Телеангиэктазия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Телеангиэктазия latin yazuında])
Телеангиэктазия
Сурәт
Саклык белгечлеге ревматология[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C28194[1]
 Телеангиэктазия Викиҗыентыкта

Телеангиэктазия — вак тамырлар һәм капиллярларның бер урында гадәттән тыш киңәюе. Бу хәл кайбер кешеләр өчен проблемалы мәсьәләгә әйләнә. Кан тамырларының тумыштан «ватылучан» булуы телеангиэктазиянең барлыкка килү сәбәбе дип карала. Бу чиргә якын торган Рандю-Ослер-Уэбер авы-5 руы—нәселдән килә торган ангиопатия—кан тамырларында нерв регуляциясе бозылу сәбәпле, аларның тонусы бозылу шактый күп телеангиэктазияләр һәм геморрагик синдром барлыкка килү белән характерлана. Аның башланып китүе җенси өлгереш чорыннан соң биттә, авыз куышлыгының лайлалы тышчасы, бармак очлары, ашкайнату органнарының лайлалы тышчаларында кечкенә веналарның, капиллярларның киңәюе белән билгеләнә. Бу бәла күп вакытта хатын-кызларда яшь арту белән кан тамырларының эластиклыгы югала башлагач күзәтелә.

Биттәге кан тамырлары киңәюне дәвалау юлларының берсе — электро­ коагуляция (электр тәэсирендә тукыманы коагуляцияләүче хирургик манипуляция) ысулы. Бу метод электр ярдәмендә бик нечкә энә белән кан а тамырларын ябыштырудан гыйбарәт. Электрокоагуляция ысулыннан > кала лазер һәм мезотерапия методлары да кулланылыш тапты. Дәвалау барышында кан тамырларын ныгытучы дарулар да билгелиләр. Мондый авыруларга кояш нурларыннан сакланырга кирәк.

Мезотерапия ысулын кулланганда, тиренең проблемалы урыннарына < дару препаратларыннан торган бик күп микроинъекцияләр ясала. Бу инъекцияләр бик нечкә энәләр белән аз тирәнлектә ясалганга күрә, дару ; тире күзәнәкләренә җиңел үтеп керә. Сирәк кенә очракларда аллергия ; реакциясе күзәтелә. Гигиена тәртипләрен саклаганда, катлауланулар : булмаса да, кайчакта ялкынсыну, җөйләр ясалу, пигментлашу арту яки Й кимү кебек үзгәрешләр булырга мөмкин.

Купероз — кан тамырлары авыруы. Чир башлануга проблемалы тире гаепле. Тиренең начар халәте организмда сәламәтлек белән проблемалар барлыгы турында сөйли. Ул гормональ тайпылыш, авитаминоз, иммунитет көчсезлеге нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Шулай ук веналарда торгынлык күренешләре, тиренең өске катламында кан әйләнеше бозылу да бу күңелсез халәткә китерә ала. Теге яки бу сәбәптән көчсезләнгән тамырлар үзгәрәләр, аларның тонусы кими, капиллярлар киңәя, алар тыштан сизелә башлый.

Тиредә шәмәхә, куе кызыл яки кызыл төстәге тамыр йолдызчыклары бар­ лыкка килә. Тире вакыты-вакыты белән ялкынсынып та ала, аның элас­ тиклыгы югала. Кагыйдә буларак, купероз учаклары яңакта, борында һәм маңгайда, аякларда һәм ияктә барлыкка килә.

Кан йөреше көчәйгәндә, тоташтыргыч тукыма киңәйгән тамырларны кыса һәм аларга басым ясый. Моңа өзлексез каршы торган тамырлар эластиклык һәм тараю сәләтен югалту белән җавап бирә, шуңа алар тиредән аерылып торалар да.

Куперозны өч стадиягә бүләләр. Беренчесе — кан йөгерү. Кинәт кенә, күпмедер вакытка кешенең йөзе кызарып чыга. Бераздан бу хәл уза, ләкин инде «кыңгырау шалтырады» — бу кызару тамырларда проблемалар барлыкка килүен күрсәтә. Икенче стадиядә аларның тонусы төшә һәм хәзер тамыр йолдызчыгы ачык күренә. Бу стадиядә табибка күренергә ашыгырга кирәк, югыйсә өченче стадия башланачак, бу—иң начар стадия: тотрыклылык, ялкынсыну күренешләре барлыкка килә.

Кан тамырлары проблемаларының сәбәпләре күп булырга мөмкин.

