Теш ташы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Теш ташы latin yazuında])
Теш ташы
Сурәт
Саклык белгечлеге Стоматология
WordLift сылтамасы data.wordlift.io/wl01714/entity/tartar[1]
ICPC 2 идентификаторы D82
 Теш ташы Викиҗыентыкта

Теш ташы — аксым-кристаллоид-известьлы утырма ул. Аны микро­ организмнар, азык калдыклары, лайлалы тышчадан аерылып киткән эпителийләр тәшкил итә. Аның составында органик матдәләр—18-20 %, ә неорганик матдәләр (кальций, магний, кремний, тимер тозлары һәм башка элементлар) — 80-82 % була.

Иң әүвәл теш төбендә аксым матдәсе — муцин, ризык калдыклары, лай­ лалы тышчадан кубып төшкән күзәнәкләр, микроорганизмнардан торган йомшак утырма туплана башлый. Регуляр рәвештә чистартып тормаганда, йомшак утырма өстенә известь тозлары «ябыша» һәм болар барысы теш ташына әверелә.

Бу процесс төрле кешедә төрлечә бара һәм матдәләр алмашына, шулай

ук авыз куышлыгының чисталыгына бәйле. Тешләргә таш утыру авыз куышлыгына, аңкауга тискәре йогынты ясый, ялкынсынуга, авыздан начар | ис килүгә китерә.

Шуны хәтердә тотарга кирәк: ташларны алдыру өчен, елына 2 тапкыр стоматологка күренү зарур.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]