Тереза Комодини Качиа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тереза Комодини Качиа latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тереза Комодини Качиа
2014-07-01-Europaparlament Comodini Cachia by Olaf Kosinsky -64 (2).jpg
Туган 23 февраль 1973(1973-02-23) (48 яшь)
Аттард[d], Центральный регион Мальты[d], Мальта
Ватандашлыгы Flag of Malta.svg Мальта
Әлма-матер Мальтийский университет[d]
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Яурупа Виадрина үнивирситите[d]
Сәяси фирка Националистическая партия[d]

Commons-logo.svg Тереза Комодини Качиа Викиҗыентыкта

Тереза Комодини Качиа (мальт. Therese Comodini Cachia; 23 февраль 1973(19730223)) — Мальта юристы һәм сәясәтчесе, шулай ук Аурупа парламентның иске әгъзасы[1].

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Комодини Качиа Мальта университетында укый, ике югары белем ала. 1997 елда хокук докторы дәрәҗәсенә ия була, ә 2012 елда кеше хокуклары буенча докторлык дәрәҗәсенә лаек була.

Профессиональ карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тереза Комодини Качиа — һөнәре буенча кеше хокуклары өлкәсендә эшләгән юрист. 1997 елдан алып кеше хокуклары бозылу корбаннарының мәнфәгатләрен чагылдыручы буларак, төрле кимәлдәге хөкем тикшеренүләре барышында Мальта югары судларында, шулай ук Страсбургта кеше хокуклары буенча Аурупа судында чыгыш ясый. Аның клиентлары арасында шәхси кешеләр, коммерция структуралары, дәүләт учреждениеләре, шулай ук законнар чыгару органнары була[2].

Үзенең юрист карьерасында Мальтада берничә хөкүмәткә карамаган оешмалар, шул исәптән Мальта скаутлар ассоциациясе, Мальта Хатын-кыз конфедерациясе һәм Мальта психик сәламәтлек ассоциациясенең юрисконсульты сыйфатында чыгыш ясый.

2008 елдан 2010 елга тиклемге чорда ул тигезлек мәсьәләләренә тирәсендә Аурупа хокуклары һәм директивалары характеры мәсьәләләре буенча Милли комиссиягә милли хокукларны кысу очракларын тикшерүдә һәм башка тикшеренү проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтә.

Әлеге вакытта Комодини Качиа Мальта университетында кеше хокуклары фәненнән укыта. Ул шулай ук университетта кеше хокуклары һәм демократизация өлкәсендә магистрлар әзерләүгә юнәлеш бирә[3]. Элек ул Утрехтск университетында (Нидерланд) һәм Одердагы Франкфуртта Аурупа Виадрина университетында чакырулы лектор булып эшли.

Сәяси карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Комодини Качиа Мальта утравында Милли фирка (мальт. Partit Nazzjonalista) әгъзасы булып тора һәм бу фирка эшендә актив катнаша. Аны еш кына парламент төркемендә торырлык эшләү өлгесе һәм Мальта конституциясына дөрес төзәтмәләр индерүче буларак билгелиләр[4]. Беренче тапкыр 2013 елның мартында Мальта парламентына гомуми сайлауларда ул үзенең кандидатурасын сәяси вазифага күрсәтә.

2013 елда ул фирка уставын һәм структураларын яңадан карау буенча комиссия әгъзасы итеп тәгаенләнә. Шулай ук Ричард Мускат белән бергә кандидатлар форумы рәистәше итеп тәгаенләнә[5].

Аурупа парламентына сайлардан алда Комодини Качиа 2013 елда гомуми сайлауларда тавышларны санаганда килеп туган тигезсезлеккә бәйле Мальта сайлау комиссиясенә каршы коституцион тикшерүдә милли фирка исеменнән чыгыш ясарга ярдәм итә[6]. Тавышларны санауны хата судта кире кагылганнан соң, ул озак һәм җентекле хөкем процессы барышында фирка адвокатына ярдәм итә.

2014 елның маенда Комодини Качиа Аурупа парламенты әгъзасы итеп сайлана. 2014 елда Мальтада Аурупа сайлауларында сайлаучыларның 40 проценттан ашуы милли фирка өчен тавыш бирә, һәм фирка Мальтада Аурупа өчен тиеш булган алтылы урынның өчесен ала. Тарихта беренче тапкыр милли фирка Аурупа парламентында ике урыннан күбрәк урын били, һәм өченче урынны Комодини Качиа ала[7]. Парламент әгъзасы булганда ул Аурупа халык партиясенә да әгъза булып керә.

Комодини Качиа Аурупа парламентында өч комитет һәм делегацияләр әгъзасы була. Ул хокук мәсьәләләр буенча комитет, Фәләстин законнар чыгару советы белән элемтә буенча делегация, Урта Диңгез Берлегенең парламент ассамблеясында делегация әгъзасы була. Ихтыяр мәсьәләләре буенча комитетта авторлык хокуклары мәсьәләләре буенча парламент докладчысы вазифасын били[8]. Моннан тыш, ул кеше хокуклары буенча подкомитеты, мәдәният һәм мәгариф буенча комитет һәм Кытай Халык Республикасы белән элемтә буенча делегация әгъзасы урынбасары була.

