Таһир Кусыймов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таһир Кусыймов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Таһир Кусыймов
Туган телдә исем баш. Күсимов Таһир Тайып улы
Туган 14 февраль 1909(1909-02-14)
Күчем, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Русия империясе
Үлгән 10 май 1986(1986-05-10) (77 яшь)
Уфа, РСФСҖ, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте, ССҖБ
Күмү урыны Өфә мөселман зираты
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Кусимов, Салават Тагирович[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Хәрби дәрәҗә янарал-маюр[d]

Таһир Кусыймов (Таһир Таип улы Кусыймов, 14 февраль 1909(1909-02-14), Күчем, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Русия империясе10 май 1986(1986-05-10) (77 яшь), Уфа, РСФСҖ, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте, ССҖБ) — Сәвитләр Берелеге каһарманы (1944). Днепр аша кичү вакытында күрсәткән батырлыклар өчен бүләкләнгән. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

2009 елда Таһир Кусыймов исеме Акбузат ипподромына бирелә.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таһир Таеп улы Кусимов 1909 елның 14 февралендә Ырынбур губернасының Верхнеурал өязе Күчем авылында туган.

  • 1928-1932 елларда Казандагы берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбендә белем ала.
  • 1936 елда Новочеркасскида атлы гаскәрләр командирлар курсында хәрби хәзерлек үтә. Аннан кайткач, бераз вакыт ТатЦИК исемендәге укчылар дивизиясендә аерым атлы эскадронны командирының урынбасары була.
  • 1938—1941 елларда Кавказлы аръягындагы хәрби округының, 77-се Азәрбайҗан тау-укчылар дивизиясенең махсус күзәтчелек эскадронының командиры булып хезмәт итә.
  • 1942 елдан 112-се Башкорт атлы дивизиясенең 1-се (275-се) полкның командиры.
  • 1943 елда Днепрны кисеп чыгу хәрби операциясендә күрсәткән батырлыгы өчен полк командиры Таһир Кусимовка «Советлар Берлеге Герое» дигән исем бирелә.
  • 1947 елда М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиясеннән алтын минага белем ала.
  • 1951 елда Генераль штаб академиясеннән алтын мидал белән белем ала.
  • 1945-1963 елларда атлы дивизиясенең штаб начальнигы, тау-укчылар дивизиясенең, мото-укчылар дивизиясенең командиры, Төркмәнстан хәрби округында армия корпусы командирының урынбасары.
  • 1963-1969 елларда Башкорт АССР ының хәрби комиссары. РСФСР (1947-1951, 1951—1955), Төркмән ССР ы (1959-1963), БАССР (1969—1971) Югары Советлары депутаты итеп сайлана.
  • 1969 елда отставкага чыга.

Генерал Кусимов ике Ленин ордены, Кызыл Әләм, 1-се дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз ордены орденнары белән бүләкләнә. Уфадә ул яшәгән йортта мемориаль тактаташ куела. Аның туган җирендә — Әбҗәлил районының Күчем авылында музей эшли.

1986 елның 10 маенда вафат булды. Уфа шәһәрендә, мөселман зыяратында җирләнгән.