Эчтәлеккә күчү

Тизлеккә сусау Эсселек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тизлеккә сусау Эсселек latin yazuında])
Тизлеккә сусау Эсселек

Уенның тышлыгы
Уйлап табучы:

Ghost Games

Чыгаручы:

Electronic Arts

Җитәкчеләр:

Рили Купер
Йони Рабиновитц

Сценарист:

Филип Хаксли

Программист:

Никола Мерси

Рәссам:

Darren White

Композитор:

Педро Брофман

Чыгу көне:

2019 ел, 8 ноябрь

Платформа:

PlayStation 4
Windows
Xbox One

Уен төре:

Узыш уены

Тизлеккә сусау Эсселек(инглиз. Need for Speed Heat; ТС Эсселек исеме астында стильләштерелгән; инглиз. NFS Heat) — ул 2019 елгы узыш видео уены, аны PlayStation 4, Windows, һәм Xbox One өчен Ghost Games булдырган һәм Electronic Arts чыгарган. Ул Тизлеккә сусау сериясенең егерме дүртенче өлеше булып тора һәм франшиза аның белән үз егерме бишенче еллыгын каршылый. Уен уйлап табылган Палм-Ситидә урнашкан, ул Флоридадагы Маямигә нигезләнгән. Уенчы бер кулланучылы кампаниядә канунлы урам узышларын пропагандалый торган “Тизлек аучылары Шоудауны”нда катнаша һәм Лукас һәм Ана Ривьера(абый һәм апа) белән бәйләнә, ә алар Фрэнк Мёрсер контрольдә тоткан шәһәр полициясе белән бәйләнәләр.

Күзәтүчеләрнең фикеренчә, Эсселек 2015 елгы яңадан кабызу һәм Түләү белән чагыштырганда яхшырак, ләкин бу сериянең тамырларына кайту өчен җитми. Ул Ghost Games студиясе төп булдыручы булган соңгы уен. 2020 елның февралендә Electronic Arts җитештерүне Эссе кугын һәм Иң эзләнгән уеннарын ясаган Criterion Games төркеменең кулларына кайтарган. Ghost Games аның әүвәлге исеме булган EA Гөтеборг исемен кире алган һәм Фростбайт двигателен эшләү белән шөгыльләнә башлаганнар.

Тизлеккә сусау Ирекле, Эсселекнең дәвамы булып, 2022 елның декабрендә чыккан.

Тизлеккә сусау Эсселек ул уйлап табылган Палм-Сити исемле ачык дөньяда урнашкан узыш уены. Палм-Сити ул Флориданың Маями исемле шәһәренә һәм аның тирәләренә нигезләнгән. Әмма, уендагы карта төрле география тәкъдим итә, шул исәптән тау өлкәләре, куе урманнар һәм яланнар.[1] Уен хикәяне тәкъдим итә торган оффлайн режимында уйнала ала.[2][3][4] Тизлеккә сусау Түләү уеныннан аермалы буларак, Эсселек егерме дүрт сәгатьле цикл кулланмый һәм уенчы үзе төн белән көн арасында күчә ала. Көн дәвамында, уенчы аңа яңа машиналар һәм үзгәрешләр өчен сарыф ителә алган акча белән бүләкли алган канунлы ярышларда катнаша ала. Ә төн дәвамында, уенчы абруй(инглиз. REP) алу өчен канунсыз урам узышларында катнаша ала. Уенчы картада яшерелгән неон фламинголар бетерә ала, ә алар, нәтиҗәсендә, аны акча яки абруй(бу тәүлекнең вакытына бәйле) белән бүләкли. Ул шулай ук уенда “Урам сәнгате”(инглиз. Street Art) дип аталган граффити сурәтләрен эзли ала һәм табылган сурәтләрне куллану өчен аларны буяу редакторына җибәрә ала. Ниһаять, уенчы күптөрле активлыкларда катнаша ала, мәсәлән, реклама калканнары бетерергә, дрифт зоналарында һәм тизлек тозакларында рекордлар куярга һәм иң озын сикерешләр башкарырга мөмкин. Уенчылар “Төркем вакытына сынаулар”ны(инглиз. Crew Time Trials) тәмамлый алалар, анда алар үз төркемен лидерлар таблицасының беренче урынына күтәрү өчен кыска ярышларны үти алалар.