Европарламент әгъзасы итеп сайланганнан соң Комодини Качиа үзенең туган илендә өстәмә рәвештә җитәкче функцияләрен үз өстенә ала. 2014 елның октябрендә шул вакытта милли партиянең һәм оппозициянең лидеры булган Симон Бусуттил Комодини Качианы Мальтада партиянең сәяси форумнар координаторы итеп тәгаенли, ә 2015 елның гыйнварында аны мәгариф һәм мәшгүллек буенча күләгәле министр итеп тәгаенли[9].

2017 елда Комодини Качиа гомуми сайлауның сөземтәсе белән килешми, һәм 22 тапкыр яңадан тавышларны исәпләгәннән соң 4244 тавыш белән сигезенче сайлау округы буенча депутат итеп сайлана. Башта ул үз урыннан баш тарта[10], ләкин соңыннан үз карарын юкка чыгара һәм Европарламент әгъзасы вазифасыннан китүе һәм ил парламентында үз урынын алачагы турында белдерә[11].

Матбугат хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Комодини Качиа үзенең кеше хокуклары белән бәйле мәсьәләләр буенча тикшеренүләрен һәм докладларын Аурупаның күп кенә институтларына тапшырды. Аурупа берлегенең бәлиг булмаганнар белән сәүдә, расизм, ксенофобия, дискриминация, мәглүмәтле саклау, психик сәламәтлек, мәглүмәтле яклау, иммиграция һәм законсыз репатриация буенча төрле документларына үз өлешен кертә[12]. Ул шулай ук раса, теге яки бу мәсьәләгә карашы, яки сексуаль ориентациясе билгеләре буенча эш урынында дискриминацияләү турында доклад тәкъдим итә. Америка университетының Вашингтон Юридик колледжының кеше хокуклары буенча журналында мәкаләләр бастырып чыгара[13].

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда Тереза Комодини Качиа халыкара яшьләр палатасының «ун күренекле кеше» дип аталган ел саен тапшырыла торган премиясен төрле юнәлештәге ике категориясендә — бөтен дөньяда тынычлык һәм кеше хокуклары өлкәсендә, шулай ук сәяси, хокук һәм хөкүмәт эшләре өлкәсендә премияга лаек була[14]

2016 елның мартында «Парламент» журналы Комодини Качианы корпоратив идарә итү өлкәсендә евродепутат дип атый[15]. Бу награда аның Брюсселдә тапшырылган башлангыч наградасы була, һәм атналык түбәндәгене язып чыга: «Комодини Качиа үз эшенә керткән энтузиазмы һәм ялкынлы дәрте өчен югары баһалана. Ул үзенең күп гүмерен Евроберлек сәясәтен эшкәртүдә Мальтаның ватандашлар җәмгыйәтенең катнашуын киңәйтүгә багышлады».

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Therese Comodini Cachia. 2019-07-12 тикшерелде.
  2. Updated: Opposition presents Constitutional amendment against sexual orientation discrimination, Times of Malta (2016-06-20). 12 июль 2019 тикшерелде.
  3. Dr Therese Comodini Cachia. 2019-07-12 тикшерелде.
  4. Updated: Opposition presents Constitutional amendment against sexual orientation discrimination, Times of Malta (2016-06-20). 12 июль 2019 тикшерелде.
  5. David Debono. Se jitwaqqaf forum tal-kandidati u eks deputati tal-PN (2013-06-25). 12 июль 2019 тикшерелде.
  6. Waylon Johnston. ‘AG should not be part of election court case’, Times of Malta (2013-04-16). 12 июль 2019 тикшерелде.
  7. Comodini Cachia snatches third seat for the PN in historic vote for women., Times of Malta (2014-05-28). 12 июль 2019 тикшерелде.
  8. Chris Spillane. Maltese presidency’s digital ambitions slammed by local MEP, Politico Europe (2016-11-22). 12 июль 2019 тикшерелде.
  9. MEPs chosen as shadow ministers say EP work will not be jeopardized, The Malta Independent (2015-01-11). 12 июль 2019 тикшерелде.
  10. Comodini Cachia chooses Brussels… new MP to relinquish seat, Malta Today (2017-06-06). 12 июль 2019 тикшерелде.
  11. [WATCH Comodini Cachia flip-flops to resign as MEP and take up Maltese seat], Malta Today (2017-06-08). 12 июль 2019 тикшерелде.
  12. Legal Study on Homophobia and Discrimination on Grounds of Sexual Orientation and Gender Identity. Fundamental Rights Agency. 2019-07-12 тикшерелде.
  13. Leo F. Zwaak; Therese Cachia The European Court of Human Rights: A Success Story? (инг.) : journal. — Washington College of Law, 2004. — Т. 13. — № 3.
  14. Therese Comodini Cachia. 2019-07-12 тикшерелде.
  15. Comodini Cachia, Metsola and Dalli honoured at prestigious MEP awards, The Malta Independent (2016-03-16). 12 июль 2019 тикшерелде.