Тимур Мөхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимур Мөхетдинов latin yazuında])
Тимур Мөхетдинов
Туган 26 гыйнвар 1975(1975-01-26)
Төмән районы, Төмән өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 23 октябрь 2010(2010-10-23) (35 яшь)
Хәсәүйорт, Дагстан, Россия
Үлем сәбәбе сугышта үлгән[d]

Тимур Мөхәммәтсабар улы Мөхетдинов (1975 елның 26 гыйнвары, Ембаево авылы, Төмән районы, Төмән өлкәсе, ССРБ2010 елның 23 октябре, Хәсәүйорт, Дагстан, Россия) — Россия ЭЭМ милиция майоры, Россия Федерациясе каһарманы (2011).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимур Мөхетдинов 1975 елның 26 гыйнварында Төмән өлкәсе Төмән районы Ембай авылында туа. Милләте буенча татар. 1992 елда Ембай урта мәктәбен темамлаганнан соң политехника техникумына укырга кеә, әмма бер елдан соң аннан киә.

1993 елда армиягә алына. Калининград һәм Төмән өлкәләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, каравылчы булып эшкә урнаша.

1997 елда Тимур Мөхетдинов Эчке эшләр министрлыгы органнарына хезмәт итергә керә. Стажёр, аннары Төмән өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе каршындагы оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча СОБРның 3 нче хәрби бүлекчәсенең кече оперуполномоченный.

1999 елдан Төньяк Кавказга күп тапкырлар командировкага чыгып, махсус һәм сугышчан операцияләр үткәрүдә катнаша. Бу операцияләрнең нәтиҗәсе дистәләгән боевикларны, шулай ук Чечня һәм Дагстан территориясендә корал складларын ачыклау була.

Батырлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 23 октябрендә махсус билгеләнештәге милиция отрядының хәрби бүлекчәсенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән вәкиле Тимур Мөхетдинов һөнәри училище бинасында урнашкан Хәсәүйорт шәһәрендә (Дагстан) җыелма спецназ отрядының вакытлыча дислокация пунктын саклау буенча хезмәт итә. Анда Россиянең берничә төбәгеннән (Төмән, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Владимир өлкәсеннән) иллеләп спецназчы булган. Кичке җиде тирәсендә пункт ягына алып баручы юлда шартлаткыч төягән УАЗ автомобиле тизлеген җыя башлый. Машина руле артында террорчы-үлемче булган. Аны күреп, майор Мөхетдинов автомобильгә ут ача. Боевик контроль-үткәрү пункты аша узып булмавын аңлый һәм тротил эквивалентында 160 кг куәтле шартлаткыч җайланманы гамәлгә кертә.

Тимур Мөхетдинов шартлау нәтиҗәсендә үлем җәрәхәте ала һәм шунда ук үлә. Ул үзенең батырлыгы белән уннарча хезмәттәшенең гомерен саклап кала.

Югары бүләк[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Төньяк Кавказ регионы территориясендә яшәү өчен куркыныч белән бәйле шартларда хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» Президентының 2011 елның 23 декабрендәге 1677 номерлы Указы нигезендә Тимур Мөхәммәтсабар улы Мөхетдиновка үлгәннән соң Россия Федерациясе каһарманы исеме бирелә.

Тимур Кавказга үзенең унынчы һәм соңгы командировкаларына кадәр ике ай кала, Төмән өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе альпинист-спецназовчылары командасы составында Аурупаның иң биек тауына — Эльбруска (5 642 км) күтәрелгән. Бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташлар — милиция хезмәткәрләре хөрмәтенә Эчке эшләр идарәсе флагы һәм истәлекле такта куела[1].

Туган авылы Ембай зиратына җирләнгән. Үзәк урам аның исемен йөртә[2]. Төмән өлкәсенең җыелма альпинистлар отрядына Россия каһарманы Тимур Мөхетдинов исеме бирелә[3].

2013 елдан Төмәндә ел саен Россия каһарманы Тимур Мөхетдинов истәлегенә Төмән өлкәсе татарлары конгрессы кубогына мини-футбол буенча ачык турнир үткәрелә[4].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясе каһарманы;
  • «Җәмәгать тәртибен саклаудагы казанышлары өчен» медале;
  • «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале;
  • 3 нче дәрәҗә «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале;
  • «Россия ЭЭМна 200 ел» медале[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тюменскому милиционеру Тимуру Мухутдинову присвоено звание Героя России
  2. Т. М. Мухутдинов на сайте «Спецназ.орг» 2012 елның 28 октябрь көнендә архивланган.
  3. Сводному альпинистскому отряду Тюменской области присвоено имя Героя России Тимура Мухутдинова // Сайт МВД РФ(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  4. Турнир по мини-футболу в память о Герое РФ Тимуре Мухутдинове пройдет в Тюмени
  5. Т. М. Мухутдинов на сайте «Офицеры России», archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-03-13 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]