Тедоре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тедоре latin yazuında])

Тевдоре (гөрҗ. თევდორე) — Гөрҗи авыл хуҗалыгы Илаһы. Беренче чиратта авыл хуҗалыгы яклаучысы буларак, ә аннан соң ат яклаучысы буларак хөрмәт ителгән. Христианлык йогынтсы астында бу популяр Ходай изге Фёдор белән тәңгәл китерелгән булган. Тевдоре авыл хуҗалыгы белән мәшгуль хезмәт сөючән кешеләрне яклый. Аның эпитеты — «Бөек Раббы», һәм шулай ук «Кара» (чөнки кара төс җир символы булып тора). Тедорега беренче яз атнасының шимбәсендә яз бәйрәме багышланган.