Театр мәйданы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Театр мәйданы (Казан) latin yazuında])
Театр мәйданы
Төбәк Казан губернасы
ТАССР
Шәһәр Казан

Театр мәйданы (рус. Театральная площадь) — Казанда 1768 елда барлыкка килгән мәйдан. Шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан әлеге мәйданда берничә театр бинасы тезелеп торган, мәйданның атамасы шуннан килә. 1924 елның сентябреннән Ирек мәйданы исемен йөртә. Казанның меңьеллыгына әзерләнгәндә, 20032004 елларда мәйданда зур яңарту эшләре алып барып, шәһәр халкы соравы буенча, элекке исемен кайтару турында игълан ителә, ләкин хәзерге исем сакланып кала[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ратушасы (Дворяннар җыены залы, Офицерлар йорты) бинасы. Арх. М. П. Коринфский, И. П. Ефимов проекты. 18451852 елларда төзелгән.
Державин бакчасы һәм Державин һәйкәле (1870)

1730 елда инженер Артемон Соцеперов төзегән Казан картографиясендә Театр мәйданы буласы урында Казансу елгасына кадәр сузылучы зур-зур чокырлар-ерганаклар урнашкан булуы күренә[2].

Казан губерна архитекторы (17831791 елларда) В. И. Кафтырев (1730-еллар1804) төзегән Казан шәһәренең даими планында (Казанның беренче генераль планы) Театр мәйданы 1768 елда барлыкка килә. В. И. Кафтырев планда аның исемен куймый, урынын гына билгели. Казан губерна һәм Казан шәһәр архитекторы (18341844 елларда) Ф. И. Петонди 1838 елда төзегән планда мәйдан исеме күрсәтелә.

Мәйдан классик стильдә планлаштырылган: тигез яклы турыпочмаклык рәвешендә, биналар симметрияле итеп урнаштырылган.

Әүвәл Казанда театр өчен махсус бина булмый. Спектакльләрне Беренче Казан ирләр гимназиясе театрында күрсәтәләр. XVIII гасырның 60нчы елларыннан гимназиядә укучылар һәм шәһәр театр сөючеләре көче белән халык алдында театр тамашалары күрсәтелә, шулай итеп Казанда театр тарихы башланып китә.

Шәһәр чите булган мәйданда беренче театрның зур агач бинасын, 30 мең сум акча тотып, алпавыт, антрепренер П. П. Есипов (?—1814) 1802 елда төзетә (хәзерге Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы урынында). Әлеге театрда аның крепостной керәстияннары уйный. Театр әйләнә-тирәсен «Театр мәйданы» дип атый башлыйлар. Әлеге театр бинасы 1814 елгы янгында зур зыян күрә. Хуҗасы үлгәч, бинаны сүтәләр. 1835 елда театр өчен агачтан яңа бина төзелә, әмма 1842 елгы көчле янгын вакытында бина янып бетә. Ун ел мәйданда театр булмый тора. Мәйданда солдатлар күнегүләр үткәрә.

1852 елда Театр мәйданында беренче тапкыр таштан театр өчен махсус бина салына (хәзерге Ленин һәйкәле артында). Ул ике тапкыр (1860, 1874 елларда) яна. 1874 елгы янгыннан соң архитектор Н. Грицевич бинаны яңартып кора, фасадлы итә, тамаша залын бер ярым тапкырга зурайта. Казанның үз опера труппасы булмаганлыктан, театрга артистлар чит илдән, гадәттә, Италиядән килеп уйныйлар. 1874 елның 26 августында Казанның үз труппасы М. Глинканың (ru) «Жизнь за царя» операсын куя — әлеге дата Казан операсының туган көне булып исәпләнә. Театрда опералар да, драмалар да куела, күренекле артистлар М. Г. Савина (ru), П. А. Стрепетова (ru), Ф. И. Шаляпин һ. б. чыгыш ясый. 1919 елда театр бинасы яна.

ХХ гасырның башына кадәр хәзерге мәйдан урынында беренче шәһәр театры, ә опера һәм балет театры урынында Державин бакчасы, әлеге бакчада ике һәйкәл урнашкан булган: Державин һәйкәле (18701932 еллар, җимерелгән, 2003 елда торгызылган) һәм Кутузов һәйкәле (1915).

1924 елның сентябрендә Театр мәйданының исеме Ирек мәйданы итеп үзгәртелә.

Театр мәйданының хәзерге манзарасы
Театр мәйданының хәзерге манзарасы

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Их именами названы улицы Казани», Казань, Татарское книжное издательство, 1977.
  2. Амиров К. «Казань: Где эта улица, где этот дом», Казань, 1995.
  3. Надежда Корнеева. Прогулки по Казани. М.: ООО «Издательство АСТ», 2017, 48-49нчы бит. ISBN 978-5-17-100448-4
  4. Әгъзам Фәйзрахманов. Театр мәйданы. «Татарстан яшьләре», 2019 ел, 17 гыйнвар, 8нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Любовь Агеева. Площадь Свободы, она же Театральная. «Казанские истории» (history-kazan.ru), 06.04.2013(рус.)
  2. Площадь Свободы, она же Театральная. Сергей Саначин мәгълүматы. «Казанские истории», 2006, №8.(рус.)