Нурия Тимергалиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурия Тимергалиева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Нурия Шакир кызы Тимергалиева (Гәйнетдинова) (1934 елның 15 октябре РСФСР Ленинград) әти-әнисенең төпчек баласы булып дөньяга килә. Әтисе Гәйнетдинов Шакир Кызыл Тау, әнисе Сөнгатуллина Гөлфатыйма Кормаш авылыннан. 1921нче ачлык елны әлеге шәһәргә күченеп килгән булалар, шунда танышып кавышалар. Тулай торакта яши башлыйлар. 1923нче елда Солтан, 1925нче елда Нуртдин, 1926нчы елда Мәрфуга, 1929нчы елда Һади исемле балалары дөньяга килә. Шулай тату гаилә булып, матур гына яшәп ятканда 1940нчы елда әтиләре Шакир үлеп китә. Әниләре тол, балалар ятим калды. Авыр кайгыдан сыгылып төшсә дә, әниләре балалар хакына бөтен көчен җыеп эшләп йөргәндә, 1941нче елның 22нче июнендә сугыш башлана. Ә 1941нче елның 8нче сентябрендә фашистлар Ленинград шәһәрен блокадага алалар.

"Әйтеп аңлаткысыз авыр көннәр... Апам Мәрфуга сөйләгәннәрдән шуларны хәтерлим, 1 ай дигәндә ипи, азык-төлек карточкага кала. 1 көнгә 125 грамм ипи, 1 айга 600 грамм ярма, 600 грамм май бирергә тиеш булмалар да, алар булмый. 1 ай үткәч, Ленинград өстен кара болыт баса. Самолётлар оча, шәһәрне бомбага тоталар. Мәктәпләр больницага әйләнә. Анда яралылар, авырулар ята".

Алардан ерак түгел Бадаевский исемле склад була. Аны бомбага тоталар. Бөтен оннар, шикәрләр юкка чыга, кара туфракка әйләнә. Анда, ачлыктан интегеп, малайлар шул туфракны ашарга баралар. Шуннан алар үләләр. Алар яннарында Обводный дигән канал була, аның суы химия заводыннан агып төшә. Ул шәмәхә төстә, эчәргә яраксыз була.

“Су да юк, ут та юк. Без шулай газапланып яшәдек”. Нурия апаларның ишегалдында биш катлы ике йорт бар иде. Аларның йорларына бомба төште, уртасы ишелеп бетте, стеналары калды. Исән кешеләр әйберләре янында урамда тордылар, аннары аларны урнаштырдылар.

...Ачлыктан беренче Солтан абый, ике көннән Нуртдин абый, аннары Һади абый үлде. Әнием ике ай, авырып, урын өстендә ятты. Апа өйгә табиб чакыра иде. 10нчы март көнне ул да, безне ташлап, дөнья куйды. Аларны Мәрфуга апа белән чанага салып Пискарёв зиратына ташыдык.”

Нурия апаларның Ленинградта Дәүләки һәм Колчык авылларыннан ике туган апалары бар иде. Апалар Нурия апаны Мәрфуга апасы белән Ленинградтан алып кайтып китәргә уйладылар. 8нче апрель көнне, вак-төяк әйберләрне чанага төяп, вокзалга киттеләр. Килгәч яңгыр ява башлады. Кеше күп, ышыкланырга урын юк. Алар юрган астында тордылар. Юрган юешләнеп бетте, күтәргесез булды. Аны вокзалда калдырдылар. Машиналарга төялеп Ладога күле аркылы киттеләр. Күлне чыккач аларны 63 вагонлы состав каршы алды. Берничә көн үткәч, кыр уртасында туктап, ике көн торганнар. Ашарга юк, барысы да ач. Җитмәсә, Мәрфуга апасы юлдагы мәхшәрдә документлар белән ризык бирә торган карточкаларны да югалта. (Нурия апаның бүгенге көнгә кадәр Ленинград блокадасын кичергәнлеген раслаучы документлары юк). Шунда бер үлгән кеше карточкасы хисабына гына аларга җан асрарлык азык эләгә.

Зур шәһәрләрдә аларны ашатып җибәрәләр, ә вокзалларда коры паёк бирәләр. Шулай 27 көн юлда кайттылар. 5нче май көнне көч-хәлгә Кормашка кайтып җиттеләр. Ул вакытта авылда тездән пычрак. Кызлар кайтканда әниләренең абыйсы Габдулла сугышта була. Алар җиңгәләре Галия тәрбиясендә яшәделәр.

“Алабута кәтере дә, кычыткан ашы да ашадык. Галия апа бик тырыш иде, безне ач-ялангач итмәскә тырышты. Апам Мәрфуга да аның белән төрле колхоз эшләренә йөрде. Мин 1943нче елны Кормаш авылы мәтәбенә укырга кердем. 2нче сыйныфта укыганда 9нчы майда сугыш тәмамланды. Бу көн бала чагымның әллә нинди якты нурларга төренгән зур шатлыклы көне булып хәтердә калган..”

Мәктәпне тәмамлагач, тимер юл хезмәткәре булып эшкә керде Нурия апа. Тырышып эшләгәне өчен бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

Ире Габдулла абый да бик тырыш кеше булды. Өйдәге эшкә дә, колхоз эшенә дә өлгерделәр. Габдулла абый белән дүрт кыз,бер улларын тәрбияләп үстерделәр.

Нурия апа 2017 елның 19нчы октябрендә безнең арабыздан китте.

“Тик  Җир шарының әле бер, әле икенче ноктасында сугыш уты кбынуы турында хәбәрләр ишетелеп торуы гына күңелгә шом сала. Юк, булмасын иде башка ятимлек, ачлык, әрнү алып килүче сугышлар... Эх,  Җирдәге бар халыклар, шушы матур  дөньяның рәхәтен күреп, тынычлыкта яшәсен иде.”


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]