Төн дәвамында узышып, уенчылар урам узышларын бетерергә тиеш булган полиция патрульләренең игътибарын үзләренә юнәлтә алалар. Шулай итеп, уенчылар я эшләп табылган абруен куркыныч астына куялар, я аны кул богавында югалталар. Кугыннар Палм-Ситидә көннең теләсә кайсы вакытында уза алалар, ләкин ПСПБ(Палм-Сити полиция бүлеге) җавабы вакытка бәйле. Моннан тыш, “эсселек” дәрәҗәсе үскәндә полиция җавабы көчәя: тизрәк машиналар, юл чәнечкеләре, полиция киртәләре, сүндергечләр(инглиз. killswitches), вертолётлар һәм бронялы машиналар югарырак дәрәҗәләрдә барлыкка киләләр. Уенчылар, кугыннарда катнашып, абруй казаналар, ләкин төнлә абруй күбрәк бирелә. Уенчы үз гаражына яки сыенуына уң рәвештә кайтса, аның төнлә казанылган абруе эсселек дәрәҗәсенә тапкырлана. Әгәр уенчы хәрәкәтсез калып, билгеле вакыт дәвамында полиция белән якынлыкта булса, яки кугын дәвамында тулысынча туктатылса, яки аның көч шкаласы бетсә, уенчы тоткарланган дип санала. 2005 елгы Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән уеныннан аермалы буларак, тоткарланган уенчының машинасы бернинди конфискация штрафы яки уенчыны үз машинасын югалтырга мәҗбүр итә торган башка билгеләр алмый. Тоткарлау уенчыга төнлә казанылган абруйны бүләкләячәк, ләкин абруй бары тик эсселек дәрәҗәсенә тапкырланмаячак. Уенчы шулай ук штраф түләргә тиеш булачак, һәм аннан соң төн тәмамланачак.

Уен 33 җитештерүчеләрдән 127 машина тәкъдим итә. Шул исәптән, Феррари, Түләү уенының лицензияле мәсьәләләреннән соң, кайтты.[5] Башка машиналардан двигательләр алу мөмкинлеге өстәлде һәм бу машиналарның җитештерүчәнлеген арттырды. Күзәтүчеләр табу тартмалары кулланган Түләү яхшырту системасын тәнкыйтьләгәч, EA аларның уенда булачагы турында сөйләгән. Уенчылар аларны, абруй һәм узыш җиңеп, ача алалар. Бердәнбер чыгарылган йөкләнә торган контент ул “вакыт саклый торган җыелма”(инглиз. time saver pack) булды. Бу өстәмә коллекцион әйберләрнең урыннарын ача һәм МакЛарен Ф1 машинасын бирә.[6]

Electronic Arts, чыгу көненә кадәр, ТС Эсселек студиясе(инглиз. NFS Heat Studio) кушымтасын айОс һәм Андройд җайланмалары өчен чыгарган. Кулланучылар чыгу көненнән соң баш уенга күчерелергә мөмкин булган үз машиналарын җыя һәм үзгәртә алалар.[7][8] Ахыр чиктә ябылгач, кушымта айОс һәм Андройд кибетләреннән алынды.

Уенның соңгы патч буларак, кросс-платформалы уен 2020 елның июнендә кертелгән.[9]

Уенчы(Эндрю Лоренс ир-ат тавышын ясады, ә Джеми Грей Хайдер хатын-кыз тавышын ясады) Палм-Ситигә ТизлекАучылары Шоудауны өчен килә. Бу шәһәрнең ярышы, анда узышчылар көн дәвамында канунлы узышларда катнашалар, ә төн дәвамында — канунсыз узышларда. Югары тизлек мәсьәләләре буенча полициянең бүлеге(инглиз. The police's High-Speed Task Force) лейтенанты булган Фрэнк Мёрсер(Джош Кокс) үзенең барлык урам узышчыларын туктатырга җыенуын белдерә. Уенчы үз беренче машинасын җирле механик һәм элеккеге узышчы булган Лукас Ривьерадан(Джонни Крус) сатып ала. Ул шулай ук уенчыга үз беренче Шоудаун узышына керергә булыша һәм аның укытучысына әйләнә. Лукасның сеңеле булган Ана Ривьера(Ана Марте) ул урам узышчы, аның төркеме полициянең бүлеге аның дусларының берсен үтерә язганнан соң күптән түгел таркалды.

Ана уенчыны Палм-Сити иң яхшы урам узышчыларының төркеме булган Лига белән таныштыра. Лукас аларның төркеменә кушылды диярлек, ләкин аның атасы үлгәннән соң ул узышларны ташлады. Ана уенчы белән бергә Лигадагы урын өчен көрәшү өчен яңа төркемне нигезли. Узыштан соң, алар Мёрсер бүлегенең офицеры булган Шоуны(Джош Коллинс) белән очрыйлар һәм Шоу Ананың Ниссан 350Z машинасын конфискацияли.

Тагын бер узыштан соң, алар Шоуның оператив төркем офицеры булган Ева Торрес(Шонтей Салданья) белән очрашуын күрәләр. Шоу Торреска Мёрсер боерыгы буенча урам узышчыларыннан таләп ителгән акча салынган капчыкларны аның машинасында күрсәтә. Торрес бер капчык ала, ләкин Мёрсерның кыюлыгы аларны куркыныч астына куя дип кисәтә. Ана узышта уенчыга кушылу өчен үз атасының 1967 елгы Шевроле Камаро'сын Лукастан урлый, ә аннары Шоу узышны туктата. Уенчы Шоуның машинасын әйләндерде һәм таләп ителгән акча урам буйлап таралды. Бу җәмәгатьчелекнең оператив төркемгә ышанычын какшата һәм Лукас Ананың аларның атасының машинасын урлавы һәм зарарлавы аркасында ачулана.

