Хәмдүнә Тимергалиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәмдүнә Тимергалиева latin yazuında])
(Тимергалиева Хәмдүнә битеннән юнәлтелде)
Хәмдүнә Тимергалиева
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы

Туу көне

24 май 1949(1949-05-24)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, БАССР, Борай районы, Котлыяр авылы

Үлү көне

14 сентябрь 2020(2020-09-14) (71 яшь)

Үлү урыны

РФ, ТР, Казан

Җирләнгән:

«Курган» зираты

Эшчәнлек еллары

1976—2020

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

меццо-сопрано

Жанрлар

эстрада, халык җырлары

Коллективлар

Татар дәүләт филармониясе
«Илһамият» төркеме

Хезмәттәшлек

«Салават» җыр студиясе

Бүләкләр

ТАССР халык артисты - 1991Башкортстанның халык артисты - 2020

Хәмдүнә Тимергалиева (1949 елның 24 мае, ССРБ, РСФСР, БАССР, Борай районы, Котлыяр2020 елның 14 сентябре, РФ, ТР, Казан) — танылган җырчы (меццо-сопрано), ТАССРның атказанган (1987), Татарстан АССРның (1991) һәм Башкортстанның (2020) халык артисты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елны Башкортстан АССРның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында колхоз рәисе гаиләсендә дөньяга килгән.[1]

Мәктәп тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4-нче разрядлы монтажчы булып эшли.[1]

Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.[1]

1976-1987 елларда Казанда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Эмиль Җәләлетдинов төркемендә «Гармун моңнары» дигән җырны беренче тапкыр башкара. Шулай ук, Габдулла Рахимкулов, Илһам Шакиров төркемнәрендә эшләргә туры килә.

Репертуарында 1000ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары.

2020 елның 14 сентябрендә Казанда вафат[2]. Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнгән[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Хәмдүнә Тимергалиева: истәлек-очерклар, интервьюлар» китабы. К., «Ак Бүре», 2020

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Хәмдүнә Тимергалиева: «Рухи яктан көчсез булсам, күптән үлә идем»
  2. Скончалась народная артистка Татарстана Хамдуна Тимергалиева. Азатлык радиосы, 14.09.2020
  3. Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар.(үле сылтама) Татар-информ, 15.09.2020
  4. Тимергалиевой присвоено звание народной артистки Башкирии. Татар-информ, 14.09.2020
  5. Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме тапшырылды.(үле сылтама) Татар-информ, 15.09.2020
  6. В сквере Татарской государственной филармонии будет посажено дерево от имени легендарной татарской певицы, народной артистки Республики Татарстан Хамдуны Тимергалиевой. Министерство культуры Республики Татарстан (5 октября 2018). 20 сентября 2020 тикшерелгән.(үле сылтама)
  7. В сквере Татгосфилармонии появится «именное» дерево певицы Хамдуны Тимергалиевой. Татар-информ?! (7 октября 2018). 20 сентября 2020 тикшерелгән.
  8. В Башкортостане появится улица в честь Хамдуны Тимергалиевой. Idel.Реалии (15 сентября 2020). 20 сентября 2020 тикшерелгән.
  9. Вчера в Казани проводили в последний путь народную артистку Татарстана и Башкортостана. Администрация Бураевского района (16 сентября 2020). әлеге чыганактан 2020-11-24 архивланды. 20 сентября 2020 тикшерелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]