Таҗи Гыйззәтнең Алабуга чоры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таҗи Гыйззәтнең Алабуга чоры latin yazuında])

Алабугада Таҗи Гыйззәт эзләре

    Татар драматургиясенең классигы Таҗи Гыйззәт (1895-1955) Алабугага 1925 елда гаиләсе белән күчеп килә һәм татар педагогия техникумына хуҗалык мөдире булып эшкә урнаша. Тиз арада хуҗалык эшләрен тәртипкә китереп, техникумда хор, музыка түгәрәкләрен, җәмәгатьчелек башлангычында драма түгәрәген оештыра. Өяздә артист һәм режиссёр булып танылган Таҗи татар театры өчен шәһәр җитәкчелеге тарафыннан аерым бина бирелүенә ирешә (Бу хәзерге Милиция мәктәбе). Әлеге театрның нигезен педагогия техникумы укытучылары һәм студентлары тәшкил итә. Алар арасында Таҗи Гыйззәтнең тормыш иптәше Мәликә ханым да була. Алабуга татар театры турындагы хәбәр якындагы Чаллы, Бондюг (хәзерге Менделеевск) шәһәрләренә дә барып ирешә, 1926 елның язында Таҗи Гыйззәт җитәкчелегендәге труппа әлеге шәһәрләрдә гастрольләрдә йөри. 

Алабугада 3 кенә ел яшәсә дә, Таҗи Гыйззәт биредә онытылмаслык эз калдыра. Бүгенге көндә Алабуганың бер урамы Таҗи Гыйззәт исемен йөртә, ә шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә Татарстан Республикасында бердәнбер булган Таҗи Гыйззәт музее эшли.