Темәс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Темәс latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Темәс
Ил Русия
Федерация субъекты Башкортстан
Муниципаль район Баймак районы
Координатлар 52°59'24"N, 58°6'37"E
Халык саны 3920 кеше
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 453663
Автомобиль коды 02, 102
ГАТОБК коды 80 206 852 001
ОКТМО коды 80 606 452 101


ТемәсБашкортстанның Баймак районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 3529 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Темәс — Көньяк Урал төбәгендә иң зур авылларның берсе. Төп халкы — Бөрҗән ыруы башкортлары. Авылда 1795 елда — 348, 1859 елда — 808, 1885 елда — 950, 1920 елда 2491 кеше исәпләнгән. Темәс авылының нәкъ уртасындагы калкулыкта Сакмар елгасы ярында ике катлы бина урнашкан. Ул — 1896-1897 елларда төзелгән Тәңгәвер кантоны башкарма комитеты бинасы. 1919 елның гыйнварыннан мартына кадәр монда Башкортстан Хөкүмәте эшләгән. 21-23 февральдә биредә башкортларның хәрби съезды үтә һәм идарә итүнең яңа органы — Вакытлы комитет төзелә. Бүген бу бинада тарихи-туган якны өйрәнү музее урнашкан.[2]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[3] 2009[3] 2010[1]
3517 3920 3529

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны
  2. http://kiziltan.ru/useruploads/KT_221_20_11_12.pdf
  3. 3,0 3,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]