Тел (анатомия)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тел (анатомия) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тел
Tongue.agr.jpg
Кан килү тел артериясе[d] һәм ascending pharyngeal artery[d]
Кан китү тел венасы[d]
Идентификаторлар
TA A05.1.04.001
FMA 54640

Тел (лат. lingua) – тәм, сөйләм, азыкны болгату һәм йотуы өчен җавап бирүче мускуллы әгъза. Телне 3 өлешкә бүләләр – тамыр, гәүдә һәм оч.

Тел очы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тел очы (apex linguae) алдагы тел өлеше.

Тел тамыры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тел тамыры (radix linguae) аскы казналыкка өстән һәм тел асты сөягенә астан беркетелә.

Тел гәүдәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

·       Тел гәүдәсендә (corpus linguae) өске өслек – тел сырты (dorsum linguae) һәм аскы өслек бар.

·       Тел кырыйлары (margo linguae) тел сырты һәм аскы өслек арасында урнашкан.

·       Тел сырты

  • Телнең урта сыры (sulcus medianus linguae) тел сыртында очыннан алып сукыр тишеккә кадәр сузыла (аста кара). Тел эчендә вертикаль (сагиталь) яссылыкта фиброз пластинка урнашкан – тел коймасы (septum linguae).
  • Тел сырты алгы һәм арткы өлешкә (pars anterior, posterior) V-сыман телнең чик сыры (sulcus terminalis linguae) белән бүленә. “V” хәрефенең ике «аягы» уртада чокырчыкта тоташа – телнең сукыр тишеге (foramen caecum linguae). Сукыр тишек урыны – яралгыга калкансыман биз нигезен биргән уем.
  • Сыртның алгы өлеше тәм имчәкләре белән капланган:

§  Җепсыман имчәкләр (papillae filiformes) чик сыры алдында урнашкан.

§  Гөмбәсыман имчәкләр (papillae fungiformes) күбрәк телнең башында һәм кырыенда урнашкан.

§  Улаксыман имчәкләр (papillae vallatae), 8-12, чик сырыннан алда урнашкан.

§  Яфраксыман имчәкләр (papillae foliatae) телнең кырыенда урнашкан.

  • Тел сыртының арткы өлешендә имчәкләр юк, анда лимфоид төеннәр (noduli limphoidei) урнашып, тел бадәмын (миндалинасын) (tonsilla lingualis/тел бадәмы) бергә тәшкил итәләр.

·       Телнең аскы өслеге (рәс. 1.5)

o  Телнең аскы өслеге (facies inferior linguae) телнең лайлалы катлавы (tunica mucosa linguae) белән капланып, авыз куышлыгы лайласына күчкәндә урта җыерчык  – тел йөгәне (ярысы) (frenulum linguae) ясый.

o  Йөгәннең һәрбер ягында тагын бер чуклы җырчык (plica fimbriata) урнашкан,  ул телнең очына юнәлә

o  Йөгәннең һәрбер ягында калкулык – тел асты имчәге (caruncula sublingualis) бар. Анда казналык асты һәм тел асты селәгәй бизләренең чыгару юлларының тишеге урнашкан.

o  Тел асты җыерчыгы (plica sublingualis) һәрбер яктан тел асты имчәгеннән башланып, артка һәм латераль якка бара; җыерчык тел асты селәгәй бизе белән ясалып, лайлалы катлау астында урнашкан.

Тел мускуллары (рәс. 1.6) ике төркемгә бүленә – телнең чын мускуллары һәм телнең сөлтәр мускуллары. Телнең сөлтәр мускуллары телне сөлтәр сөякләре белән тоташтыра.

Телнең чын мускуллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

·       Өске буй мускулы (m. longitudinalis superior) тел сыртының лайлалы катлавы астында ята. Телне кыскарта һәм сыртын эчкә таба бөгә.

·       Аскы буй мускулы (m. longitudinalis inferior) – тар бәйләм, телнең аскы өслеге лайласының астында ята.  Телне кыскарта һәм сыртын кабарынкы итә.

·       Телнең аркылы мускулы (m. transverses linguae) телнең коймасыннан алып кырыена таба бара. Телне тар һәм озын итә.

·      Вертикаль мускул (m. verticalis linguae) вертикаль сырт һәм телнең аскы өслеге арасында урнашкан. Телне киң һәм яссы итә.

Телнең сөлтәр мускуллары

·       Ияк-тел мускулы (m. genioglossus) ияк кылыннан алып тел асты сөягенең гәүдәсенә, телнең тамырына һәм очына кадәр бара. Телне алга тарта һәм аны тагын да яссы итә.

·       Тел асты-тел мускулы (m. hyoglossus) тел асты сөягенең зур мөгезләреннән башланып телнең кырыена таба бара. Телне артка һәм аска тарта.

·      Без-тел мускулы (m. styloglossus) чигә сөягенең безсыман үсентесеннән башланып телнең аскы өслегенә таба бара. Телне өскә һәм артка тарта.

·      Аңкау-тел мускулы (m. palatoglossus) – йомшак аңкау мускулларын кара.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.