Тешләр гиперестезиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тешләр гиперестезиясе latin yazuında])
Тешләр гиперестезиясе
Саклык белгечлеге челюстно-лицевая хирургия[d]
Риск факторы тарту[d][1]
NCI Thesaurus идентификаторы C50778[2]

Тешемә йөгерде», «тешемә тия» кебек сүзләрне кайчан да булса күбебезнең әйткәне бардыр. Бу халәт (гиперестезия) салкын, кайнар, әче һәм баллы ризыклар ашаганда, бик көчле сизелә. Моның сәбәпләре һәм аннан котылу юллары турында бу язмада танышып китәрбез.

Тешләрнең артык сизгер булып китүенең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, тешләрнең югары сизгерлеге теш тукымаларында (кариес белән зарарланудан) дефект барлыкка килүдән була.

Икенчедән, мондый күңелгә ятышсыз тойгыларны без теш эмалендә бар­ лыкка килгән эрозия, ярыклар, тешләрдә чөйсыман дефектлар, травмалар, теш тукымаларының ашалуы аркасында сизәбез. Шулай ук пародонт авырулары булганда һәм тешләрнең тышкы катлаулары ачылган вакытта тешләр үзләрен сиздереп тора. Болардан башка тешләрнең сизгерлеге организмда минерал элементлар алмашы бозылу аркасында, нерв, эндокрин авырулар, гормональ үзгәрешләр бару нәтиҗәсендә булырга мөмкин.

Кайвакыт тешләрнең сизгерлеге арту — безнең бик кайнар, бик салкын, әче ризыклар ашавыбыз, газлы эчемлекләр белән мавыгуыбыз нәтиҗәсе.

Авыз эче гигиенасын дөрес алып бармаган кешеләрдә (регуляр рәвештә тешләрне чистартмаганда, тешләрне шомарта, ышкып агарта торган пасталар еш куллану, щеткалар белән каты басым ясап чистартулар) тешләрнең эмале җимерелә һәм бу аларның артык сизгерлегенә китерә.

Дөрес итеп уздырылган профилактика чаралары да тешләрнең артык сизгерлеген бетерергә ярдәм итә ала. Моның өчен тешләрне дөрес чистартырга өйрәнү зарур. Тешләрне чистарту өчен каты теш щеткасын кулланырга кирәкми һәм аларны кырып агарта торган пасталар белән чистартырга тырышмагыз. Регуляр рәвештә авызыгызны чайкар өчен составында фтор элементы булган эремәләр һәм махсус пасталар кулланыгыз. Алар составында булган стронций хлориды җимерелгән эмальгә шифалы тәэсир итәр. Тешләрне йомшак щетка белән бик каты басмый гына чистарту уңай нәтиҗә бирергә мөмкин. Процедураны урт тешләрдән йә алдагы аскы кискеч тешләрдән башларга киңәш ителә, чөнки бу тешләрне чистарту кыен һәм аларга бик еш ташлар утыра, ә алар үз чиратында уртның лайлалы тышчасы ялкынсынуына, тешләрнең какшавына китерә.

Әгәр дә тешләрегез артык сизгер була башласа, цитрус җимешләр һәм әче ризыклар ашаудан тыелыгыз. Томат, лимон, составында кислоталар, газлары булган эчемлекләр дә тешләрнең эмален җимерә һәм салкын- кайнарга сизгер итә.

Бу очракта ашамлыкларда минераллар, витаминнар күп булырга тиеш.

Мондыйларга туклану рационына диңгез кәбестәсен, кишер, кабак кебек яшелчәләрне, йомырка, бавыр һәм башкаларны кертергә була.

Тешләрнең артык сизгерлеген бетерү өчен, стоматологлар тешләрне фторлау процедурасын уздыралар. Бу ысул бик гади һәм пациент өчен авыр түгел. Моның өчен махсус эремәгә манчылган тар марля тампонын тешләр өстенә куеп тотарга кирәк була. Ләкин бу процедураны үз белдегең белән ясарга ярамый. Белгечтән башка ясасаң, организмга зур зыян китерү куркынычы яный. Шуңа күрә тешләрегездә артык сизгерлек интектерә башласа, озакка сузмыйча табибка күренергә кирәк. Бу очракта табиб кына дөрес медицина ярдәмен күрсәтеп, дәва билгели алачак.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]