Тимур Галиев
| Тимур Галиев | |
|---|---|
![]() | |
| ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы | |
| Вазыйфага керешкән 2025 елның 19 апреле | |
| Аңа кадәр | Алмаз Хисаметдинов |
| Шәхси мәгълүмат | |
| Туган | 23 июль 1977 (48 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Алабуга районы, Менделеевск |
| Сәяси фирка | Бердәм Россия |
| Белем | Казан ветеринария институты |
Тимур Галиев[1], Тимур Мирзанур улы Галиев (Тимур Мирзанурович Галеев[2]; 1977 елның 23 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Алабуга районы, Менделеевск) ― дәүләт-хуҗалык эшлеклесе, 2025 елның 19 апреленнән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы[3]. Биология фәннәре кандидаты (2009). Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы (2020).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1977 елның 23 июлендә[4] Татарстан АССР Алабуга (1985 елдан[5] Менделеевск) районы Менделеевск шәһәрендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга кергән, анда 1999 елда «ветеринария табибы» белгечлеге буенча югары белем алган. 2009 елда «Төрле технологияләр кулланганда дуңгызларның физиологик-биохимик статусы һәм аны төзәтү» темасына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе ветеринария фәннәре докторы (1993), профессор (1998), ТР атказанган фән эшлеклесе (1998) Азат Миргасим улы Алимов[6]) һәм биология фәннәре кандидаты булган[7].
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ветеринария өлкәсендә үзенең хезмәт эшчәнлеген 1999 елда «Менделеевск дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесендә ветеринария табибы вазыйфасыннан башлаган. Ике елдан соң әлеге учреждениенең баш ветеринария табибы урынбасары урынын алган. Алга таба 2002 елда аның хезмәт эшчәнлеге Алабуга муниципаль районы белән бәйле була, ул анда ветеринария бактериология лабораториясе мөдире, ветеринария табибы-бактериологы һәм Алабуга шәһәренең «Алабуга дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең башлыгы урынбасары булып эшләгән.
2010 елда «Менделеевск дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы итеп билгеләп куелган. 2015 елдан «Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ җитәкчесе[1]. 2025 елның апреленнән ― Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы. Бу вазыйфада ул Арча районын җитәкләгән Алмаз Хисаметдиновны алмаштырган[8][9].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2020 ― Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы ― республиканың ветеринария хезмәтен үстерүгә керткән өлеше һәм профессионализмы өчен
- ведомство бүләкләре
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1 2 Казан ветеринария клиникаларына визит.(үле сылтама) ТР Муниципаль берәмлекләре порталы (Яңа), 23.10.2019
- ↑ Тимур Галеев
- ↑ Указ Раиса РТ о назначении № 302 от 19.04.2025(үле сылтама)
- ↑ Тимур Галеев: биография. Татар-информ
- ↑ Лев Жаржевский. Территориальное деление Татарстана после революции. «Реальное время»
- ↑ Алимов Азат Миргасимович. Известные ученые
- ↑ Диссертация на тему «Физиолого-биохимический статус свиней при разной технологии содержания и его коррекция»
- ↑ Минниханов назначил Тимура Галеева начальником главного управления ветеринарии кабмина Татарстана. Бизнес-Онлайн, 19.04.2025(рус.)
- ↑ Галеев Тимур Мирзанурович. Татцентр.ру
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Галиев Тимур Мирзанур улы. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе
- 23 июль көнне туганнар
- 1977 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Менделеевск районында туганнар
- Менделеевскида туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Татарстанның атказанган ветеринария табиблары
- Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар
- Ветеринарлар
- Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Биология фәннәре кандидатлары