Торрес оператив төркемнең коррупциялеген тану өчен Ана һәм уенчы белән элемтәгә керә, ләкин Мёрсерның читләшүен тели, чөнки ул үтә акылсыз. Торрес аларны канунсыз автомобильләрне сүтү остаханәсе буларак кулланылган складка китерә. Ул Югары тизлек мәсьәләләре буенча полициянең бүлеге конфискацияләгән машиналарны сүтә яки шәһәрдән чыгару өчен әзерли. Үз 350Z'ының номер билгесен тапкач, Ана аны сүткәннәрен аңлый.

Лиганың кайбер катнашучылары белән бергә Шоудаун ярышына кергәч, уенчы һәм Ана, Мёрсерны фаш итәргә тырышып, полицияне һәм җирле киң мәгълүмат чараларын Мёрсерның остаханәсенә китерәләр, ләкин ул буш икән. Ана һәм уенчы Лукаска киләләр һәм аны бәйләнгән һәм Мёрсер тарафыннан җәзаланган дип табалар. Мёрсер үзенең аларны үз кибетенең камерасы аша күргәнен һәм аларның ниятен алдан күргәнен турында дип сөйли. Ул аларны үз машинасына төртеп кертә, ләкин Лукас, бушангач, үзенең атасының Камаро'сы белән аларны тотып ала һәм Мёрсерның машинасын, тишеп таранлап, бик зарарлый. Ана Мёрсерның ноутбугын урлый һәм Лукас һәм уенчы белән бергә кача. Лукас сыенуда Анага урам узышларын ташлаганын әйтте, чөнки атасының инфаркты Лукасның урам узышлары өчен кулга алынуы аркасында килеп чыккан дип уйлый.

Ана һәм Лукас Мёрсерның санагыннан файлларны төрле каналларга җибәреп, аның коррупциялеген дәлиллиләр һәм аны яшеренергә мәҗбүр итәләр, ә аннары Мёрсерның, ул Палм-Ситидән качканчы, урланган машиналарны чыгару өчен әзерләвен беләләр. Алар кем сатлык икәнен белмәгәнгә күрә, Ана һәм Лукас Лиганы һәм башка төркемнәрне берьюлы мөмкин кадәр күбрәк полиция машиналарын урланган машиналары булган портка җыярга күндерәләр. Узышчылар һәм полиция машиналары күче белән очрагач, Мёрсер БМВ М3 ГТР белән качарга тырыша. Уенчы Мёрсерны куып җитә, машинасын вата һәм аның янауларына җавап биреп үз пистолетын чыгарган Торрес өчен калдыра. Ул аны атып үтергән дип күздә тотыла.

Атнадан артык вакыт узгач, Мёрсер табылмый һәм үлгән дип санала. Торрес аның төркеменең башына әйләнә һәм урам узышларын туктатырга ниятләвен белдерә. Лукас Ана белән татулаша һәм аңа аларның атасының Камаро'сы өчен ачкычны бирә. Хәзер, Лиганың барлык әгъзалары, уенчы һәм Ана узышуын дәвам итәргә һәм теләсә нинди кыенлыкларны бергә җиңәргә җыеналар.

  1. 'Need For Speed Heat' is an ode to Miami street racing (en). Engadget (August 14, 2019). әлеге чыганактан August 14, 2019 архивланган. 2019-08-14 тикшерелгән.
  2. Need for Speed: Heat trailer reveals day/night gameplay and the return of the cops (en). PC Gamer (August 19, 2019). әлеге чыганактан February 23, 2020 архивланган. 2019-08-21 тикшерелгән.
  3. Need For Speed: Heat Live Gameplay Walkthrough - Gamescom 2019 (en). YouTube. IGN (August 20, 2019). әлеге чыганактан August 29, 2019 архивланган. 2019-08-21 тикшерелгән.
  4. Need For Speed: Heat Official Synopsis (en). EA. әлеге чыганактан August 26, 2019 архивланган. 2019-09-17 тикшерелгән.
  5. Arts (2019-08-19). Under the Hood: Need for Speed Heat Car List (en). /user-data. әлеге чыганактан August 22, 2019 архивланган. 2019-08-22 тикшерелгән.
  6. Need for Speed: Heat will never have loot boxes (en). PC Gamer (2019-08-16). әлеге чыганактан September 24, 2021 архивланган. 2019-11-04 тикшерелгән.
  7. Need For Speed Heat Studio (en). Electronic Arts. әлеге чыганактан August 21, 2019 архивланган. 2019-08-21 тикшерелгән.
  8. You can paint up your Need For Speed Heat rides right now (en). VG247 (2019-08-19). әлеге чыганактан August 21, 2019 архивланган. 2019-08-21 тикшерелгән.
  9. Arts (June 8, 2020). Shifting Gears Into the Future with Criterion and Need for Speed. Electronic Arts Inc.. әлеге чыганактан April 10, 2022 архивланган. June 8, 2020 тикшерелгән.