Таһир Сәләхов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таһир Сәләхов latin yazuında])
әзери. Tahir Teymur oğlu Salahov
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Әзербайҗан
 Россия
Туу датасы 29 ноябрь 1928(1928-11-29)[1][2][3][…]
Туу урыны Бакы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР
Үлем датасы 21 май 2021(2021-05-21)[4] (92 яшь)
Үлем урыны Берлин, Алмания[5]
Үлем төре табигый үлем[d]
Җирләнгән урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ата Teymur Salahov[d]
Кардәш Зарифа Салахова[d]
Ире яки хатыны Q124436166?
Балалар Айдан Таировна Салахова[d] һәм Q124436206?
Туган тел әзери теле
Һөнәр төре рәссам, сәясәтче, художник-график
Эш урыны Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Башкарган вазыйфа СССР Югары Советы депутаты[d]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d] һәм Художественное училище имени Азима Азимзаде[d]
Шәкертләр Q108933087?
Активлык чорнының башы 1957[6]
Активлык чоры тәмамлануы 2011[6]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Сәнгать юнәлеше реализм[d]
Әгъзалык Союз художников СССР[d], СБКФ ҮК һәм Международной Экоэнергетической Академии[d]
Жанр портрет[d], пейзаж[d], сәхнәбизәү[d] һәм натюрморт[d]
Кулланылган тел рус теле
Бүләкләр
Әсәрләр җыентыгы Национальный музей искусств Азербайджана[d], Третьяков галереясе, Музей Российской академии художеств[d] һәм Словацкая национальная галерея[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]
 Таһир Сәләхов Викиҗыентыкта

Таһир Тимур улы Сәләхов (әзери. Tahir Teymur oğlu Salahov;[7][8]; 29 ноябрь 1928 ел, Бакы, ССРБ) — совет азәрбайҗан һәм русия рәссамы, театр рәссамы, педагог, профессор. 1979 елдан ССРБ Сәнгатьле академиясе Президиумы әгъзасы, 1997 елдан Россия Художество академиясе вице-президенты.

ССРБ Художество академиясе академигы (1975; 1966 елдан мөхбир әгъза). ССРБ-ның халык рәссамы (1973). Социалистик Хезмәт Герое (1989). ССРБ Дәүләт премиясе (1968) һәм Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (2012)[9]. 1964 елдан КПСС әгъзасы.

7 һәм 8-се чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты (19661974). Азәрбайҗан ССР ы Югары Советы депутаты (1963-1967). 19901991 елларда КПСС Үзәк Комитет әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таһир Сәлахов 1928 елның 29 ноябрендә Бакыла фирка хезмәткәре Тимур Сәлахов (1898 елгы) һәм аның хатыны Сонаның (1901 елгы) гаиләсендә туа. Әтисен 1937 елда кулга алалар һәм аталар, 1956 елда гаепсез дип аклыйлар[10].

1950 елда Сәләхов А. Азимзадә исемендәге Азәрбайҗан художество училищесын тәмамлый, ләкин биографиясендәге «халык дошманының улы» дигән юл аңа И. Е. Репин исемендәге сынлы сәнгать, сын һәм архитектура институтына керергә комачаулый. Шулай да В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академиягәхудожество институтына керергә насиб була, аны 1957 елда живопись рәссамы специальносте буенча тәмамлый (П. Д. Покаржевскийның остаханәсе).

1964 елдан КПСС әгъзасы.

1963-1974 елларда Таһир Сәлахов — М. Алиев исемендәге Азәрбайҗан дәүләт институтында, 1975 елдан В. И. Суриков исемендәге Мәскәүхудожество институтында укыта (башта доцент, 1973 елдан — профессор)[11][12].

Училищеда һәм институтта укыган чагында ук Сәләховның сүрәтләре («Дулкыннар», «Эстакада» (1955), Суриков институтындагы «Вахтадан» (1957) дигән диплом эше) тамашачыларның һәм белгечләрнең игътибарын җәлеп итә. Тиздән ул «эрү» чордагы совет рәссамнары арасында аеруча билгелеләрнең берсе булып китә. Ул шулай ук сынлы сәнгатьтә «кырыс стильгә» нигез салучыларның һәм аның башында торучыларның берсе була.

Сәләхов натюрмортлары һәм Апшерон пейзажлары, спектаклләргә декорацияләр, АКШ-та, Италияда, Мексикада («Мексика корридасы»; 1969) һәм башка илләрдә башкарган эшләре белән дә танылу ала.

Сәләховның әсәрләре Россиянең, Әзербайҗанның, Украинаның һәм башка БДБ дәүләтләренең эре музейларында, дөньяның төрле музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана.

Таһир Сәлахов Азәрбайҗан Рәссамнар берлегенең җаваплы секретаре була (19601961), М. А. Алиев исемендәге Азәрбайҗан дәүләт сәнгать институтында укыта (1963-1974).

19841992 елларда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт художество институтында живопись һәм композиция кафедрасына җитәкчелек итә, бик күп билгеле рәссамнар тәрбияли. ССРБ Рәссамнар берлеге идарәсенең беренче секретаре вазифасын били (1973-1992).

1979 елдан әлегә кадәр РоссияХудожество академиясенең живопись бүлекчәсе академик-секретаре һәм академиягә президиумы әгъзасы булып тора; 1997 елда Россия Художество академиясе вице-президенты итеп сайлана.

1992 елдан — Халыкара рәссамнар федерациясенең вице-президенты.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Орденнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ:

Россия:

К. К. Сәләхов. Айдан. 1967 ел Россия почта маркасы, 2011 ел

Азәрбайҗан:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Салахов Таир Теймур оглы // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. RKDartists
  3. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  4. Xalq rəssamı Tahir Salahov vəfat edibАзери-Пресс, 2021.
  5. Tahir Salahov vəfat edibИнформационное агентство Тренд.
  6. 6,0 6,1 RKDartists
  7. Выступление Владимира Путина на церемонии вручения Государственных премий Российской Федерации. 2020 елның 19 июнь көнендә архивланган. Стенограмма на сайте информационно-аналитического журнала «Политическое образование», 13.06.2013
  8. Таир Теймурович Салахов 2015 елның 8 декабрь көнендә архивланган. на сайте газета.ru
  9. День России 12 июня отмечается по всей стране, archived from the original on 2013-07-29, retrieved 2020-08-14 
  10. Светлана Янкина. Ретроспективная выставка Таира Салахова открылась в Москве, РИА Новости (15/01/2009).
  11. САЛАХОВ Таир Теймур оглы, Международный Объединённый Биографический Центр. 2007 елның 24 март көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2007-03-24, retrieved 2020-08-14 
  12. Салахов Таир Теймур оглы. БСЭ. әлеге чыганактан 2011-08-28 архивланды. 2020-08-14 тикшерелгән.
  13. Указ Президента РФ от 2 мая 1996 г. № 617
  14. Указ Президента Российской Федерации от 13 декабря 2003 года № 1483 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ II степени Салахова Т. Т.». // Официальный сайт Президента России. 2016-06-02 тикшерелгән.
  15. Указ Президента РФ от 28 ноября 1998 г. № 1429
  16. Указ Президента РФ от 29 января 2016 г. № 31
  17. Таир Салахов награждён орденом Гейдара Алиева, «Новости-Азербайджан» (27/ 11/ 2008). (үле сылтама)
  18. Известные общественно-политические деятели Азербайджана награждены орденом «Почёта и славы»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәләхов Таһир Теймур улы. «Герои страны» сайты.