Тере Танып
| Тере Танып | |
|---|---|
| Кушыла: | Агыйдел |
| Кушылдыгы | Азяк, Апаша, Ар (елга), Ашехла, Башки, Гарейка, Емашка, Калтаса, Кыйгазы (елга), Киебак, Кизган, Козьмяш, Кутмас, Ырыскал, Сибирган, Стреж (елга), Сульмашка, Сульмяш, Уйа, Шулия, Киебәк, Йок, Сару һәм Варзы[d] |
| Су җыю бассейны | Идел бассейны[d] |
| Су чыгымы | 44,5 м³/с |
| Бассейн мәйданы | 7560 км² |
| Дөнья кисәге | Европа |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан һәм Пермь крае |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 66 метр |
| Озынлык | 345 km |
һәм


Тере Танып (рус. Быстрый Танып) — Пермь краенда башланып, Башкортстанның төньяк районнары аша узучы су артериясе. Агыйдел елгасы кушылдыгы булып тора. Озынлыгы 345 км.
Елга Пермь краеның Чернушка районнарында башланып, Тәтешле, Балтач, Борай, Калтасы, Кызыл Кама районнары аша ага. Иске Бөртек авылы янында Тере Танып икегә аерыла: Тере Танып турыдан Агыйделгә коя, ә Үле (Черек) Танып атлы болак үз юлында сазлыклар хасил итеп, Агыйделгә түбәнрәк җирдә суын коя.
Елга бассейнының югары һәм түбән өлешендә катнаш урманнар, урта агымда – авыл хуҗалыгы җирләре алып тора. Агымсунуң еллык өлешенә – язын 66%, җәен һәм көзен – 14%, кышын – 14% туры килә.
Кушылдыклары: Көтмәс, Ар, Кизгән, Себергән (сул яклап); Йок, Әҗәк, Гәрә, Мулья, Калтаса, Тыхтем (Тыкчем) (уң яклап).
