Тимофей Беляев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимофей Беляев latin yazuında])
Тимофей Беляев
Туган 1768
Ташлы, Россия
Үлгән 1846
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре шагыйрь

Беляев Тимофей Савельевич (17681846[1]) — рус шагыйре һәм башкорт эпосын рус теленә тәрҗемә итүче.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беляев Тимофей Савельевич 1768 елда Ырынбур губернасының Ырынбур өязе Ташлы авылында туган.

Ырынбур губернасы прокуроры Н. И. Тимашевнең крепостной хезмәтчесе булып тора.

Ташлы авыл училищесын тәмамлап, Уфа губернаторы прокурор Н. И. Тимашевнең улын үстерү белән шөгыльләнә.

Ул 1812 елда Казанда «Кузыйкүрпәс. Бер курайчы тарафыннан башкорт телендә язылган һәм 1809 елда Урал тавы буйларында рус теленә тәрҗемә ителгән башкорт хикәяте» исемле китап бастырып чыгара, бу «Кузыйкүрпәс һәм Маянсылу» башкорт халык эпосын беренче әдәби эшкәртү булып тора.

Китапка «Кушымтада» ул башкорт риваятьләрен тәрҗемә итү буенча эшен дәвам итәм дип яза.

Беляев Тимофей Савельевичның «Минем кичләрем: башкорт әкиятләре» кулъязмасы сакланган.

1813 елда басылып чыккан «Урал таулары курайчысы җыры» авторы. Китапта башкорт халкының 1812 елдагы Ватан сугышында катнашуы турында хикәяләнә. Берничә шигырьнең авторы булып тора.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беляев Т. С. Песнь Курайча рифейских гор. Изд.: Классика Книга Фонда, 2009 г.
  • Харисов Ә. И. Башкорт халкының әдәби мирасы. Уфа, 1973;
  • Мамбетов М. А. Беляев Тимофей — башкорт эпик әсәрләрен җыючы һәм популярлаштыручы" // РСФСР халыклары фольклоры. Уфа, 1976.
  • Кузыйкүрпәс // Башкортстан рус әдәбиятында. 1 нче т. Уфа, 1961.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. по другим данным — 1864

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]