Тибет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тибет
тибетчә བོད་
кытайча 西藏 Сиҗан
Tibetischer Kulturraum Karte 2.png
Вакыт

VII гасыр - хәзерге вакыт

Урнашу

КХҖ көньяк-көнбатышында

Халык саны

10,5 млн

Мәйданы

1,2 млн км²

Керә

Тибет мохтари районы һәм Юньнань, Сычуань, Цинхай һәм Ганьсу вилаятләрендәге мохтари бүлгеләр буларак Кытай Халык Җөмһүриятенә керә

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Тибет

Тибет (тибетчә བོད་, Вайли bod, бө, кытайча 西藏 Сиҗан) — Тибет таулыгында урнашкан Үзәк Азиянең төбәге. Тибет теленә һәм Тибет буддизмына хас булган мәдәни һәм дини уртаклык булып тора.

Асаба халык - тибетлылар.

1950 елдан Тибет мохтари районы һәм Юньнань, Сычуань, Цинхай һәм Ганьсу вилаятләрендәге мохтари бүлгеләр буларак Кытай Халык Җөмһүриятенә керә. Әлеге төбәкләр арасында Тибетның тарихи өлкәләре - У-Цанг, Кам һәм Амдо бүленгән.

Лхаса - Тибетның тарихи башкаласы һәм Тибет мохтари районының мәркәзе булып тора.

1950 елда Чамдос хәрби операциясе нәтиҗәсендә Тибет төбәге Кытай гаскәре тарафыннан яулап алынган, бу факт әлегә катлаулы һәм каршылыклы мәсьәлә булып кала бирә.

Һиндстанның Дарамсала шәһәрендә Тибет сөргендәге хөкүмәте урнашкан, 2002 елга кадәр аның җитәкчесе дөньяда танылган һәм хөрмәтле шәхес Далай-лама XIV булды.

Җәгърәфия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми мәйданы — 1,2 млн км².

Диңгез өстеннән уртачв биеклеге - 4000 м.

Тибет территориясендә берничә бөек елгалар башы урнашкан, мәсәлән Ярлунг-Цангпо (Брахмапутра), Ма-Чу (Хуанхэ), Джи-Чу (Янцзы), Сенге-Цангпо (Инд), Пунг-Чу (Арун), Наг-Чу (Салуин) һәм Дза-Чу (Меконг).

Иң зур күлләре: Цонаг, Нам-Цо, Ямджо-Юмцо, Мапам-Юмцо (Манасаровар), Мигриггъянгҗам-Цо.

Уртача температурасы: 14 °C июльдә һәм −4 °C гыйнварда.

Файдалы казылмалар: 126 төрле минерал, шул исәптән бура, уран, тимер, хромит, алтын, литий, боксит, бакыр, күмер, тоз, слюда, аккургаш, нефть һ.б.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тибетлылар күбесенчә авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Тибетта торучы кытайлылар идарә, сәүдә, хезмәт күрсәтү тармакларында эшлиләр.

Сәяси сәбәпләр буенча тибетлылар төгәл халык саны билгесез. Тибет сөргендәге хөкүмәтенә караганда 6 миллион тәшкил итә.

Тибетны Кытай яулап алганга кадәр тибетлылар күбесенчә дини белеменә ия булган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]