Тизлеккә сусау: Йөгереш
| Тизлеккә сусау: Йөгереш | |
| Уенның тышлыгы | |
| Уйлап табучы: |
EA Black Box |
|---|---|
| Чыгаручы: | |
| Җитәкчеләр: |
Джастин Виб |
| Продюсер: |
Алекс Гримбли |
| Сценарист: |
Алекс Де Ракофф |
| Программист: |
Эрик Тёрмел |
| Рәссам: |
Кирк Гибсонс |
| Композитор: |
Брайан Тайлер |
| Чыгу көне: |
Төньяк Америка: 2011 ел, 15 ноябрь |
| Платформа: | |
| Уен төре: |
Узыш уены |
Тизлеккә сусау: Йөгереш(инглиз. Need for Speed: The Run) — ул 2011 елгы узыш видео уены, Тизлеккә сусау сериясенең унсигезенче өлеше һәм Black Box студиясенең Тизлеккә сусау франшизасындагы соңгы уены, аны EA Black Box булдырган һәм Electronic Arts чыгарган. 2013 елның апрелендә студия ябылган.[1] Уен зур рекламадан соң PlayStation 3, Windows, Xbox 360, Нинтендо 3ДС һәм Wii өчен 2011 елның 15 ноябрендә чыккан.
Әүвәлге уеннардан аермалы буларак, Йөгереш чын урыннар зур сынын тәкъдим итә, шул исәптән Нью-Йорк, Чикаго, Лас-Вегас һәм Сан-Франциско калалары. Ул шулай ук чын тормыштан күп машиналар тәкъдим итә. Беркулланучылы режимда Джек Рурк исемле урам узышчы протагонист, ул Сан-Францискода башлый торган һәм Нью-Йоркта тәмамлана торган зур урам ярышында катнаша. Уен үзенә шулай ук күптөрле күпкулланучылы режимнар кертә.
Чыккач, уен катнаш күзәтүләр алган. 2021 елның маеннан соң уенны онлайн кибетләрдә сатып алырга мөмкин түгел һәм аның онлайн серверлары шул ук елның августында сүндерелгәннәр.[2]
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ An Updated List Of Studios EA Has Bought And Then Shut Down (en). Kotaku (2015-03-04). 2023-12-09 тикшерелгән.
- ↑ EA has pulled five Need for Speed games from sale and will be shutting down their servers (en-GB). VGC (2021-05-31). 2023-12-09 тикшерелгән.