Эчтәлеккә күчү

Тизлеккә сусау: Углерод

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тизлеккә сусау: Углерод latin yazuında])
Тизлеккә сусау: Углерод

Уенның тышлыгы
Уйлап табучы:

EA Black Box
Rovio Mobile (кесә телефоннары)
TransGaming (Mac OS X)
Global VR (аркада)

Чыгаручы:

Electronic Arts
Global VR (аркада)

Композитор:

Тревор Моррис

Чыгу көне:

2006 ел, 31 октябрь
Кесә телефоннар
Бөекбритания: 2006 ел, 27 октябрь
Төньяк Америка: 2006 ел, 30 ноябрь
GC, Xbox
Төньяк Америка: 2006 ел, 31 октябрь
Европа: 2006 ел, 3 ноябрь
Австралия (төбәк): 2006 ел, 9 ноябрь
PS2, Windows, Xbox 360
Төньяк Америка: 2006 ел, 31 октябрь
Европа: 2006 ел, 3 ноябрь
Австралия (төбәк): 2006 ел, 16 ноябрь
PlayStation 3
Төньяк Америка: 2006 ел, 17 ноябрь
Фазаның юллы үзгәрүе(PAL): 2007 ел, 23 март
Wii
Төньяк Америка: 2006 ел, 19 ноябрь
Европа: 2006 ел, 8 декабрь
Австралия (төбәк): 2006 ел, 14 декабрь
Mac OS X
Төньяк Америка: 2007 ел, 17 август
Аркада
Төньяк Америка: 2008 ел

Платформа:

Microsoft Windows
Mac OS X
PlayStation 2
PlayStation 3
Xbox
Xbox 360
GameCube
Wii
Аркада
Кесә телефоннары

Уен төре:

Узыш уены

Тизлеккә сусау: Углерод(инглиз. Need for Speed: Carbon) — ул 2006 елгы узыш видео уены һәм Тизлеккә сусау сериясенең унынчы өлеше, аны EA Black Box һәм Rovio Mobile булдырганнар һәм Electronic Arts чыгарган. Ул PlayStation 2, Xbox, Xbox 360, GameCube, Windows һәм Mac OS X өчен 2006 елның 31 октябрендә, PlayStation 3 өчен 2006 елның 17 ноябрендә, шул ук елның 19 ноябрендә Wii өчен һәм 2008 елда аркада автоматлары өчен чыккан. Тизлеккә сусау: Углерод – Шәһәрне ал исемле портатив юрама PlayStation Portable, Game Boy Advance, Nintendo DS[1] һәм Zeebo өчен чыккан.[2] Консольдәге юрамаларга охшаш уен барышы тәкъдим итүдән тыш, портатив юрамалар яңа яки үзгәртелгән уен барышы тәфсилләре, башка хикәя һәм башка төркемдәшләр кертә. Шәһәрне ал — ул Game Boy Advance өчен чыккан сериянең соңгы уены.

Углеродның хикәясе Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән уенының хикәясеннән соң уйлап табылган Палмонт Сити шәһәрендә башлана һәм монда уенчылар канунсыз урам узышларында катнашалар. Хикәя уенчының шәһәрне төрле ярыш бандаларыннан алуына игътибар итә. Углерод үз борынгысына охшаш уен барышына игә карамастан, ул күп яңа үзенчәлекләр керткән, шул исәптән төркемнәр, узыш напарниклары, тар юл ысулында ярышлары, анда узышчылар тар тау юлларында ярышырга тиеш, һәм машиналар үзгәреше киңрәк мөмкинлекләре.

Уен үз барышы механиклары өчен тәнкыйтьне очратуга карамастан, чыгыштан соң уен уңай күзәтүләр алган. Коллекцион басма юрамасы шулай ук PlayStation 2, Windows һәм Xbox 360 өчен чыккан. Ул үзенә өстәмә контент керткән, шул исәптән яңа машиналар, яңа үзгәреш тәфсилләре һәм ике уен режимнары өчен яңа ярышлар. 2021 елдан башлап уенның йөкләнә торган юрамаларын бернинди онлайн кибеттә дә сатып алырга ярамый һәм онлайн режим 1 сентябрьдә ябылган.[3]

2007 елда Тизлеккә сусау: ПроУрам бу уенның дәвамы булып чыккан.

  1. Need for Speed Carbon: Own the City Review. IGN (November 1, 2008). әлеге чыганактан February 16, 2012 архивланган. June 24, 2008 тикшерелгән.
  2. Alexander (May 27, 2009). Zeebo Officially Launches In Brazil With FIFA, Need For Speed, Brain Challenge. Think Services. әлеге чыганактан November 12, 2009 архивланган. January 18, 2010 тикшерелгән.
  3. EA_David (May 31, 2021). An-announcement-about-some-older-NFS-titles. EA Answers HQ. әлеге чыганактан November 13, 2021 архивланган. June 15, 2021 тикшерелгән.