Тепеспан кешесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тепеспан кешесе latin yazuında])
Tepexpan 1. Replica.

Тепеспан кешесе (исп. Hombre de Tepexpan) — Колумбка кадәрге чорда яшәгән кеше скелетының атамасы. Аны 1947 елның сентябрендә үзәк Мексикада элекке Тексоко күле(рус.) ярында археолог Гельмут де Терра(ингл.) табып алган[1]. Скелет мамонт калдыклары янында табылган һәм аның яше якынча 10 мең ел белән исәпләнә[2]. Скелет иясе йөзтүбән капланып, кулларын күкрәк астына куеп, аякларын эченә таба тартып яткан булган[3]. Гәүдәсе, ихтимал, сазга баткан, скелетның юкка чыккан җилкә, арка өлеше, янбашлары иректә калган булган[3]. Гәүдәнең башта ук күлгә ыргытылган булуы да мөмкин[3][4].

Тикшерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кальций карбонаты катламы, күл утырмалары һәм хәзерге заман утырымнары белән капланган аллювиаль утырмалар Тепеспан кешесе табылган урынның яшен 8 000—10 000 ел дип билгели[5]. Биредә уздырылган казу эшләре скелет янында табылган һәм обсидиан[6] тәңкәләр белән бәйле булган биш мамонт җәсәден ачыклаган. Шуңа күрә баштарак Тепеспан кешесенең яше якынча 10 000 ел дип саналды[5]. Еллар узгач, тикшеренүчеләр янә скелетка мөрәҗәгать итеп, җәсәден радиоуглерод даталаштыру алымы ярдәмендә тикшергән[2]. Тепеспан кешесенең яше 2 000 елга якын булуы ачыклана. Доктор Сильвия Гонсалес, Ливерпульдагы Джон Мурс исемендәге университетның геоархеология профессоры, скелетның яшен белү өчен, уранның изотоплы анализын кулланган. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, Тепеспан кешесенең яше 4 700 ел дип исәпләнә башлый[2]. Доктор Сильвия Гонсалес, җәсәднең пычрануы дөрес булмаган радиоуглеродлы датага китереп чыгарды, дип раслый[2]. Башка тикшеренүчеләр Тепеспан кешесе соңрак җирләнгән, әмма плейстоцен(рус.) материалларында казылган, дип раслый[7].

1947 елда Science Newsletter журналында бастырылган Тепеспан кешесе анализы үлгән вакытта кешегә 40 яшьтән да ким булмавын раслый. Моны баш сөягендәге тоташкан җөйләр һәм озын сөякләрдәге берегеп үскән эпифизлар күрсәтә[8].

Җенесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенең башлангыч хисабында Гельмут де Терра, баш сөяге белән бергә башка сөякләре кешенең ир җенесле булуын күрсәтә, дип яза[3]. ДНК анализына нигезләнеп, Мексика археологы Тепеспан кешесе хатын-кыз булган, дип фаразлаган[9].

Җәрәхәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тепеспан кешесенең уң терсәк сөяге сынган булган[3][7][8]. Де Терра, сөяк сынуы[калыпны мәкаләдән алып куярга] һәм мамонтларга якын табылуы сәбәпле, Тепеспан кешесе үз ырудашлары тарафыннан үтерелгән яки ау вакытында каты яраланган аучы була ала, дип фаразлый.

Science Newsletter журналы, Тепеспан кешесенең умыртка сөягенең муен өлешендә тозлы утырымнар күп табылу аның, ихтимал, артриттан[калыпны мәкаләдән алып куярга] интеккән булуын күрсәтә, дип яза[8].

Башкалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Science Newsletter Тепеспан кешесе турында 1947 елгы басмасында язып чыга. Тепеспан кешесенең баш сөягенең зур, гөмбәзсыман һәм юка стеналы булуын искәртеп, аның баш миенең зурлыгы хәзерге заман индеецларының баш мие кадәр булган, дип фаразлый. Авторлар, кешенең көчле иягенә, чыгынкы каш өсте дугаларына игътбар итеп, чыгынкы ияк Тепеспан кешесен иртә неандерталь затлардан аера, дип саный. Тепеспан кешесенең авызында өске казналыкта 3 кенә теше калган булган. Аскы казналыгындагы тешләре үлеменә кадәр үк төшкән. Моны аскы казналыктагы теш урынындагы альвеоляр чокырларның төзәлүе һәм тигезләшүе күрсәтеп тора. Аскы казналыкта эшкә ярашлы кискеч тешләр(рус.), казык тешләр(рус.), таушалган премолярлар гына калган [8].

