Тимерҗан Кәлимуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тимерҗан Кәлимуллин
Timerjan Kalimullin.jpg
Тулы исем:

Тимерҗан Мидхәт улы Кәлимуллин

Һөнәре:

көрәшче, классик (грек-рим) көрәш

Туу датасы:

24 сентябрь 1961(1961-09-24)

Туу җире:

Омск өлкәсе, Омск шәһәре

Ватандашлыгы:

СССР байрагы ССРБ->Русия байрагы Русия Федерациясе

Милләт:

татар

Үлем датасы:

24 июль 2016(2016-07-24) (54 яшь)

Үлем җире:

Омск

Бүләк һәм мөкәфәтләре:

халыкара дәрәҗәле спорт остасы

Тимерҗан Кәлимуллин – танылган көрәшче, классик көрәш буенча халыкара дәрәҗәле спорт остасы, Европа чемпионы (1986), Дөнья кубогы иясе (1985), дөнья чемпионатының көмеш призеры (1986).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимерҗан Мидхәт улы Кәлимуллин 1961 елны Омски шәһәрендә туган.

1978, 1979 һәм 1981 елларда яшьләр арасында СССР беренчелегендә җиңүче.

1986 елда Омск физкультура институтын тәмамлый. «Динамо» өлкә советында, өлкә физик культура һәм спорт комитетында инструктор булып эшли.

1990 елларда Омски өлкәсенең грек-рим көрәше федерацисен җитәкли.

2004 елдан – № 19 балалар-яшьләр мәктәбендә тренер булып эшли. Татарча көрәш Федерациясенең президиум әгъзасы.

2016 елның 24 июлендә, 55 яшендә Омскида вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]