Телетәбәнәкләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Телетәбәнәкләр latin yazuında])
Телетәбәнәкләр
Файл:Teletubbies, Star Wars — Frankfurt Buchmesse 2015.jpg
Туган телдә исем Teletubbies
Туган 31 март 1997(1997-03-31) (26 яшь)

 Телетәбәнәкләр Викиҗыентыкта

Телетәбәнәкләр[1], Телекарсаклар[2] яки телемичкәләр [3] (оригинал исеме ингл. Teletubbies, русча тәрҗемәсе телепузики,[4] татарчага калька — "Телепузиклар"[5]) — 7 яшькәчә балалар өчен мультфильмнар төшерүче британ en:Ragdoll Productions ширкәтенең en:Anne Wood һәм en:Andrew Davenport рәссамнары тарафыннан барлыкка китерелгән персонажлар.

Персонажлар галәмнең ерак галактикадагы бер планетадан килгән һәм Җирдәге төрле җан ияләре белән таныша торган төрле яшьтәге балалар гаиләсе, һәр берсенең корсагында теләсә нәрсәне күрсәтә алучы телевизор бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телетәбәнәкләр сериалларны төшерү кыйммәткә төшүгә карамастан, алар Бөекбританиядә һәм чит илләрдә популяр була, икътисади уңышка ирешә, күп төрле премияләр ала.[6][7].

Мультсериал Бөек Британия байрагы Бөекбританияның BBC ширкәтенә караган телевидение каналларында 1997 елның 31 мартыннан 2001 елның 16 февраль көненә кадәр дөнья күргән, беренче чыгарылышта озынлыгы 25 минут булган 365 серия төшерелгән. Сериалның туктатылуы турында 2002 елда игълан ителгән,[8] тик Телепузикларның яңа серияләре экраннарга 2016 елда чыгуы көтелә.[9][10]

Бар дөнья буйлап диярлек дубляж ясалып күрсәтелде — en:Nickelodeon (АКШ байрагы АКШ),[11] en:CBeebies Australia (Аустралия байрагы Австралия һәм Яңа Зеландия байрагы Яңа Зеландия),[12] RTBF (Бельгия байрагы Бельгия), kk:Astana TV (Казакъстан Казакъстан), fr:Télé-Québec ( Квебек провинциясе/Канада байрагы Канада), TVP һәм pl:Fokus TV (Польша байрагы Польша), Россия-1 (Россия байрагы Россия Федерациясе), tr:TRT Çocuk (Төркия байрагы Төркия), uk:Новий канал (Украина байрагы Украина), fr:Canal+[13] һәм fr:TiJi (Франция байрагы Франция), TSR (Швейцария байрагы Швейцария), Латин Америкасының илләрендәге телеканалларда испан һәм португал телләрендә, һәм башка илләрдә. Бүгенге көндә төрле телләрдәге сериалларны Бөтендөнья пәрәвезеннән карап була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://tatpoisk.net/dict/коротышка
  2. http://www.вокабула.рф/словари/татарско-русский-словарь-(кириллица)/карсак
  3. http://tatar_russian.academic.ru/30653/%D0%BC%D0%B8%D1%87%D0%BA%D3%99
  4. http://www.multitran.ru/c/m.exe?l1=1&l2=2&s=tubby
  5. “Телепузиклар”ның бишенче җиңүе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-08-21 
  6. Tubbies toast another three years, BBC News (1 March 1999). 3 июнь 2015 тикшерелде.
  7. Past Winners and Nominees – Children's – Awards – 2002. en:BAFTA. 13 January 2010 тикшерелгән.
  8. CBBC wants first tenders | News | Broadcast. Broadcast now.co.uk (29 June 2001). 10 July 2010 тикшерелгән.
  9. Sweeney, Mark (13 June 2014). BBC’s CBeebies orders 60 new Teletubbies episodes. www.theguardian.com. en:The Guardian.
  10. Plunkett, John. Teletubbies return with touch screens in stomachs. 2015-06-05 тикшерелгән.
  11. Nickelodeon Is Rebooting The 'Teletubbies'. Huffington Post. 24 June 2015 тикшерелгән.
  12. Teletubbies — CBeebies Australia. British Broadcasting Corporation. әлеге чыганактан 2015-08-12 архивланды. 30 June 2015 тикшерелгән.
  13. Catherine Mallaval, La Lubie teletubbies. Les Bisounours anglais débarquent sur Canal Plus.(үле сылтама), sur le site du journal Libération, 10 octobre 1998.