Таһир Керженов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таһир Керженов latin yazuında])
Таһир Керженов
Туган телдә исем Таһир Кержнев
Туган 15 март 1922(1922-03-15)
Түбән Әләзән, Городище районы
Үлгән 28 гыйнвар 1992(1992-01-28) (69 яшь)
Йошкар-Ола, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы, Россия
Күмү урыны Туруновское кладбище[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1945)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәрби дәрәҗә өлкән сержант[d]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куяр (Мари АССР Медведево районы) урман хуҗалыгында урман кисүче булып эшли. 1942 елның февраленнән Кызыл Армия сафларында. 1942 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 17 нче гв. механиклаштырылган бригадасының разведка ротасында бүлекчә командиры (42 нче гв. танк армиясенең 6-нчы гв. механиклаштырылган корпусы). Көнбатыш, Брянск һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Орёл (1943), Проскуров–Черновцы, Илбау–Сандомир (икесе дә — 1944), Сандомир–Силезия, Түбән Силезия, Югары Силезия, Берлин һәм Прага (барысы да — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1945 елның 25 гыйнварында Одер елгасын Көбен (Хобеня, Польша) торак пункты янында кичеп, шул сугышта батырлык күрсәтә: разведчиклар төркеме белән чик сызыгын басып алып, аны 6 сәгать буе кулда тота һәм дошманның берничә контрһөҗүмен кире кайтара. Сугыштан соң Йошкар-Ола шәһәрендә яши, Мари машина төзү заводында слисер булып эшли. 

Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары һәм мидәлләр белән бүләкләнә.

Йошкар-Ола шәһәрендә ул яшәгән йортка мемориаль такта эленә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]