Тексоко күленең әйләнә-тирә мохите[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Доктор Гонсалес, әлеге районның утырымнарын һәм таш калдыкларын (ташка әверелгән организм калдыкларын) анализлап, Тексоко күленең әйләнә-тирә мохитен реконструкцияләгән. Доктор Гонсалес һәм аның командасы ком, балчык, вулканик көлне, шулай ук ташка әверелгән диатом суүсемлекләрен (микроскопик суүсемлекләр) һәм остракодларны (вак кысласыманнар формасы) анализлаган. Тепеспан кешесе исән вакытта Тексоко күле тирән, мул сулы, балыкка бай, ярлары агач белән капланган булган. Соңгы 20 000 ел эчендә Тексоко күленең әйләнә-тирә мохите зур үзгәрешләр кичергән, шул исәптән берничә вулкан ату очрагы, су өсте тигезлегенең һәм күп санлы үсемлекләрнең үзгәрүе күзәтелгән. Әлеге экологик үзгәрешләр әйләнә-тирәдә көн күрүче халыкка тәэсир итмичә калмаган. Бүген Тексоко күленең суы корыган, диярлек. Ул Мехико шәһәренең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Радиоуглерод белән даталаштыру Тепеспан кешесенең яшен б. э. 19 110±90 кадәр 612±2 214C еллары дип күрсәтә. Яңа уран серияләре скелетка б.э. 4700±200 елларын бирә, бу голоцен яшьне күрсәтә. Утырма сукцессия изотоп анализы, диатом суүсемнәр, органик геохимия һәм тефрохронология ярдәмендә өйрәнелгән. Бу мәгълүматлар, соңгы плейстоцен һәм соңгы голоцен дәвамында Тексоко күле тирәсендә су- һәм җир өсте үсемлекләре, С3 һәм С4 үсемлекләр фотосинтезы балансы күзлегеннән, тозлы, селтеле һәм төче су шартлары, вулканик активлык, күл утырымнарын эшкәртү һәм дренаж бассейныннан керү буенча шактый үзгәрешләр булуын күрсәтә. Бу үзгәрешләр шулай ук бу вакытта күл тирәсендә яшәгән борынгы кеше популяцияләренә зур йогынты ясаган[10].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Science: American Face. Time (1947-10-20). 2010-04-01 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Isotope analysis dates ancient Mexican. Planet Earth online (2009-07-14). әлеге чыганактан 2009-11-09 архивланды. 2010-04-01 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Terra, Helmut de (1947-07-01). «Preliminary Note on the Discovery of Fossil Man at Tepexpan in the Valley of Mexico». American Antiquity 13 (1): 40–44. DOI:10.2307/275752.
  4. Alex D. Krieger, 1949: Review of Tepexpan Man. Viking Fund Publications in Anthropology, N° 11. B.B.A.A. Boletín Bibliográfico De Antropología Americana 12 (2). Pan American Institute of Geography and History: S. 279–85. Калып:JSTOR.
  5. 5,0 5,1 Black, Glenn A. (1949-04-01). «"Tepexpan Man," A Critique of Method». American Antiquity 14 (4): 344–346. DOI:10.2307/276279.
  6. Обсидиан — беришле пыяласыман вулканик тау токымы, күбесенчә карасу төстә; әче лаваның үзле төрләре катканда хасил була
  7. 7,0 7,1 Helms, Mary W. (1982-01-01). Middle America: A Culture History of Heartland and Frontiers. University Press of America. ISBN 9780819122308. https://books.google.com/books?id=GoWt4Qs-kXkC&pg=PA13&lpg=PA13&dq=tepexpan+man+early+man+in+mexico. 
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 „Tepexpan Man Is Young for His Age.“ 1947. The Science News-letter 52 (2). Society for Science & the Public: 22–23. doi:10.2307/3924284
  9. Калып:Internetquelle
  10. Angela L. Lamb, Silvia Gonzalez, David Huddart, Sarah E. Metcalfe, Christopher H. Vane, Alistair W.G. Pike, 2009: „Tepexpan Palaeoindian site, Basin of Mexico: multi-proxy evidence for environmental change during the late Pleistocene–late Holocene.“ Quaternary Science Reviews 28, 2000–2016. ScienceDirect, EBSCOhost doi:10.1016/j.quascirev.2009.04.001 (abgerufen am 27. Oktober 2015).