Эчтәлеккә күчү

Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән (2012 елгы видео уены)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән (2012 елгы видео уены) latin yazuında])

Бу мәкалә 2012 елгы уен турында. 2005 елгы уен өчен, Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән мәкаләсен карагыз.

Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән

Уенның тышлыгы
Уйлап табучы:

Criterion Games

Чыгаручы:

Electronic Arts

Җитәкчеләр:

Матт Фоллетт

Продюсер:

Джеймс Ганс
Линн Лумб
Нэйл Мэннерс

Композитор:

Крис Грин
Ванеса Лорена Тэйт

Чыгу көне:

Microsoft Windows, PlayStation 3, PS Vita, Xbox 360, айОс, Андроид, Kindle Fire
Төньяк Америка: 2012 ел, 30 октябрь
Австралия (төбәк): 2012 ел, 1 ноябрь
Ауропа: 2012 ел, 2 ноябрь
Wii U
Төньяк Америка: 2013 ел, 19 март
Австралия (төбәк): 2013 ел, 21 март
Ауропа: 2013 ел, 22 март

Платформа:

Microsoft Windows
PlayStation 3
PlayStation Vita
Xbox 360
айОс
Андроид
Kindle Fire
Wii U

Уен төре:

Узыш уены

Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән(инглиз. Need for Speed: Most Wanted) — ул 2012 елгы узыш видео уены һәм Тизлеккә сусау сериясенең унтугызынчы өлеше, аны Criterion Games булдырган һәм Electronic Arts чыгарган. Уен Microsoft Windows, PlayStation 3, Xbox 360, PlayStation Vita, айОс һәм Андроид өчен Төньяк Америкада 2012 елда чыккан. Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән Ю(инглиз. Need for Speed: Most Wanted U) исемле Wii U җайланмаларындагы юрама 2013 елда чыккан.[1] Аның Эссе кугын исемле 2010 елгы борынгысы кебек үк, уен төп нөсхәне торгыза.[2]

Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән уңай күзәтүләр алган, алар әүвәлге Тизлеккә сусау һәм Яну(Burnout) серияләренең уеннарының ысулларын берләштергән уенның картасына игътибар иткәннәр. Шул ук вакытта күзәтүчеләр беркулланучылы режимны тәнкыйтьләгәннәр. Уен берничә бүләкләр откан, шул исәптән 2005 елгы Спайкның Видео уеннары бүләкләрендәге “Иң яхшы машина йөртү уены” һәм 16 нчы Еллык П.У.А.У. бүләкләрендәге “Елның узыш уены”. Ул шулай ук Британия академиясенең видео уеннары бүләкләрендә “Иң яхшы британ уены” һәм “Иң яхшы онлайн күпкулланучылы уены” бүләкләренә номинацияләнгән. Берничә басмалар уенны шулай ук 2012 елның иң яхшы машина йөртү/узыш уены дип санаганнар.

2022 елгы Тизлеккә сусау Ирекле уенына кадәр, Иң эзләнгән франшизада соңгы уен, аны Criterion булдырган.

Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән ачык дөньяда урнашкан. Уен Тизлеккә сусау сериясенең беренче Иң эзләнгән уенының уен барышын мирас итеп ала. Әһәмиятле аерма шунда ки, 2012 елгы уенның хикәясе юк. Иң эзләнгән үз уенчыларына бер машинаны сайларга һәм ярышларның өч төренең берсендә башка узышчыларга каршы ярышырга рөхсәт итә. Шул ярыш төрләре: спринт узышлары, анда уенчы шәһәрнең бер ноктасыннан икенчесенә узышырга тиеш, әйләнмәле узышлар, анда узышчылар 2 яки 3 даирә тәмамларга тиеш һәм тизләтелгән йөгерешләр, анда уенчы иң югары мөмкин булган тизлек белән узышырга тиеш. Анда шулай ук ау ярышлар бар, аларның башында полиция хезмәткәрләре уенчыны камыйлар һәм уенчы кугыннан мөмкин булган иң аз вакыт эчендә качырга тиеш.

Төп нөсхә Иң эзләнгән уенында кебек, кайбер узышларда полиция хезмәткәрләре уенчыны туктату һәм аны кулга алу өчен транспорт чаралары һәм тактика кулланалар.[3] Уен 10 Иң эзләнгән узышчының исемлеген тәкъдим итә, ул 15 узышчы тәкъдим иткән төп нөсхәнең беркулланучылы режимындагы Кара исемлеккә охшаган. Иң эзләнгән узышчыны җиңгәч, уенчы аның машинасын ала.[4][5] Төп нөсхәдәге Рокпорт урынына Фэйрхевен исемле яңа кала килә.

