Әгъзам Тимершин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әгъзам Тимершин latin yazuında])
(Тимершин Әгъзам битеннән юнәлтелде)
Әгъзам Тимершин
Туган 3 март 1931(1931-03-03)
Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы
Үлгән 2005(2005)
Казан шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ, соңрак Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре шагыйрь

Әгъзам Тимершин Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында 1931 елның 3 мартында туа.

Сугыш елларында мәктәптә укып булмаганлыктан, колхозда эшли башлый. Сугыштан соңгы елларда Мәскәүдә, Югары Пышмада эшче, шахтер булып эшли. 1967 елда Казанга кайта, читтән торып Йошкар-Олада укый.

Шигърияткә колхозда эшләгәндә үк керә. Ләкин шигырьләре матбугатта 1970-елларда гына күренә башлый. Ул вакытта Әгъзам Тимершин «Социалистик Татарстан» газетасының хәбәрчесе була. Аның мәкаләләре «Кайбыч таңнары», «Шәһри Казан», «Мәдәни Җомга» гәҗитләре битләрендә басыла.

Үзенең шигырьләренең төп темасы итеп туган ягын, халыкка дан җырлауны сайлый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Туган җирем — Кайбычым. Казан: Идел-пресс, 2007.- 577 бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]