Тизлеккә сусау Түләү
Тизлеккә сусау Түләү(инглиз. Need for Speed Payback) — ул 2017 елгы узыш видео уены, аны Ghost Games булдырган һәм Electronic Arts чыгарган. 2017 елның 10 ноябрендә ул PlayStation 4, Microsoft Windows һәм Xbox One өчен чыккан.[1] Ул Тизлеккә сусау сериясенең егерме өченче өлеше. Уенның кампаниясе Невададагы Лас-Вегас шәһәрендә нигезләнгән Фортуна үзәнен контрольдә тоткан Йорт исемле картелен бетерү өчен бергә эшләгән төркем тирәсендә бара.
Чыккач, Түләү катнаш күзәтүләр алган. Күзәтүчеләр оффлайн режимны мактаганнар, ләкин табу тартмасы механикаларын һәм микротранзакцияләрне тәнкыйтьләгәннәр. 2019 елда, уенның дәвамы булып, Тизлеккә сусау Эсселек чыккан.
Уен барышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тизлеккә сусау Түләү ул Фортуна үзәне исемле ачык дөньяда урнашкан узыш уены. Фортуна үзәне Невададагы Лас-Вегаста нигезләнгән. Ул “экшн йөртү”гә игътибар итә һәм монда өч уйнала алган протагонист бар, алар төрле йөртү осталыкларына ия һәм экшн фильмга охшаган биремнәрне булдыру өчен бергә эшли. Уен оффлайн бер кулланучылы режимны тәкъдим итә.[2] 2015 елгы Тизлеккә сусаудан аермалы буларак, Түләү көн һәм төн алмашынуын тәкъдим итә.[3] Фортуна үзәне күптөрле чаралар бирә, шул исәптән тизлек тозаклары, бетерелә алган реклама экраннары һәм дрифт өлкәләре. Моннан тыш, уенчылар картада яшеренгән казино фишкалары таба ала.
Тайлер урам һәм драг узышларында катнаша, Мак дрифт һәм юлсызлык узышларында катнаша, ә Джесс “йөртүче” булып эшли. Биремнәр өчен алар акча һәм хөрмәт алалар. Уенчылар, узыш башламыйча, өстәмә акча оту өчен ставкалар ясый алалар. Полиция кугыннары мәҗбүри булган әүвәлге өлешләрдән аермалы буларак, уенчылар монда, ярышлар тәмамлагач, “эсселек”не җыймыйлар һәм полиция машиналары, карта буенча хәрәкәт итеп, уенчылар тапмыйлар. Моның урынына, полиция кугыннары хикәянең билгеле чорларында яки Фортуна үзәнендә яшеренгән “кугын әрҗәләре” белән башлыйлар. Элегрәк, Рав уенчы белән карта буенча ташланган машиналар уңаеннан элемтәгә керде. Бу шулай ук кугын башлады. Әгәр уенчы гаражка машина белән кайта алса, ул аны калдыра ала. Моның белән Форд Виктория патшабикә полиция тоткарлаучысын йөртү мөмкинлеге булды. Соңгы тапкыр Тизлеккә сусау Көндәшләр уенында полиция машинасы йөртергә мөмкин иде. Ташланган машиналар борылмалары Тизлеккә сусау Эсселек уенына кадәр тәмамланган.
Уенчының гаражы төрле төрдәге ярышларга бүленгән, шул исәптән узышлар, дрифт, драг, юлсызлык һәм йөртү, ә тизйөрешле кисешү бер яңарышта өстәлгән. Шуңа күрә, машиналарны тиешле сатучылардан сатып алырга кирәк. Ташланган машиналар карта буенча сибелгән, һәм бер машинаның барлык өлешләрне тапкач, уенчы шул машинаны торгыза ала. Ташланган машина махсус төр өчен төзелгән “супер төзелеш”кә торгызыла ала. Уенчы гаражтагы чикләнгән урын белән башлый, ләкин барлык гаражларны сатып алгач, машиналар өчен урыннарның саны чикләнмәгән булачак. Уенчылар автомобильләр өчен детальләр сатып алырга тиеш булганнар әүвәлге өлешләрдән аермалы буларак, бу уенның яхшырту системасы карталар тәкъдим итә, алар машинаның җитештерүчәнлеген яхшырталар. Бер компаниянең өч яки алты картасын берләштергәч, машина кайбер бонус ала ала. Карталар “китерүләр”дән яки ачык яхшырту кибетләреннән алына алалар. Тышкы күренешнең детальләре “китерүләр” аша сатып алынуга карамастан, машиналар үзгәрешләре гомумән 2015 елгы уендагы кебек үк. Түләү ЙТК(йөкләнә торган контент) белән нибары 74 машина тәкъдим итә. Тойота, Ссион һәм Феррари лицензия белән мәсьәләләр аркасында күрсәтелмәгән. Әмма, Субару БРЗ уенда бар.[4] Астон Мартин, Ауди, Бьюик, Ягуар, Кёнигсегг, Ленд Ровер, Меркурий, Пагани һәм Плимут 2015 елгы өлештәге үз юклыгыннан соң кайталар, ә Альфа Ромео, Инфинити, Мини һәм Понтиак ЙТК белән өстәлгән.
