Тепекәй сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тепекәй сөйләше latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Тепекәй сөйләшеАгыйделнең югары агымында яшәүче бер төркем татар авылларына хас сөйләш. Татар теленең урта диалекты системасына карый.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанда югары Агыйделнең сулъяк бассейны Җигән елгасы буенда бер төркем татар авыллары бар: Ишембай районында Түбән авыл яки Әрмет (Нижне-Арметево), Үрге Әрмет (Верхне-Арметево), Әрметрәхим, Янурыс, Тугай, Кыявык, Гафури районында Ялгызкаен, Үтәк, Стәрлетамак районында Агыйделнең уңъягында Алатана һ. б. Бу төбәкнең төньягында турбаслы, көнбатышында (Агыйделнең уңъягы) минзәлә һәм стәрлетамак сөйләшләре таралган. Татар авыллары чуаш һәм башкорт авыллары белән аралаш урнашкан. Халык үзен я типтәр, я татар яисә тепекәйләр дип атый, ана телен татар теле («башкортларның теле сапсим айырыла әле ул беdдэн») дип саный. Д, б, г тартыкларын саңгыраулаштырып сөйләүләре өчен, аларны күрше-тирә авыллар тепекәйләр дип атый. Югарыда күрсәтелгән авылларның сөйләше 1973, 1986 елларда Д. Рамазанова тарафыннан өйрәнелде. Бер үк вакытта этнографик материаллар да язып алынды. Тупланган материаллар бу авылларның сөйләшенә диалекталь күренешләрнең үзенә бертөрле системасы хас икәнен күрсәтте һәм аны мөстәкыйль татар сөйләше итеп карарга мөмкин. Бу сөйләш башкорт теленең шактый көчле йогынтысына дучар булуы турында да әйтеп китү тиеш. Күрсәтелгән территориягә татарлар белән бергә мишәрләр, чуашлар күчеп утырган. Аларга Идел буеннан күчеп килгән татарлар көчле тәэсир иткән. Халык арасында таралган риваятьләргә һәм архив материалларына караганда, Ялгызкайын, Алатана, Үтәк авылларына хәзерге Татарстанның Тау ягы татарлары, ә Көзән, Янурыс авылларына мишәрләр нигез салган. Үтәк, Янурыс авылларына, татарлар белән бергә, имеш, чуашлар да утырган дип сөйлиләр.

Фонетик үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби телдәге өрелмәле з авазына даими рәвештә тел-теш d авазы туры килә: ҡыd — кыз, нигеd — нигез, dаман — заман, пеdнен — безнең, ѳрѳҡсәтсеd — рөхсәтсез, артыбыdдан — артыбыздан, куdгә kyd — күзгә күз һ. б.

Өрелмәле җ авазына сүз башында даими рәвештә й сонанты тәңгәл килә: йийа — җыша (җыя), йома — җомга, йәй — җәй, алйаган — алҗыган, йәйәу — җәйәү (җәяү). й-ләштерү татар теленең мишәр, көнчыгыш диалектлары, урта диалектның нократ, зылатаус сөйләшләре өчен хас, ә башкорт телендә әдәби норма буларак кабул ителгән. Рус алынмаларында сүз башында й < ж: йарит — жарить, йурнал — журнал, йәлләй — жәлли, йилиткә — жилетка һ. б. Ике сузык арасында, дөбъяз, зылатаус, красноуфим сөйләшләрендәгечә һәм башкорт телендәге кебек, җ авазына даими рәвештә ж тәңгәл килә: кәжә — кәҗә, хужа — хуҗа, бажа — баҗа, гажап — гаҗәп, ижат — иҗат, Хажи — Хаҗи һ. б. ш. Шундый ук күренеш нугай, казакъ, каракалпак телләренә дә хас. Сүз башында ж~җ күренеше күзәтелә: жайлы//йайлы — җайлы, жиде//йиде — җиде, жай — җай — әкренләп, ипләп, жома — җомга һ. б.

Теркәгечләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөйләштә аларның составы һәм кулланышы әдәби телдәгечә. Бары тик исә теркәгечнең генә кулланышы активрак булуын күрсәтеп үтәргә кирәк.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]