Тибет теле
Тибет теле | |
Үзисем: |
བོད་སྐད་ [pʰøkɛʔ] |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
6 150 000 кеше |
Классификация | |
Төркем: | |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
тиб 680 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Тибе́т теле (བོད་སྐད་, bod skad, phökä’), (Тибет-рус практик транскрипциясе. пхё-кэ) — Тибетта һәм Кытай Халык Җөмһүриятенең кайбер башка районнарында, шулай ук Һиндстанда, Непалда (Югары Мустанг), Бутанда һәм Пакистанда (балти һәм пуриг диалектлары) таралган тел. Тибет телендә сөйләшүчеләр саны якынча 6 млн кеше. Сино-тибет телләр гаиләсенең Тибет-бирма субгаиләсенә карый.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәби Тибет теленең пәйда булуы язма килеп чыгышы (иң борынгы һәйкәл — Самьяда монастырьда язма, VII гасыр) һәм Тибетка Буддизм үтеп керүгә бәйле. Әдәби тел Санскриттан каноник әдәбиятны тәрҗемә иткәндә формалашкан (Трипитака тәрҗемәсе, VIII гасыр), соңыннан бай әдәбият та үсеш алган: тарихи (Будон Ринчендуб иншалары, XIV гасыр), дини (Цонкапа, XIV—XV гасыр), сәнгать (Миларепа шигырьләре, XI—XII гасыр, Далай-лама VI-ныкы, XVII гасыр). Хәзерге әдәби Тибет теле борынгы заманнардан традицион орфографиясен саклап калган, грамматика әз үзгәргән, инновацияләр күбесенчә лексикага карый.
Язма
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тел Тибет язмасын куллана, генетик яктан ул брахми язмасына карый (кайбер чыганаклар буенча — гупта).
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/02/Stone_tablets_with_prayers_in_Tibetan_language_at_a_Temple_in_McLeod_Ganj.jpg/220px-Stone_tablets_with_prayers_in_Tibetan_language_at_a_Temple_in_McLeod_Ganj.jpg)
Иҗек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кытай теле белән аналогия буенча Тибет иҗегендә инициальләрне һәм финальләрне аерып була. Финаль, үз чиратында, централь һәм терминальгә аерыла. Инициальләрнең якынча 36 фонетик юрамасы һәм 200-дән артык график юрамасы бар. Центральләр (сузыклар) — 7-гә кадәр сузык (Парфионович 26-га кадәр аерган), язмада алар дүрт хәрәкә (диакритик тамга) («янг») ярдәмендә чагыла. Терминальләр («джеджуг» һәм «янгджуг») — 9 фонетик һәм 16 график юрама. Структур рәвештә иҗектә тамыр хәрефен («мингжи»)ны аералар, аның тирәли сәгать теле йөреше буенча «суффикслар» («джеджуг» һәм «янгджуг»), астан языла торган хәреф («таг»), «алкушымча» («нгёнджуг») һәм «өс-кушымча» («го») өстәлергә мөмкин. Тибет хәрефләренең барлык ярашу закончалыкларын исәпкә алып якынча 15 мең комбинация хасил итәргә була. Тибет иҗегенең катлаулану тәртибе сүзлектә сүзләр урнашуы нигезендә ята.
Тибет теле эргатив төзелешле телләргә карый.
Җөмлә структурасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фразалар өчен SOV структурасы хас.
Диалектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өч төп диалект: Кхам (көньяк-көнчыгыш), Лхаса (үзәк) һәм Амдо (төньяк-көнчыгыш).
Шулай ук карарга мөмкин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Йешке, Генрих Август. «Tibetan grammar», London, 1883.
- Чома де Кёрёши, Александр Essay towards a dictionary, Tibetan and English, Calcutta, 1834; Budapest, 1984.
- Чома де Кёрёши, Александр Grammar of the Tibetan language, Calcutta, 1834; Budapest, 1984.
- Чома де Кёрёши, Александр Sanskrit-Tibetan-English vocabulary: being an edition and translation of the Mahāvyutpatti, Calcutta, 1910, 1916, 1944; Budapest, 1984.
- Горячев А. В., Тарасов И. Ю. Русско-тибетский словарь. — М.: Намчак, 2000.
- Ходж Стефен. Введение в классический тибетский язык/ Пер. с англ. — СПб., 1997. (Другое издание: М., 2008.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Проект Tibetan — подборка материалов, изучение тибетского языка 2009 елның 30 апрель көнендә архивланган.
- Тибетская письменность 2013 елның 3 июль көнендә архивланган.
- Учебники, шрифты, словари, программы и материалы для изучения тибетского языка 2013 елның 12 сентябрь көнендә архивланган.
- Учебник тибетского online