Тизлеккә сусау: Баз 2
| Тизлеккә сусау: Баз 2 | |
| Уенның тышлыгы | |
| Уйлап табучы: |
EA Black Box |
|---|---|
| Чыгаручы: | |
| Композитор: | |
| Чыгу көне: |
Төньяк Америка: 2004 ел, 15 ноябрь |
| Платформа: |
Microsoft Windows, Game Boy Advance, GameCube, PlayStation 2, Xbox, Nintendo DS һәм мобиль җайланмалар |
| Уен төре: | |
Тизлеккә сусау: Баз 2(инглиз. Need for Speed: Underground 2) — ул 2004 елгы узыш видео уены, аны EA Black Box булдырган һәм Electronic Arts чыгарган. Ул Тизлеккә сусау сериясенең сигезенче өлеше һәм Тизлеккә сусау: Баз уенының туры дәвамы. Ул Microsoft Windows, GameCube, PlayStation 2 һәм Xbox булдырылган. Pocketeers булдыручылары Game Boy Advance һәм Nintendo DS платформаларындагы юрамаларны ясаганнар. Ә Ideaworks Game Studio мобиль җайланмалардагы юраманы булдырган. Үз элгәре кебек, уен уңышлы булган, бөтен дөньяда 11 миллион күчермә саткан һәм Бөекбританиядә сату турында рекордлар куйган.
Тизлеккә сусау: Баз хикәясен дәвам итеп, уен шулай ук урам узышлары өчен машиналар үзгәрешен кертә. ТС: Баз 2 берничә яңа әйберләр кертә, шул исәптән киңрәк үзгәреш, яңа узышны сайлау ысулы һәм Бэйвью каласында урнашу. Брук Бёрк уенчыны уен аша уздыра торган Рэйчел Теллерны уйный. Дэвид Палффи уен антагонисты булган Калеб Рисны уйный. Уенның хикәясе комикс кебек күрсәтелгән. Nintendo DS ка порт яңа әйбер кертә, аның белән уенчы теләсә нинди машина өчен уникаль тышкы кыяфәтен ясый ала.