Эчтәлеккә күчү

Таңчулпан Бабичева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таңчулпан Бабичева latin yazuında])
Таңчулпан Бабичева
Таңсулпан Бабичева
Туган телдә исем Таңчулпан Даһи кызы Бабичева
Туган 15 май 1953(1953-05-15) (71 яшь)
Дәүләкән
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре артист, педагог
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры
Җефет Азат Нәдергулов (1962―2023)
Балалар кызы Рушана Бабич, актриса
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1981)
РФ халык артисты
РФ халык артисты

Таңчулпан Бабичева (Таңчулпан Даһи кызы Бабичева, баш. Таңсулпан Даһи ҡыҙы Бабичева) – драма артисты, режиссёр, профессор, Уфа дәүләт сәнгать академиясе кафедра мөдире, РФ (2001) һәм БР (1994) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1981).

1953 елның 15 маенда БАССР Дәүләкән шәһәрендә туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын (Р. Әюпов классы) тәмамлаган (1974).

Таңчулпан Бабичева иҗаты экспрессиягә бай иҗат, уйнаган рольләре югары актёр осталыгы, драматизмы, нечкә психологик сурәтле булуы белән аерылып тора. Комедияләрдә дә, классик драматургиядә дә ышандырырлык итеп уйный.

Уйнаган рольләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куйган спектакльләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1978 «Алтын атлы җайдак» (Всадник на золотом коне) , Мосфильм — Гөлбикә
  • 1986 «Төпкелдән төшкән килен» (Невестка из захолустья), Баштелефильм — Килен
  • 1991 «Һәдия», «Башкортстан» ДТРК - Һәдия
  • Т. Бабичева. «Гамәл» (Действие) (дәреслек). Уфа, 2001.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • БАССР атказанган артисты (1981)
  • БР халык артисты (1994)
  • РСФСР атказанган артисты (1991)
  • РФ халык артисты (2001)
  • Салават Юлаев премиясе (1981) – Гафури театрында уйнаган «Язмышлардан узмыш бар!» (Мостай Кәрим-Рифкать Исрафилов) спектаклендәге роль өчен (иҗат төркеме эчендә)[1]
  • «Милли драматургия фестивале» (Уфа) дипломы.
  • «Театр язы» фестивале (Уфа) дипломы.
  • «Туганлык» фестивале (Уфа) дипломы.
  • 2024 ― «Хезмәт фидакарьлеге өчен» медале (БР)[2]

Ире Азат Нәдергулов (1962―2023), кызлары Рушана Юрий кызы, Рената. [3]