Эчтәлеккә күчү

Тимер юл күпере (Минзәлә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимер юл күпере (Минзәлә) latin yazuında])
Истәлекле урыннар

Тимер юл күпере - ХХ гасыр башында төзелгән сәнәгать архитектурасы һәйкәле. Бу күпернең төп үзенчәлеге - аңа тимер юл килеп җитмәгән һәм бер поезд да узып карамаган.[1].

Ике таш багана арасынан үткән бер аралы тимер күпер шәһәрнең көнчыгыш читендә урнашкан. Минзәлә елгасы аша салынган күперне төрлечә атыйлар: кемдер «Екатерина күпере» ди, кемдер «Патшабикә күпере» ди. Ни өчен шулай дип атыйлар, чөнки 1773-1775 еллардагы Крестьян восстаниясеннән соң Екатерина II Минзәлә аша Уфага барырга тели һәм Минзәлә халкы бу вакыйгага мәһабәт күпер төзергә теләгән[1]. Әммә бу патшабикә Минзәләгә килеп җитә алмый[2]. Икенче бер ышану буенча, хәзерге көнгә кадәр Минзәлә елгасында торган шул ук күпер 1912 елда төзелгән һәм аның бер заклепкасы чиста алтыннан, имеш[3]. Русиядә ярминкәләр зур популярлык казану сәбәпле, бирегә тимер юл тармагын салыу ихтыяжы туа. Әммә Беренче бөтендөнья сугышы төзелешне тоткарлый[2]. Бүген әлеге тимер юл күпере шәһәр символына әверелгән. Әмма аның терәүләрен су ашый һәм күпергә җимерелү куркынычы яный. Аны саклап калу өчен, нинди генә проектлар тәкъдим итмиләр, ахырда күчерү идеясе туа. Әмма корылманы сүтәргә җөрьәт итмиләр. Шулай да минзәләлеләр тарихи һәйкәлне саклап калу өметен югалтмый[2].

  1. 1,0 1,1 http://www.menzelinsk.ru/history.php?id=13 История города
  2. 2,0 2,1 2,2 http://v-chelny.ru/news/menzelinsk-kuda-ne-stupala-noga-imperatritsi/ 2019 елның 3 апрель көнендә архивланган. МЕНЗЕЛИНСК: КУДА НЕ СТУПАЛА НОГА ИМПЕРАТРИЦЫ
  3. http://rt-online.ru/p-rubr-obsh-37521/ 2020 елның 7 декабрь көнендә архивланган. Его символ — мост с золотой заклепкой