Тереза Брунсвик

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тереза Брунсвик latin yazuında])
Тереза Брунсвик
Туган телдә исем маҗар. Brunszvik Teréz
Туган 27 июль 1775(1775-07-27)[1][2][3][…]
Братислава, Габсбурглар монархиясе[3]
Үлгән 23 сентябрь 1861(1861-09-23)[4] (86 яшь) яки 17 сентябрь 1861(1861-09-17)[3] (86 яшь)
Vácduka[d], Вацский яраш[d], Пешт[d], Маҗарстан
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Һөнәре композитор, музыка белгече
Ата-ана
Кардәшләр Josephine Brunsvik[d] һәм Franz Brunswik von Korompa[d]

 Тереза Брунсвик Викиҗыентыкта

Тереза фон Брунсвик де Коромпа (алман. Therese von Brunsvik de Korompa, маҗар. Teréz Brunszvik de Korompa; 1775 елның 27 июле, Прессбург1861 елның 23 сентябре, Пешт) — Австрия һәм Маҗарстан тәрбиячесе, педагог, Людвиг ван Бетховенның якын дусларының берсе, Маҗарстанда балалар бакчаларына нигез салучы. Маҗарстан дворянствосы вәкиле, Җозефина Шарлоттаның һәм Франц Брюнсвикның апасы. Шулай ук маҗар телен һәм Австрия империясе мәдәниятен яклаучы буларак билгеле.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Терезия Жозефа Анна Йоханна Алоизия Брунсвик (бу исемне ул чукындырганда алган) 1775 елның 27 июлендә Прессбургта (хәзер Братислава, Словакия) туа. Граф Антон Брунсвик де Коромпа һәм аның хатыны, императрица Мария Терезия фрейлинасы, баронесса Елизавета Ванкель фон Зеебергның дурт баларыннан иң олысы[5]. Балалар 1793 елда әтиләре үлгәнче, бергә үсәләр. Кышны гаилә Кёнигсберг-ин-Офенда зур поместьеда үткәрә, анда балалар укыйлар. Җәй көне балаларга Мартонвашарның бай утарында йөрергә рөхсәт итәләр, анда алар уку, музыка, атта йөрү белән шөгыльләнгәннәр яки күл буйлап көймәдә йөзгәннәр[6]. Тереза музыкаль сәләтле бала булган: инде алты яшендә үк ул замокта концертларга йөргән һәм Антонио Розетти(рус.) чыгышларын тыңлаган. Кызның контральтосы бик матур булган: ул еш кына ата-анасы утарында концертларда һәм кичәләрдә җырлаган, шулай ук фортепианода бик яхшы уйнаган, чөнки композитор Людвиг ван Бетховен дәресләрен алган. Тереза шулай ук яхшы белем ала: алман теленнән тыш, инглиз, француз һәм итальян телләрендә дә иркен сөйләшкән һәм язган, рәсем ясый белгән. Әмма ул үз гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый.

Педагогик эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1828 елның 1 июнендә Буда шәһәрендә «Фәрештә бакчасы» (маҗар. Angyalkert, алман. Engelsgarten) исеме астында беренче балалар бакчасы (12 ел элек Нью-Ланаркта Роберт Оуэн(рус.) үрнәгендә) оештырыла, графиня Брунсвик үзе аның җитәкчесе була[7]. Балалар бакчасы ачылуы Австрия хакимиятләре борчый: кайбер түрәләр бакчаларда Маҗарстан балаларын «үзенчә» тәрбияләргә һәм потенциаль революционерларны — кечкенә «карбонари»лар әзерләргә җыеналар, дигән карарга киләләр. Хакимиятләрнең даими басымына карамастан, Брунсвик үзенең педагогик эшчәнлеген туктатмый, бөтен ил буенча балалар бакчаларын ача бара[8]. Графиня күп еллар дәвамында чит илләрдә, Бавария һәм Италиядә, шулай ук зур шәһәрләрдә — Дрезден, Женева, Париж һ. б. була. Мюнхенда һәм Аугсбургта дворяннар Брунсвик белән бергә мәктәпкәчә оешмаларны булдыру һәм үстерү белән шөгыльләнәләр, киләчәктә алар балалар бакчалары буларак билгеле булалар. 1834 елда Брунсвик таләбе буенча Балалар белем бирү оешмаларының хатын-кызлар ассоциациясе төзелә, ул ике яңа балалар бакчасын төзү һәм карап тотуга киткән чыгымнарны үз өстенә ала[9]. Графиня Брунсвик эшчәнлеге турында Женевада яхшы билгеле: Ивердонда педагог Иоганн Песталоци аның белән күп вакыт үткәрә һәм соңрак яза:

