Таһир Кусыймов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таһир Кусыймов latin yazuında])
(Таһир Кусимов битеннән юнәлтелде)
Таһир Кусыймов
Туган телдә исем баш. Күсимов Таһир Тайып улы
Туган 14 февраль 1909(1909-02-14)
Күчем, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 10 май 1986(1986-05-10) (77 яшь)
Уфа, РСФСР, БАССР, СССР
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Салават Кусыймов
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]

Таһир Кусыймов (Таһир Таип улы Кусыймов, 14 февраль 1909(1909-02-14), Күчем, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе10 май 1986(1986-05-10) (77 яшь), Уфа, РСФСР, БАССР, СССР) — Сәвитләр Берлеге каһарманы (1944)[1]. Днепр аша кичү вакытында күрсәткән батырлыклар өчен бүләкләнгән. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Файл:Бюст генерала Кусимова.jpg

2009 елда Таһир Кусыймов исеме Акбузат ипподромына бирелә.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таһир Таеп улы Кусимов 1909 елның 14 февралендә Ырынбур губернасының Верхнеурал өязе Күчем авылында туган. 1928-1932 елларда Казандагы берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбендә белем ала.
1936 елда Новочеркасскида атлы гаскәрләр командирлар курсында хәрби хәзерлек үтә. Аннан кайткач, бераз вакыт ТатЦИК исемендәге укчылар дивизиясендә аерым атлы эскадронны командирының урынбасары була.
1938—1941 елларда Кавказ аръягындагы хәрби округының, 77-се Азәрбайҗан тау-укчылар дивизиясенең махсус күзәтчелек эскадронының командиры булып хезмәт итә.
1942 елдан 112-се Башкорт атлы дивизиясенең 1-се (275-се) полкның командиры.
1943 елда Днепрны кисеп чыгу хәрби операциясендә күрсәткән батырлыгы өчен полк командиры Таһир Кусимовка «Советлар Берлеге Герое» дигән исем бирелә.
1947 елда М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиясен алтын медаль белән тәмамлый.
1951 елда Генераль штаб академиясеннән алтын медаль белән белем ала.
1945-1963 елларда атлы дивизиясенең штаб начальнигы, тау-укчылар дивизиясенең, мото-укчылар дивизиясенең командиры, Төркмәнстан хәрби округында армия корпусы командирының урынбасары.
1963-1969 елларда Башкорт АССР ының хәрби комиссары. РСФСР (1947-1951, 1951—1955), Төркмән ССР ы (1959-1963), БАССР (1969—1971) Югары Советлары депутаты итеп сайлана.
1969 елда отставкага чыга.

Генерал Кусимов ике Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз ордены орденнары белән бүләкләнә. Уфада ул яшәгән йортта мемориаль тактаташ куела. Аның туган җирендә — Әбҗәлил районының Күчем авылында музей эшли.

1986 елның 10 маенда вафат булды. Уфа шәһәрендә, мөселман зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]