Таҗикстан гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таҗикстан гимны latin yazuında])
Таҗикстан гимны

Суруди миллии Ҷумҳурии Тоҷикистон
Surudi milliyi Jumhuriyi Tojikiston

Сүзләрнең авторы Гөлназар Келди
Композиторы Сөләйман Юдаков
Дәүләт Таҗикстан байрагы Таҗикстан
Билгеләнү вакыты 1994 ел
Хор башкаруында (субтитрлар белән)

Таҗикстан Җөмһүрияте милли гимны (таҗ. Суруди миллии Ҷумҳурии Тоҷикистон, Surudi milliyi Jumhuriyi Tojikiston) — Таҗикистан Республикасының дәүләт символларының берсе.

Гимн авторлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оркестр башкаруында

Гөлназар Келди
Гимн ноталары белән
Әбелкасыйм Лаһути

Таҗикстан Җөмһүрияте милли гимны Таҗикстанның Югары Шурасы тарафыннан 1994 елның 7 сентябрендә расланган. Гимн сүзләрен Таҗикстанның халык шагыйре Гөлназар Келди (таҗикча Гулназар Келди), көен Сөләйман Юдаков (таҗикча Сулаймон Юдаков) язган.[1][2][3]

Гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кагыйдә буларак, дөньядагы дәүләтләрнең һәм халыкларның хәзерге заманда барлыкка килә торган гимннары өчен иң элек шигырь иҗат ителә. Яисә шул илдәге халыкның фольклорыннан берәр үрнәк алына. Гимн башта сүзсез кабул ителгән булса яки элеккегесенең сүзләрен үзгәртергә туры килсә генә, табигый ки, киресенчә эшләнә. Таҗикстанның хәзерге дәүләт гимны менә шундый “искәрмә”ләрнең берсе буларак дөньяга килгән.
Төгәлләп әйтсәң, аның көе Таҗикстан Совет Социалистик Җөмһүриятеннән мирас булып калган. ТССҖ гимны 1944 елда, әле Бөек Ватан сугышы да тәмамланмаган чорда ук языла башлаган һәм 1946 елда тәмамланып кабул ителгән. Аның тексты — чыгышы буенча Иран көрде булган һәм гаиләсе белән 1922 елда Совет иленә күчеп килгән таҗик шагыйре Әбелкасыйм Лаһутиның (таҗикча Абулқосим Лоҳутӣ) [4] иҗат җимеше.
“Советлар Берлеге, коммунистлар партиясе, Ленин, Россия, туганнарча ярдәм, тигезлек, туганлык, коммунизм” кебек мәҗбүри атамалар шыплап тутырылган шигырьгә музыканы тумыштан Бохара төбәге яһүде Сөләйман Юдаков (урысча Соломон Юдаков) язган. Соломон Александр улы, 1916 елда туып, 12 яшьтә үк ятим калган һәм балалар йортында тәрбияләнгән. Ул инде шул вакытта ук музыкага һәвәслеге белән аерылып торган, берничә уен коралында уйнарга өйрәнгән. Махсус музыка белемен Россиядә, үз милләттәшләре остазлыгы ярдәмендә алган. Ватан сугышы башлангач, Таҗикстанга әйләнеп кайткан. Соңрак ул өч халыкның — Бохара яһүдләре диаспорасының, үзбәкләрнең һәм таҗикларның — сәнгатенә зур өлеш керткән. Шушы ике “яңа таҗик” иҗат иткән гимн 1994 елга кадәр гамәлдә булган. Хәзерге Таҗикстан гимны элеккегесеннән бары тик аранжировкасы һәм уйналышы белән генә азмы-күпме аерылып тора. Автор исә үзе иҗат иткән көйнең икенче кат дөньяга килүен күреп өлгермәгән, 1990 елда вафат булган.
Совет елларында зур сынаулар үтеп яшәвен дәвам иткән көйгә яңа сүзләрне саф таҗик язучысы, шагыйре, журналисты һәм тәрҗемәчесе Гөлназар Келди иҗат иткән. Гөлназар Келдиев 1945 елда, ягъни советчыл гимн әле язылып та өлгермәгән чорда туган. Таҗикстанның һәм ССҖБнең язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы иде. Башкарган хезмәтләре, басылып чыккан китаплары күп булса да, Таҗикстанның халык шагыйре исеме һәм бу илнең Рудаки исемендәге дәүләт бүләге аңа 1995 елда, хәзерге гимн текстын язгач кына бирелде. Шуннан соң Гөлназар Келди “Бөтендөнья таҗиклары гимны”на да сүзләр язды. Соңгы елларда аның әдәби һәм җәмәгатьчелек эшчәнлеге халыкара танылуга да лаек булды. Гөлназар Келди улы Келдиев 2020 елның 13 августында Дүшәнбе шәһәренең дәүләт медицина-сәламәтләндерү үзәгендә вафат булды.[5]