Шулай итеп, янәдән Ивердонда алты атна булу безнең күңелләрнең тоташуын билгеләүче котылгысыз язмыш чылбыры булып чыкты. Шулай мин аңларга тиеш идем, минем акылга кирәк: кешеләргә тәэсир итәргә.


Бу очрашу Брунсвикның киләчәген билгели: ул Маҗарстан мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм хатын-кызлар өчен мәгариф пионеры була. Тереза Брунсвик 11 балалар бакчасы, һөнәри училище, кызлар өчен югары уку йорты (Брунсвикның туганнан туганы графиня Бланка фон Телеки ярдәм итә) һәм йорт хуҗалыгын алып бару мәктәбенә нигез сала. 1836 елда шулай ук балалар бакчалары өчен клуб төзелә. Тормыш азагына кадәр Брунсвик үз тырышлыгы белән балалар бакчалары һәм яслилар (шул исәптән ятим балалар өчен дә) санын 80гә җиткерә ала. Ул хөкүмәтне балалар бакчалары тәрбиячеләрен әзерләүдә ярдәм итәргә чакыра, кече яшьтәге балаларга белем бирүнең мөһимлеге турында берничә китап яза. 1837 елдан Маҗарстанда балалар бакчаларында тәрбиячеләрне әзерләү үзәге эшли: 1959 елның 1 сентябреннән үзәкне тәмамлаучыларга тапшырыла торган документ педагогик белем турындагы дипломга тиңләштерелә.

1848 елдан башлап, үзенең сеңлесе Жозефинаның дүрт баласы тәрбияләгән Тереза Брунсвик шулай ук Маҗарстан азчылыгының хокукларын яклау һәм Австрия кыерсытуыннан яклау өчен чыгыш ясый башлый[11]. Графиня тырышлыгы белән балалар өчен махсус мәктәпләр булдырыла, анда укыту маҗар телендә алып барылган, Маҗарстан сәнгате укытылган, балалар Маҗарстан мәдәниятендә тәрбияләнгән. Кайбер кешеләр фикеренчә, нәкъ менә Брунсвик ярдәмендә илдә Маҗарстан патриотларының яңа буыны барлыкка килә[12].

Тереза Брунсвик 1861 елның 23 сентябрендә Пештта вафат була. Кияүгә чыкмаган да, Людвиг ван Бетховенга бәхетсез мәхәббәт моның сәбәпләренең берсе дип санала.

Брунсвик һәм Бетховен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тереза Брунсвик һәм Людвиг ван Бетховен беренче тапкыр Венада 1796 һәм 1799 еллар арасында танышалар. Тереза фортепиано уенында Людвиг ван Бетховенның укучысы була, 16 көн дәвамында ул Бетховеннан дәресләр ала. Композитор үзе укучысыннан бик канәгать була, ул берничә тапкыр Брунсвиклар поместьена килә һәм Терезаның энесе Франц белән дуслаша. Озак вакытлар Тереза Бетховен тормышында аз урын алып тора, ул башта тудыка Джульетта, аннары апасы Жозефина белән мавыга (ул 1813 елда Жозефинада туган Минон исемле кызның әтисе булган дигән версия дә бар). Тереза үзенең көндәлекләрендә Бетховен белән күп санлы очрашулар турында яза, ә 1806 елның маенда, энесе Францтан гына ризалык алып, кәләш була. Нинди сәбәпләр аркасында никах булмаган, әлегә кадәр билгесез — бер версия буенча, Бетховен үз холкы аркасында һәм очрашулар турында дөреслекне яшерү мөмкинлеге булмау сәбәпле союзны үзе өзгән; икенче версия буенча, гаилә үзе каршы чыккан.

