Эчтәлеккә күчү

Термитлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Термитлар latin yazuında])
Термитлар
Сурәт
Исем ꠃꠟ
Халыкара фәнни исем Isoptera Гаспар Август Брюлле, 1832[1]
Таксономик ранг эпигаилә[d], астәртип[d] һәм инфратәртип[d]
Югарырак таксон таракановые[d][2]
Таксонның халык атамасы termitter һәм termita[3]
Башлану вакыты 251000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә isopterology[d]
Омоничный таксон Isoptera[d]
 Термитлар Викиҗыентыкта

Термитлар (лат. Isoptera) - Таракансыманнар отрядына караган тулы булмаган әверелешле социаль бөҗәкләрнең инфраотряды. Халык телендә "ак кырмыскалар" дип аталуларына карамастан, алар кырмыскалар түгел, гәрчә яшәү рәвешләре охшаш.

Гомуми мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Барлык социаль бөҗәкләр кебек, термитлар да өч төп төркемгә бүленәләр: эшчеләр, солдатлар һәм үрчергә сәләтле затлар. Эшче термитларның тәне йомшак, ак, гадәттә озынлыгы 10 ммдан да ким. Күзләре редукцияләнгән яки юкка чыккан. Киресенчә, үрчергә сәләтле затларның тәннәре кара, күзләре зур, шулай ук ике пар озын өчпочмаклы канаты бар, ләкин алар үрчү вакытындагы бердәнбер очыштан соң коелалар[4] [5] .

Төркем буларак, термитлар Триас чорында тараканнардан килеп чыкканнар, һәм кайбер энтомологлар термитларны таракансыманнар тәртибенә кертәләр. Термит калдыклары төрле чордагы гәрәбәләрдә еш очрый.

Термитлар Антарктидадан кала һәр континентта очрый.Тропик һәм субтропик өлкәләрдә киң таралганнар һәм аларның 2900 дән артык заманча төрләре бар. Ике термит төре Россиядә (Сочи һәм Владивосток өлкәләрендә) очрый. БДБдә җиде термит төре яши, аларның дүртесе, шул исәптән Төркестан термиты (Anacanthotermes turkestanicus) һәм зур Каспий арты термиты (Anacanthotermes ahngerianus) икътисадка зур зыян китерәләр.

Алар Европада бик аз таралганнар (Kalotermes һәм Reticulitermes ыругларына керүче 10 төр генә). Төньяк Америкада 50 төр, Көньяк Америкада 400 дән артык төр, [6] һәм Африкада 1000гә якын төр очрый. Крюгер Милли Паркында (Көньяк Африка) гына да 1,1 миллионга якын актив термит таулары табылды .

Азиядә 435 термит төре очрый, күбесенчә Кытайда, Янцзы елгасының көньягында [6]. Австралиядә 360тан артык термит төре бар [6] . Нечкә кутикулалары аркасында термитлар салкын һәм уртача климатларда начар таралалар[6] . Австралиягә бер инвазив Америка төре ( Cryptotermes brevis) кертелгән.

  1. Integrated Taxonomic Information System — 2004.
  2. Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  3. http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  4. Thorne, Barbara L. {{{башлык}}} // Annual Review of Ecology, Evolution, and Systematics. — Т. 28. — № 5. — С. 27—53. — DOI:10.1146/annurev.ecolsys.28.1.27
  5. Эдвард Уилсон. .
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Termite Biology and Ecology. Division of Technology, Industry and Economics Chemicals Branch. United Nations Environment Programme. әлеге чыганактан 2014-11-10 архивланды. 2015-01-12 тикшерелгән.