Гимн тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таҗик кирилл язуында Таҗик латин язуында Тәрҗемәсе
Диёри арҷманди мо,

Ба бахти мо сари азизи ту баланд бод,

Саодати ту, давлати ту бегазанд бод.

Зи дурии замонаҳо расидаем,

Ба зери парчами ту саф кашидаем,

Кашидаем.

Зинда бош, эй Ватан,

Тоҷикистони озоди ман!

Барои ному нанги мо

Ту аз умеди рафтагони мо нишонаӣ,

Ту баҳри ворисон ҷаҳони ҷовидонаӣ,

Ҳазон намерасад ба навбаҳори ту,

Ки мазраи вафо бувад канори ту,

Канори ту.

Зинда бош, эй Ватан,

Тоҷикистони озоди ман!

Ту модари ягонаӣ,

Бақои ту бувад бақои хонадони мо,

Мароми ту бувад мароми ҷисму ҷони мо,

Зи ту саодати абад насиби мост,

Ту ҳастиву ҳама ҷаҳон ҳабиби мост,

Ҳабиби мост.

Зинда бош, эй Ватан,

Тоҷикистони озоди ман!

Diyori arjmandi mo,

Ba baxti mo sari azizi tu baland bod,

Saodati tu, davlati tu begazand bod.

Zi duriyi zamonaho rasidayem,

Ba zeri parchami tu saf kashidayem,

Kashidayem.

Zinda bosh, ey Vatan,

Tojikistoni ozodi man!

Baroyi nomu nangi mo

Tu az umedi raftagoni mo nishonayí,

Tu bahri vorison jahoni jovidonayí,

Hazon namerasad ba navbahori tu,

Ki mazrayi vafo buvad kanori tu,

Kanori tu.

Zinda bosh, ey Vatan,

Tojikistoni ozodi man!

Tu modari yagonayí,

Baqoyi tu buvad baqoyi xonadoni mo,

Maromi tu buvad maromi jismu joni mo,

Zi tu saodati abad nasibi most,

Tu hastivu hama jahon habibi most,

Habibi most.

Zinda bosh, ey Vatan,

Tojikistoni ozodi man!

Әй, кадерле туган җирем,

Синең югары дәрәҗәң куандырсын,

Сәгадәтең һәм дәүләтең мәңге булсын.

Яңа офык ачар заманга ирештек,

Синең байрагың астында тезелештек,

Тезелештек.

Имин бул, Ватаным,

Минем азат Таҗикстаным!

Безнең борынгы намыбыз —

Горурлыгы син халыкның һәм нишаны,

Варисларыңның гомерлек бер җиһаны,

Мең язларыңның булалмас һич ахыры,

Камил булса улларыңның тугрылыгы,

Тугрылыгы.

Имин бул, Ватаным,

Минем азат Таҗикстаным!

Син — бердәнбер ил-анабыз,

Бакыйлыгың — бакыйлыгыбыз форсаты,

Синең максат — җан-тәннәребез максаты,

Сәгадәтең — барчабызга әбәд насыйп,

Син булганга җиһан безгә күркәм-хәбиб,

Күркәм-хәбиб.

Имин бул, Ватаным,

Минем азат Таҗикстаным!

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]