Хикәя
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тайлер “Тай” Морган (Джек Дергес), Шон “Мак” МакАлистер (Давид Аджала), Джессика “Джесс” Миллер (Джессика Мадсен) һәм Равиндра “Рав” Чодри механигы (Рамон Тикарам) алар Фортуна үзәнендә урнашкан Көмеш кыядагы(инглиз. Silver Rock) яңа төркемнең өлешләре. Лина Наварро (Доминик Топпер) ярдәмчесе аларга Маркус “Шулер” Уирның Кёнигсегг Регера машинасын урларга кушкан. Әмма, китерү урынына җиткәч, Тайлер сүндерелгән Равны таба. Лина килеп чыга һәм Тайлерга үзенең Тайлерның төркеме урланган машина өчен гаепне алсын өчен аяк чалганы турында сөйли, ә алар барып килә торган полиция белән калалар. Линаның хыянәте турында белгәч, Уир баштан Тайлерны полициягә калдырырга була, ләкин аннары, үз үч алуын планлаштырып, аны коткара.
Алты айдан соң, Уирның камердинеры булып эшләп, Тайлер Линаның Уирга үз казиносын Фортуна үзәненең базын контрольдә тоткан Йорт исемле картельгә бирсен өчен янавын сизә. Күтәрелеш җитмәве аркасында ачулангач, ул эшне үз кулына ала. Узышчы буларак Йорт белән элемтәгә кергәч, ул Лина акча өчен көйләгән узышта катнаша һәм җиңә. Уир Тайлерга Йортны, шул исәптән Линаны, бетерү планын тәкъдим итә. Йорт “Җинаятьчел ярыш”ны көйләргә җыена, анда илнең иң яхшы узышчылары катнашырга җыеналар. Ә Тайлер анда җиңәргә тиеш. Лина аңа җиңелергә куша, ләкин ул аны тыңламады һәм җиңде. Моның аркасында Лина Тайлерның өен шартлата, шуңа күрә Тайлер үз төркемен ташландык аэродромда җыя. Тайлер Көмеш кыядагы узыш һәм драг лигаларын, ә Мак юлсызлык һәм дрифт лигаларын җиңә. Шулай итеп, Тайлерга “Җинаятьчел ярыш”ка керергә мөмкин. Шул ук вакытта, Джесс Йортка үтеп керә һәм аларның шәһәрне басып алу планнарын белә.
“Җинаятьчел ярыш”та “Йортның” лигаларының каршылыгына карамастан, Тайлер урам һәм юлсызлык узышларында аның белән дуслар булган төркемнәрнең ярдәмендә җиңә. Бу сәбәп аркасында ачулангач, Лина Тайлерны чакыра. Тайлер җиңгәч, Лина һәм “Җыючы”(инглиз. The Collector”) оттыралар һәм Йортның контроле Көмеш кыяда бетерелә. Аэродромга кайтып, төркем бәйрәм итә.
Титрлардан соң бара торган сәхнәдә, Джесс клиенты булган Кобаши әфәнде Уирга шалтырата һәм аның уңышы эшләгәнен дип әйтә. “Җыючы” җиңелгән һәм Кобаши Уирга Аркрайт, Йорт артында торган чын көч турында сөйли.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ McCormick, Rich (2017-06-02). EA’s new Need for Speed: Payback looks very fast and fairly furious (en-US).
- ↑ Yin-Poole. The New Need for Speed Lets You Play Single-Player Offline, Eurogamer (May 10, 2017). 5 июнь 2017 тикшерелде.
- ↑ Reilly. Need For Speed Payback Looks Faster, More Furious, IGN (June 2, 2017). 5 июнь 2017 тикшерелде.
- ↑ Toyota's absence from the game was confirmed on Reddit. әлеге чыганактан 2018-04-22 архивланган. 2018-04-22 тикшерелгән.