаш авыл советлары берләшеп, Зичәбаш авыл советы (үзәге Кабан-Бастрык) төзелгәч, Таш-Елга яңа авыл советы составына кертелә[9][2].

Хуҗалык итүдә мөстәкыйльлекне югалту һәм күмәк хуҗалыкның үзәк авылыннан (Дүрт Мунча) ерак урнашу сәбәпле, Таш-Елга авылы кешеләре күчеп китә башлый.

Кызыл-Таң, Ильич, 1нче Май авыллары белән бер вакытта, 1970―1980-елларда Таш-Елга авылы да яшәүдән туктый[8].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Таш-Елга, деревня. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 230-231.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район
  2. 2,0 2,1 2,2 Дуртмунчинское сельское поселение. О поселении. Зәй районы рәсми порталы
  3. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  4. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  5. Кабан Бастрык. Заинск на карте
  6. 6,0 6,1 6,2 Таш-Елга, деревня. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 230-231
  7. Игенче. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 115
  8. 8,0 8,1 История села Кабан Бастрык. Татары без границ
  9. Дуртмунчинский сельский совет. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 57