Телеутлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Телеутлар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

 

Телеутлар (үз аталышы теленнет, тадар, байат-пачат) — Русия Федерациясе, Көнбатыш Себернең көньяк-көнчыгышында төрки телле күчмә халыклардан килеп чыккан аз санлы төрки төп халык. Телеутларның теле һәм мәдәнияте алтай халкының теле һәм мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән, аларның этнотерриториаль группасы булып 1993 елга кадәр рәсми рәвештә саналганнар[1]. Хәзерге телеутлар Кемерово өлкәсенең көньяк районнарында күпләп яшиләр.

Телеутларның Y-хромосома гаплотөркемнәре R1a1 (55,3 %), C3xM77, N1c1, R1b*, R1b3, I, J[2][3][4].

Яшәгән җирләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясендә 2643 телеут яши (2010), алардан 2534 кеше Кемерово өлкәсендә көн итә.

Телеутлар башлыча авылда яши. 2000-гә якын кеше Беково, Челухоево, Верховская, Шанда һәм Новыбачаты авылларында яши[5].

Телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телеут теле алтай телләре гаиләсенең төрки телләр төркеменең кыргыз-кыпчак (хакас) телләренә караган аерым тел, яки башка классификация буенча Көньяк Алтай теле (чын алтай) диалекты. Соңгы очракта да ул Кемерово өлкәсендә генә түгел, Алтай Республикасы һәм Алтай крае территориясендә киң таралган. Рәсми мәгълүматләргә караганда, 2010 елда 975 кеше (телеутларның якынча 37%) Русиядә телеут телендә сөйләшкән. Шул ук вакытта, телеутларның барсы да диярлек русча сөйләшә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телеутларның ата-бабалары - угызларның теле кабиләсе (дин­лин, до­лань­гэ, те­лен­гут һ.б.), Җунгария белән Югары Об буе арасында күченеп йөргән. Җунгарлар белән тыгыз бәйләнгән. 17нче гасыр башында рус чыганакларында Телеут җире ((рус. Те­ле­ут­ская зем­ли­ца (Те­лен ор­да)дип телгә алына[6].

1930 елларда алтайлылар яки татарлар дип исәпкә алганнар. 1990 елда «Эне Байат» ассоциациясе төзелә, телеут халкы съездлары үткәрелә башлый, 1992 елда «Телеут халкының үзбилгеләнешкә хокукы турында» декларация кабул ителә. Русия Федерациясенең аз санлы халыкларының Бердәм исемлегенә кертелгәннәр[7].

Мәдәнияте һәм дине[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Православие дине тоталар, традицион инаныч тотучылар да саклана.

Мәдәнияттә теленгитларга һәм хакасларга якын.

Этнографик эзләнүләр буенча[8], борын телеутлар күп халыкларда очрый торган һавада җирләү йоласын кулланганнар (ягъни, мәет җиргә күмелми).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://webcache.googleusercontent.com/search?q=cache:JWip_BUDRC8J:valerytishkov.ru/engine/documents/document1913.doc+&cd=4&hl=ru&ct=clnk
  2. Харьков В. Н. и др. Сравнительная характеристика генофонда телеутов по данным маркеров Y-хромосомы // Генетика.- 2009.- т.45.- №8.- С.1132 – 1142.
  3. Kharkov V. N., Medvedeva O. F., Luzina F. A., Kolbasko A. V., Gafarov N. I., Puzyrev V. P., Stepanov V. A. Comparative characteristics of the gene pool of Teleuts inferred from Y-chromosomal marker data, 2009.
  4. Derenko M., Malyarchuk B., Denisova G. et al. «Contrasting patterns of Y-chromosome variation in South Siberian populations from Baikal and Altai-Sayan regions»//Human Genetics, 2006. 118: 591-604.
  5. База микроданных Всероссийской переписи населения 2002 года. әлеге чыганактан 2019-07-12 архивланды. 2012-11-19 тикшерелде.
  6. Телеуты//Большая российская энциклопедия
  7. Телеуты//Большая российская энциклопедия
  8. Г. Ю. Ситнянский, О ПРОИСХОЖДЕНИИ ДРЕВНЕГО КИРГИЗСКОГО ПОГРЕБАЛЬНОГО ОБРЯДА.Печатная версия://Среднеазиатский этнографический сборник. Выпуск IV.М.,2001.С.175-180. әлеге чыганактан 2012-06-23 архивланды. 2012-06-19 тикшерелде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Телеуты // Сибирь. Атлас Азиатской России. — М.: Топ-книга, Феория, Дизайн. Информация. Картография, 2007. — 664 с. — ISBN 5-287-00413-3.
  • Телеуты // Народы России. Атлас культур и религий. — М.: Дизайн. Информация. Картография, 2010. — 320 с. — ISBN 978-5-287-00718-8.
  • Телеуты / Функ Д. А. // Телевизионная башня — Улан-Батор. — М. : Большая российская энциклопедия, 2016. — С. 11. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 32). — ISBN 978-5-85270-369-9.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]