Фэйрхевен гадәти шәһәргә охшаган. Аның пляжы һәм сәнәгать төбәге бар. Бөтен шәһәр аша яткан автомагистраль Ай-92(I-92) исеменә ия. Уенның барышы Яну сериясенең барышы белән чагыштырылган. Уенның Яну җәннәте(Burnout Paradise) исемле рухи борынгысыннан аермалы буларак, узышларның контроль нокталары бар һәм уенчы алар аша узарга тиеш. Төзәтү гаражлары, җимерелә торган реклама калканнары һәм коймалары Яну җәннәте уеныннан килгәннәр.

Уен дуслар арасындагы ярышлар өчен Автолог системасын куллана, аны Criterion Тизлеккә сусау: Эссе кугын өчен булдырган. Автолог Иң эзләнгән уенында зур рольле уйный. Уендагы активлыклар уенчыларга аларны Иң эзләнгәннәр исемлегендә күтәрә торган Тизлек күзлекләрен(инглиз. Speed Points) эшләргә ирек бирә. Хәзер Автолог киңәшләре уенның дөньясының өлеше булганнар.[6] Иң эзләнгән Болыт яршлары(инглиз. Cloudcompete) системасын кертә, ул уенны барлык платформаларда берләштерә. Бер профиль уенның барлык юрамалары өчен кулланылган, шулай итеп ул уенчыга бер җайланмада күтәрелергә һәм башкада дәвам итәргә рөхсәт итә.[7][8]

Машина йөртү системасы “тирән, физик һәм кызык” дип тасвирланган, Яну сериясендә һәм Эссе кугын уенында аркадалы кебек түгел, әмма бу симулятор түгел. Иң эзләнгән чын дөнья машиналарының киң сайланыш тәкъдим итә, шул исәптән маслкарлар, урам узышчылары һәм экзотика. Бу исемлек “бүгенге көндә машиналарның иң кыргый сайланышы” дип тасвирланган. Машиналар җитештерүчәнлекне яхшыртулар белән үзгәртелә алалар, шул исәптән күпертелә торган шиналар, трансмиссия, двигатель, азот әчемәсе һәм тән эше. Алар уенчыларга киртәләр аша узарга, биегрәк тизлеккә ирешергә һәм тизрәк тизләнергә рөхсәт итәләр.[9] ҖиңелЙөртү(инглиз. EasyDrive) функциясе уенчыларга аларны файдаланганда үз машиналарының параметрларын үзгәртергә рөхсәт итә. Барлык машиналар диярлек баштан ук ачык. Алар Фэйрхевенның төрле урыннарында яшеренгәннәр. Уенчы аларны куллану өчен аларны табарга тиеш.[10]

  1. Jackson (2 January 2013). Wii U News: Need for Speed: Most Wanted Wii U gets full gameplay on GamePad. ComputerAndVideoGames. әлеге чыганактан 20 March 2013 архивланган. 11 January 2013 тикшерелгән.
  2. Crossley (9 April 2012). EA confirms next Criterion game: Need for Speed. ComputerAndVideoGames. әлеге чыганактан 5 July 2012 архивланган. 1 June 2012 тикшерелгән.
  3. MotoGamesTV (4 June 2012). Need for Speed Most Wanted - E3 2012 Trailer and Gameplay. YouTube. 6 June 2012 тикшерелгән.
  4. Need For Speed (7 June 2012). @itsthegreatone The Blacklist ... Missing or empty |user= (help); Missing or empty |number= (help)
  5. Need for Speed (6 June 2012). @thebradlz Yes! You are Mo. Missing or empty |user= (help); Missing or empty |number= (help)
  6. Robinson (4 June 2012). Need for Speed: Most Wanted release date. Eurogamer.net. 6 June 2012 тикшерелгән.
  7. Bigg (14 August 2012). Need for Speed Most Wanted's CloudCompete redefines cross-compatibility. Veni Vidi Vici. 10 January 2013 тикшерелгән.
  8. Johnson (14 August 2012). Need For Speed Most Wanted's CloudCompete System Announced. G4TV. әлеге чыганактан 30 November 2014 архивланган. 16 August 2012 тикшерелгән.
  9. Nunneley (13 April 2012). Latest PWND episode shows unseen footage of Need for Speed: Most Wanted. VG247. 2 May 2022 тикшерелгән.
  10. Robinson (2 August 2012). Cloudcompete ties together Need for Speed: Most Wanted's different platforms. Eurogamer.net. 16 August 2012 тикшерелгән.