Тимур Сираҗетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимур Сираҗетдинов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тимур Сираҗетдинов
Т.Г.Сираҗетдинов.jpg
Туу датасы 20 гыйнвар 1969(1969-01-20)
Туу урыны ССРБ, РСФСР, Ленинград
Үлем датасы 10 март 2000(2000-03-10) (31 яшь)
Үлем урыны РФ, Чечня, Урыс-Мартан районы, Гой-Чу
Иялек ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Дәрәҗә эчке хезмәт капитаны
Җитәкчелек иткән РФ ЮМ ГУИН Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча бүлегенең укыту бүлекчәсе инструктор-методисты
Бүләкләр һәм премияләр РФ Каһарманы

Батырлык ордены (РФ)
Батырлык ордены (РФ)

II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале

Тимур Сираҗетдинов, Тимур Гали улы Сираҗетдинов (1969 елның 20 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Ленинград2000 елның 10 марты, РФ, Чечня, Урыс-Мартан районы, Гой-Чу) — РФ юстиция министрлыгы эчке хезмәт капитаны, РФ Минюсты ГУИН Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча бүлегенең укыту бүлекчәсе инструктор-методисты, Икенче чечен сугышында катнашучы, РФ Каһарманы (2000, вафатыннан соң).

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Хәрби хезмәттә төшкән фоторәсемнәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елның 20 гыйнварында Ленинград шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әтисе Гали Сәгади улы, әнисе Галина Якуп кызы. Сеңлесе Диана. Кечкенәдән спорт белән дус булган, гаиләсе белән походларга йөрергә яраткан, автомобиль модельләре ясау белән мавыкккан. Питырбурның Выборг районы 534нче урта мәктәбен (1986), М. В. Фрунзе исемендәге Ленинград тимер юл гаскәрләре һәм хәрби элемтәләр югары хәрби укуханәсен (1990), читтән торып РФ ЭЭМ академиясен тәмамлаган.

1986-1990 елларда хәрби хезмәттә була.

1990-1993 елларда, хәрби хезмәттән китеп, Ленинградта кече предприятиеләр берлегендә мөһәндис булып эшли.

1993 елда хәрби хезмәткә кире кайта, РФ Минюстының җәзаларны үтәтү баш идарәсе (рус. ГУИН, ФСИН) Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча бүлегенең махсус бурычлы отрядына (1995 елдан «Тайфун»[1]) урнаша. «Тайфун» составында 6 тапкыр Чечня белән Дагыстанга командировкага җибәрелә, шунда хәрби хәрәкәтләр вакытында яралана, тәненә 66 кыйпылчык ала.

1999 елның август-сентябрендә Дагыстан авыллларыннан кораллы фетнәчеләрне кысып чыгаруда катнаша. Ике «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.

2000 елның мартында Руслан Гелаев (en) җитәкчелегендәге мең ярым кораллы фетнәче урнашкан Гой-Чу авылын уратып алуда катнаша. 10 мартта сугыш барганда утсибәр пулялары белән каты яралана һәм күп кан югалтудан вафат була. Санкт-Петербургның Серафим зиратында Дан аллеясында дәфен ителгән.

РФ Президентының 2000 елның 29 августындагы № 1597 указы белән РФ Каһарманы исеме бирелә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда Питырбурның Выборг районындагы үзе тәмамлаган 534нче урта мәктәпкә исеме бирелгән[2].

534нче урта мәктәп урнашкан Раздельная урамын Тимур Сираҗетдинов урамы итеп үзгәртүгә Санкт-Петербург хөкүмәте һәм топонимик комисиясе («исем-фамилиясе әйтү өчен авыр» дигән сылтау белән) ризалык бирмәгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]