Боларга — нәселдәнлек, дөрес тукланмау (рационда кайнар, баллы, әче, тозлы, углеводлы ризыклар бигрәк тә күп булу) керә. Шоколад, кофе, йо­гырт, сыр, цитруслылар, мармелад, бавыр, банан, каймакларны артык күп ашарга ярамый. Шул ук вакытта санап киткән продуктларның берсе генә дә бу халәткә китерергә мөмкин. Бу очракта бар да организмның шәхси үзенчәлегеннән тора. Билгеле, «дошман»ны үзегез дә эзләп таба аласыз, моның өчен организмның ашамлыкларга реакциясен күзәтергә кирәк. Авы­ру барышына зыянлы гадәтләр: тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу, шулай ук мунчада (саунада) бик озак юыну тәэсир итәргә мөмкин.

Мунчада температура 70 градус эссе булганда, 10 минуттан артык булырга киңәш ителми. Мунча кергәндә, битне дымлы сөлге белән каплау яхшырак.

Куперозны «уятучы» куркыныч факторларга өшү, пешү, бавыр авыру­ лары керә. Табигатьтә кискен температура үзгәрешләре, җылы өйдән салкын һавага чыкканда һәм салкыннан җылыга кергәндә, тиренең кинәт җылынуы-суынуы, ультрамиләүшә нурларның артык булуы да организмга тискәре тәэсир итә. Юан эчәк ялкынсынуы, гастрит авыруы, ашказаны-эчәк системасындагы башка авырулар, даими рәвештә эч кибү, вегетатив-кан тамырлары дистониясе дә кызарып чыгуга китерергә мөмкин. Йөклелек — хатын-кызлар организмы өчен бик зур авырлык, кан тамырлары белән проблемалар тууда йөклелек тә билгеле бер роль уйный ала.

Нәрсә эшләргә? Әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сезгә канның нормаль микроциркуляциясен тәэмин итүче, тоташтыргыч ту­ кымаларны һәм тамыр стенкаларын ныгытучы дәва билгеләрләр. Табиб куперозга китерүче төп авыруны ачыкларга тиеш. Дәвалау процессында , электрокоагуляция — токлы нечкә энә кертеп, киңәйгән тамырларын җимерү ысулы кулланылырга мөмкин.

Кан тамырларында басымны һәм кызаруны киметү өчен лимфа дренажлау , массажы ярдәм итә. Җәяү йөрү, велосипедта йөрү, йога белән шөгыльләнү, йөзү кан тамырларын чыныктыра. Биткә туңдырылган кәстәнә (каштан), шалфей, дару ромашкасы төнәтмәләрен сөртү кан тамырлары тонусын яхшырта. Ә менә битне җылы су белән генә юарга кирәк. Составында спирт һәм ацетон булган чаралар кулланырга киңәш ителми.

Тамыр стенкаларын витаминнар ныгыта, алардан С витамины—гөлҗимештә, яшел борчакта, кара карлыганда, сырганакта, кәбестәдә, җир җиләгендә, миләштә күп; Р витаминына виноград, суган, сарымсак, караҗиләк (черника), күкҗиләк (голубика), яшел чәй бай; К витамины — кычыткан яфраклары, кура җиләге, әстерхан чикләвеге, кәбестә, брокколи, кольраби, йомыркада, шпинатта күп Е витамины — кукурузда, үсемлек майларында, бүрттерелгән бөртекле ашлыкта, солы ярмасында, сөттә, алма төшендә, йомырка сарысында күп була.

Битне сөрткәндә тупас сөлге, щетка һәм губка кулланмаска киңәш ителә. Шулай ук диңгез суүсемнәре, тозлар, йод булган экстрактлар кулланырга ярамый. Хәтерегездә тотыгыз: бал, бөтнек, алоэ, ментол һәм кайбер пар­ фюмерия чаралары бит тиресен ярсыта. Битегезне туңудан һәм көчле эсседән саклагыз.

Купероз булганда кышкы битлек. Белгәнегезчә, тирегә температураның кискен алышынып торуы тискәре тәэсир итә. Шуңа күрә өйдән чыгарга 15 минут кала мондый битлек сөртегез. Моның өчен 1 бал кашыгы үсемлек мае (җитен, зәйтүн, виноград, шәфталу), 1 чәй кашыгы крахмал һәм тальк, 2 чәй кашыгы ланолинны яхшылап болгаталар.

Бәрәңге битлеге (куперозга каршы). Бәрәңгене угычта уып, 15 минутка битегезгә сылагыз. Биттән тырнак гөл (календула) һәм дару ромашкасы төнәтмәсе белән сөртеп алырга кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]