Теләче вулысы
Күренеш
| Теләче вулысы | |
|---|---|
| вулыс | |
| Ил | Россия империясе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы, ССРБ |
| Төбәк | |
| Үзәк | Теләче |
| Халык саны | 8837 кеше (1897) |
Теләче вулысы (тат. تېلەچىٰ (ئۈلىٰ كىبەكخۇجا) ۋولىٰسىٰ, рус. Тюлячинская (Больше-Кибяк-Козинская) волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Чыпчык (Казан өязе), Яңа Чүриле, Бөкмеш, Сатыш, Елыш (Мамадыш өязе), Келүчишче һәм Аркатау вулыслары белән чиктәш булган (1890). 16 торак пунктта 8837 кеше яшәгән.[1] Октябрь инкыйлабына кадәр Олы Кибәхуҗа вулысы дип аталган. 1924 елда күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Саба районына кушыла.