Эчтәлеккә күчү

Тимур Сафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимур Сафин latin yazuında])
Тимур Сафин
Туган телдә исем Тимур Марсель улы Сафин
Туган 4 август 1992(1992-08-04) (31 яшь)
Ташкәнт, Үзбәкстан
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе[2]
Һөнәре спортчы
Бүләк һәм премияләре Олимпия чемпионы

 Тимур Сафин Викиҗыентыкта

Тимур Марсель улы Сафин (1992 елның 4 августы, Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — татар спортчысы, рапиралы фехтовальщик, рапирада командалар ярышларында Олимпия чемпионы (2016), ике тапкыр Европаның чемпионы, Олимпия уеннарында (2016) бакыр призёры. 2012 елдан Россия җыелма такымы әгъзасы. Россиянең атказанган спорт остасы[3].

Тимур Сафин 1992 елның 4 августында Үзбәкстанның Ташкәнт шәһәрендә татар гаиләсендә туа[4], соңрак гаиләсе белән Россиягә күченә. Фехтование белән 1998 елда Фәрит Арсланов җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый[5][6]. Фехтование буенча Россия җыелма командасы әгъзасы (2008), милли (2012). Россия Федерациясенең спорт остасы (2007), фехтование буенча Россиянең халыкара класслы спорт остасы (2012).

19 нчы номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче (беренче тренеры — Ф. Я. Арсланов һәм В. В. Нәгыймов); 5 нче номерлы Республика спорт профиле интернат-мәктәбе (тренерлары — Л. Р. Грушина һәм Р. Р. Насыйбуллин).

2014 елда Башкорт физик культура институтын тәмамлый[7].

Уфа шәһәренең 19 нчы балалар-яшусмерлер спорт мәктәбе клубы, аннары ЦСКА командасы өчен чыгыш ясый.

Спорт казанышлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Олимпия уеннары 2016 — 1 нче урын (командалы), 3 нче урын (шәхси);
  • Дөнья чемпионаты 2014 — 3 нче урын (шәхси);
  • Дөнья кубогы этабы 2016 (Сан-Хосе) — 1 нче урын (шәхси);
  • Европа чемпионаты 2016 — 1 нче урын (шәхси һәм командалы);
  • Яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге 2012 — 1 нче урын (шәхси), 2 нче урын (командалы);
  • Яшүсмерләр арасында Европа беренчелеге 2012 — 2 нче урын (командалы);
  • Европа чемпионаты 2013 (U23) — 1 нче урын (шәхси һәм командалы);
  • Россия чемпионаты 2014, 2015 — 1 нче урын (шәхси);