Таралган риваять буенча, 1827 елның 27 мартында, Бетховен вафатыннан соң икенче көнне, композиторның бүлмәсен караганда шкафта Тереза Брунсвик портреты һәм мәхәббәт аңлату хаты табыла[13]. Бетховен хатында ниндидер «үлемсез сөеклесе»нә мөрәҗәгать итә, Бетховенның иҗатын һәм тормышын тикшерүчеләрнең күбесе сөеклесе Тереза Брунсвик булган, тик моңа конкрет раслаулар юк, дип саный. Терезаның портреты Бетховенга графиня үзе бүләк иткән, ә портретта «Сирәк даһига, бөек рәссамга, яхшы кешегә» дигән имза куелган[14].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. FemBio database
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Чешская национальная авторитетная база данных
  4. Deutsche Nationalbibliothek Record #118674900 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. Brunswik (ursprünglich Brunczvik) von Korompa, Maria Theresia Josefa Anna Johanne Aloysia Gräfin
  6. Beichler 1993, S. 21
  7. Gary 2006, S. 45
  8. Hoffmann 1944, S. XXII f
  9. Theresia Gräfin Brunsvik von Korompa (1775-1861). Eine ungarische Adelige als Wegbereiterin der öffentlichen Vorschulerziehung
  10. Zit. nach Beichler 1993, S. 50
  11. Beichler 1993, S. 19
  12. Zit. nach Benes 1932, S. 78
  13. Письмо «Бессмертной возлюбленной» (Unsterbliche Geliebte). beethoven.ru. 2019-10-03 тикшерелгән.
  14. Возлюбленные, музы известных людей. Тереза Брунсвик 2016 елның 26 август көнендә архивланган.(рус.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Erika Hoffmann, Friedrich Fröbel an Gräfin Brunszvik. Aus der Werdezeit des Kindergartens, Berlin 1944
  • La Mara, Beethovens Unsterbliche Geliebte. Das Geheimnis der Gräfin Brunsvik und ihre Memoiren. Leipzig: Breitkopf & Härtel 1909.
  • La Mara, Beethoven und die Brunsviks, Leipzig: Siegel 1920.
  • Marianne Czeke, Brunszvik Teréz grófno naplói és feljegyzései [Gräfin Therese Brunsviks Tagebuch und Notizen], Band 1, Budapest 1938.
  • Proska Benes, Gräfin Brunsvik und die Kleinkindererziehung ihrer Zeit, Szeged 1932.
  • Paul Mies (1955, ISBN 3-428-00183-4), Brunswik v. Korompa, Theresia, Neue Deutsche Biographie (Berlin: Duncker & Humblot) . — Т. 2: 689—689
  • Christa Beichler, Therese von Brunswick und ihr Lebensauftrag zwischen Beethoven und Pestalozzi, Rendsburg: Lohengrin-Verlag, 1993.
  • Lars Hendrik Riemer (Hg.), Das Netzwerk der ‚Gefängnisfreunde‘ (1830–1872). Karl Josef Anton Mittermaiers Briefwechsel mit europäischen Strafvollzugsexperten, Frankfurt am Main: Verlag Klostermann, 2004, ISBN 3-465-03405-8 S. 1491
  • Gisela Gary: Wir sind keine Tanten! Die Kindergärtnerin: Zur Geschichte eines Frauenberufs in Österreich, Strasshof 2006.
  • Beethoven aus der Sicht seiner Zeitgenossen in Tagebüchern, Briefen, Gedichten und Erinnerungen, hrsg. von Klaus Martin Kopitz und Rainer Cadenbach unter Mitarbeit von Oliver Korte und Nancy Tanneberger, 2 Bände, München: Henle-Verlag, 2009, Nr. 133–161, ISBN 978-3-87328-120-2.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]