Тибетта ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тибетта ислам latin yazuında])
Тибетта ислам
Урын Тибет
 Тибетта ислам Викиҗыентыкта
Лхаса җәмигъ мәчете

Тибетта ислам (кыт. 伊斯兰教在西藏) — Тибет территориясендә ислам дине. Тибетның 3 меңнән алып 5 меңгә кадәр халкы — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Тибет мөселманнары (качи) дини азчылык булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тибет. 800–815 еллар

XI гасыр фарсы тарихчысы Әбү Сәид Гәрдизинең «Зәйн әл-Әхбәр» (Хәбәрләр зиннәте) хезмәтендә Тибет, анда бару юллары һ. б. турында мәгълүмат бирелгән.

982 яки 983 елларда Әфганстанда билгесез автор тарафыннан язылган икенче чыганак — «Худуд әл-Галәм» (Дөнья төбәкләре) Тибет өлкәләренең, шәһәрләренең, бистәләренең һәм башка җирләренең географиясен, сәясәтен һәм кыскача тасвирламаларын үз эченә ала. Бу чыганакта Тибетта мөселманнар булуы турында беренче тапкыр телгә алына, Лхасада бер мәчет һәм зур булмаган мөселман халкы булганы әйтелә[2].

Тибетка мөселманнар килүе Өмәвиләр хәлифәте заманында (661—750) була. Һиндстанга килеп җиткән мөселман яулап алучылары беркайчан да Тибетны яуламаса да, алар даими рәвештә Тибетка җирле халык арасына ислам дәгъватчыларын җибәргәннәр. Күп кенә гарәп һәм фарсы ир-атлары җирле Тибет хатын-кызларына өйләнә, шуңа күрә биредә гарәп фамилияләре һәм Тибет исемнәре очрый. Тибет мөселманнары гарәп һәм урду телләрен дә куллана.

XIV гасырдан башлап, Кашмир, Ладакх һәм Балтистан белән сәүдә элемтәләре киңәю Тибетка әлеге төбәкләрдән күпләгән мөселманнарны алып килә. Күп кенә Кашмир һәм Ладакх мөселманнары Тибетта урнашып калган[3]. Кашмир һәм Ладакхтан мөселманнарның Тибетка күпләп килүе XVII гасыр уртасында V Далай-лама идарәсенә туры килә. Алар Кашмирдагы ачлык аркасында, Тибетка килә һәм Лхасада урнаша.

Тибетта Ислам, буддизм һәм шаманизмнан кала, Тибет халкының өч традицион диненең берсе булган. Тибетта күп гасырлар теократик хөкүмәт, тирән дини җәмгыять саклануга карамастан, Тибет хөкүмәте мөселманнарга аерым хокуклар биргән. Тибетта алар кайбер махсус хокуклардан файдаланган. V Далай-лама(ингл.) (1617—1682) мөселманнарга мәчет һәм зират өчен җир биргән. Мәчетләрнең иң зурысы Тибет башкаласы Лхасада урнашкан. Мөселманнар шулай ук буддизм тарафыннан билгеләнгән катгый вегетарианлыктан азат ителгән булган һәм хәтта итчеләр белән идарә иткән.

Кытай басып кергәч(ингл.) (1950), Тибет мөселманнары башка дин вәкилләре кебек үк дини һәм сәяси эзәрлекләүгә дучар ителгән. Исламга катгый чикләүләр кертелгән. Тибет мөселманнарын хуэй мөселманнарына кушып исәпләү кабул ителгән.

Тибеттан Һиндстанга качкан мөселманнарга (Кашмир мөселманнарына тиңләп) Һиндстан хөкүмәте гражданлык бирә (буддачы тибетлылар качак статусында кала).

1959 елга кадәр Үзәк Тибетта 3 000 мөселман яшәгән. Алар XIV һәм XVII гасырлар арасында Кашмир, Ладакх, Непал һәм Кытайдан Тибетка килгән, Тибет хатын-кызларына өйләнгән һәм шунда урнашкан мөселман сәүдәгәрләренең нәселеннән булган. Алар тибет телендә сөйләшкән һәм күпчелек Тибет гореф-гадәтләрен үзләренә алган. Аларның Тибет архитектурасы стилендә төзелгән Лхасада дүрт, Шигацзеда ике һәм Цетангта бер мәчетләре эшләгән. Моннан тыш, Лхасада ике Ислам мәктәбе һәм Коръән һәм урду телен өйрәнү өчен Шигацзеда бер Ислам мәктәбе булган.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лхаса җәмигъ мәчете

Лхаса җәмигъ мәчете — Тибет башкаласы Лхасаның зур мәчете; беренче тапкыр 1716 елда император Канси идарәсе вакытында төзелгән, аның мәйданы нибары 200 квадрат метр була. 1793 елда, император Цяньлун идарә иткән вакытта, мәчет ремонтлана һәм киңәйтелә. Лхасаның зур мәчете 1959 елда яндырыла. Бер елдан яңа мәчет торгызылган. Мәчетнең гомуми мәйданы 2600 квадрат метр. Аның гыйбадәт залы 250 дән артык кешене сыйдыра. Мәчетнең гөмбәзе һәм манарасы бар, мәчет комплексы гыйбадәт залы, мәктәп һәм башка биналардан тора.

Лхасадагы зур булмаган икенче мәчет беренче тапкыр 1920-елларда, нигездә, Непал, Кашмир, Бутан һәм Бөекбританиядән килгән сәүдәгәрләр өчен оештырыла. Төп гыйбадәт залы 150 дән артык кешене сыйдыра[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Lhasa Great Mosque(ингл.)
  2. Schaeffer, Kurtis; Kapstein, Matthew; Tuttle, Gray (2013). Sources of Tibetan Tradition. New York: Columbia University Press. pp. 24–29. ISBN 978-0-231-13599-3(ингл.)
  3. Dr. Alexander Berzin. History of the Muslims of Tibet(ингл.)
  4. Lhasa Great Mosque, the Mosques in Lhasa. China Travel Tips – Tour-Beijing.com(ингл.)(кыт.)