Тимур Саматов (1992)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимур Саматов (1992) latin yazuında])
Тимур Саматов
Т.И.Саматов.jpg
Flag of the Luhansk People's Republic.svg Луганск Халык Җөмһүрияте
сәнәгать һәм сәүдә министры
Вазыйфага керешкән
2022 елның 20 августы
Татарстан байрагы Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары
Вазыйфада
2016 ел – 2022 ел
Туган 4 апрель 1992(1992-04-04) (30 яшь)
РФ, ТР, Казан

Тимур Саматов, Тимур Илгиз улы Саматов (1992 елның 4 апреле, РФ, ТР, Казан) – дәүләт эшлеклесе, Луганск Халык Җөмһүрияте сәнәгать һәм сәүдә министры (2022 елдан), Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары (2016-2022 елларда), икътисад фәннәре кандидаты[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елның 4 апрелендә Казанда туган. Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетын «сәүдә сәясәте һәм халыкара сәүдә» белгечлеге тәмамлаган (2015). Икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013-2016 елларда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.

2016 елда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгеч-эксперты.

2016-2022 елларда – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары[2].

2022 елның августыннан – Луганск Халык Җөмһүрияте сәнәгать һәм сәүдә министры[3][4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2019 – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы
  • 2020 – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы
  • 2020 – Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте
  • 2022 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте [2]
  • 2022«Фидакарь хезмәт өчен» медалесоциаль-икътисади үсешкә һәм нәтиҗәле хезмәткә зур өлеш керткәне өчен[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]