Тимерша Соловьёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимерша Соловьёв latin yazuında])
Тимерша Саллави
Туган телдә исем Тимерша Салаватулла улы Соловьёв
Туган 1875
Казан губернасы Зөя өязе Әҗәле вулысы Шуширмә авылы
Үлгән 1947
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре меценат

Тимерша Саллави (Тимерша Салаватулла улы Соловьёв-Шушерминский) (1875-1947) — язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, «Госмания», «Хөсәения» мәдрәсәләре мөгаллиме, «Чүкеч» журналын һәм «Урал» газетасын чыгаручы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1875 елда Казан губернасы Зөя өязе Әҗәле вулысы Шуширмә авылында туган.

Мәрҗани мәдрәсәсендә ун ел дәвамында укыган. Аннары, Мәрҗани киңәшен тыңлап, 1892 елдан рус-татар укытучылар мәктәбендә (Казан Татар укытучылар мәктәбе) укый. Монда Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдинов, Исхак Казаков, Гафур Әхмәтов, Мөхетдин Корбангалиев, Якуб Чанышев һәм башкалар белем алган. 1896 елда тәмамлаган. Казанның икенче һәм башлангыч татар мәктәбендә, «Госмания» мәдрәсәсендә укытырга керешкән. Өч еллап белем биргән. Аннары Казан губернаторы фәрманы белән эштән куылган. Моңа укытучы Соловьевның «ялгыш фикерләре, Алафузов фаб­рикасы һәм казна дары заводы эшчеләре арасында тиешсез әңгәмәләр алып баруы» турындагы әләк сәбәпче булган. Ә бу вакытта ул гаилә корган, аның балалары булган. Беркадәр вакыт Түбән Новгородта Әхмәт Хөсәеновның кунакханәсендә идарәчесе булып эшләгән.[1]

Ырынбурдан Әхмәт бай Хөсәенов үзенең конторасына чакырган, кассир эшенә билгеләгән. Әхмәт бай аның хакимият каршында дәрәҗәсе какшауга артык игътибар бирмәгән. Шулай ук хакимият «кирәксез» дип тапкан Харис Фәйзине (композитор Җәүдәт Фәйзи әтисен), бәлшәвик Исхак Казаковны, композитор Александр Ключарев әтисе Сергей Ключаревны да хезмәткә чакырган. «Хөсәения» мәдрәсәсен ачкан. Мәдрәсәгә ярдәм итү өчен вакыф фонды оешкан. Фонд белән җитәкчелек итү тапшырылган.

"Чүкеч" журналында "Шуширминский", "Бәддух", "Тимерче", "Сандугач" тәхәллүсләре белән файдаланган.[2]

1933 елдан Алма-Атада банк хезмәткәре булып эшли, 1935 елда пенсиягә чыга. Озак тормый, Мәскәү шәһәрендә урнашкан балалары янына күчеп килә. Тимерша Соловьев, 1947 елның апрелендә, каты авырудан соң, Мәскәү шәһәрендә вафат була».

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Мужик илә мулла, яхуд Карт хәзрәт корган тозак», Ырынбур, 1902 ел.
  • «Биби Казан», Ырынбур, 1905 ел.
  • «Ишан Хәдичәсе», Ырынбур, 1906 ел.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зөфәр Рәмиев «Татар әдип­ләре, мәгърифәтчеләре» (Казан, 2005)
  • Сә­гыйть Исәнбай «Тукай турында замандашлары» (Казан, 1960)
  • Галиәсгар Камал. «Габдулла Тукай турында истәлек» (1933)
  • Габдулла Кариев. «Тукай Мәкәрҗәдә» (1914)
  • Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]