Тимур Какохо
Тимур Какохо | |
---|---|
Туган телдә исем | Тимур Геннадиевич Какохо |
Туган | 18 декабрь 1991 (32 яшь) РФ, ТР, Казан |
Ватандашлыгы | РФ |
Һөнәре | юрист |
Бүләк һәм премияләре |
Тимур Какохо, Тимур Геннадий улы Какохо (Тимур Геннадиевич Какохо, 1991 елның 18 декабре, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан) – юрист, «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе (2018 елдан). ТР Иҗтимагый палатасының Хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый контроль комиссиясе җитәкчесе. [1] Россия Иҗтимагый палатасы составында Татарстан вәкиле (2023 елдан). [2]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1991 елның 18 декабрендә Казанда туган. «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын (бик яхшыга, 2014), К(И)ФУ юридик факультетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы аспирантурасын «Тикшеренүче. Укытучы-тикшеренүче» квалификациясе белән (2017 ел) тәмамлаган. РФ ЭЭМ каршындагы МГИМО Бизнес һәм халыкара компетенцияләр мәктәбендә (2020, 2021), Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (2021) квалификация күтәрү курсларын тәмамлаган. Тимур Какохо ― өч тапкыр Британиянең «Оксфорд - Россия фонды» (Oxford-Russia Fund) хәйрия оешмасы стипендиаты (2011-2014 еллар), Татарстан Республикасы халкының хокукый мәгърифәте буенча рус телендә чыккан берничә мәгълүмати брошюра авторы.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2012 елда – «Абада плюс» ҖЧҖ юрист ярдәмчесе.
- 2014-2015 елларда – «Тереклек дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» ДБУ юристы.
- 2015 елда – «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге юрисконсульты.
- 2017-2018 елларда – Татарстан Республикасы халкының хокукый мәгърифәтен үстерүгә ярдәм итү фонды рәисе.
- 2017-2018 елларда – Казан шәһәр Думасы депутаты ярдәмчесе.
- 2018 елдан хәзерге вакытка кадәр ― «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге (рус. Татарстанское региональное отделение Ассоциации юристов России ТРО АЮР) башкарма комитеты рәисе.
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2014-2016 елларда – «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы рәисе.
- 2016 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты каршындагы Экспертлар советы әгъзасы.
- 2019 елдан – Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.
- 2020 елдан – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.
- 2020 елдан – Татарстан Республикасы Биектау районы Красносельский (Биектау тимер юл станциясе бистәсе) авыл җирлеге депутаты.[3]
- Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе Советы әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТР Юстиция министрлыгының Рәхмәт хаты (2011),
- РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Рәхмәт хаты (2013),
- РФ Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты (2019),
- РФ Иҗтимагый палатасының Мактау грамотасы (2020),
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2020),
- Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы (2021),
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2021).
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Биектау районы Урманчы бистәсендә яши. [3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Какохо Тимур Геннадиевич. 2023 елның 10 март көнендә архивланган. Общественная палата Республики Татарстан
- ↑ В Общественной палате РТ выбрали нового представителя в ОП России. Бизнес-Онлайн, 10.03.2023
- ↑ 3,0 3,1 Кандидат Какохо Тимур Геннадиевич (18.12.1991). 2023 елның 10 март көнендә архивланган. Выборы России 2022
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Какохо Тимур Геннадиевич. 2023 елның 10 март көнендә архивланган. Министерство юстиции Республики Татарстан(рус.)
- Какохо Тимур Геннадиевич. ТРО АЮР - Татарстанское региональное отделение Ассоциации юристов России(рус.)
- Какохо Тимур Геннадиевич. Рәсми Татарстан