Тимербәк Дәүләтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимербәк Дәүләтшин latin yazuında])
(Тимурбәк Дәүләтшин битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тимербәк Дәүләтшин
Туган телдә исем Тимербәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин
Туган 1904(1904)
Уфа губернасының Җилдәр авылы
Үлгән 26 май 1983(1983-05-26)
Мюнхен
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия империясе
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы, юрист, язучы

Тимербәк яки Тимурбәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин (шулай ук Тамырбәк)[1]татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе.

КДУ һәм МДУ юридик факультетларында укый. 1933 елда аспирантураны тәмамлый. Аннары университетларда укыта. 1941 елда сугышка китә һәм әсирлеккә эләгә. 1942 елда азат ителә һәм Берлин шәһәрендә яши башлый. «Идел-Урал» газетасын чыгарырга ярдәм итә. 1944 елда татарча-алманча сүзлекне тәмамлый. Сугыштан соң Алманиядә кала. Татар-Башкорт милли комитетын оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе.

Беренче татар-алман сүзлеген төзи. «Совет Татарстаны: Ленинчыл милли сәясәтнең теориясе һәм практикасы» китабын яза (1974, Лондон, урыс телендә). СССРда ул китап антисоветик итеп таныла.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 86нчы бит.
  2. Абдуллин М. И., Батыев С. Г. Татарстан АССР: чынбарлык һәм буржуаз уйдырмалар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1980. – 208 б. – Библиогр.: 199 – 207 б.