Тимур Сөләйманов (1987)
Тимур Сөләйманов | |
---|---|
![]() | |
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. | |
Вазыйфага керешкән 2021 елның 11 сентябре | |
Аңа кадәр | Дамир Фәттахов |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 4 гыйнвар 1987 (35 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Әти | Җәүдәт Сөләйманов |
Белем | Казан дәүләт университеты Гранада дәүләт университеты |
Тимур Сөләйманов, Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов (1987 елның 4 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстанның сәяси эшлеклесе. 2021 елның 11 сентябреннән — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры[1]
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1987 елның 4 гыйнварында Казанда туган. Әтисе – Җәүдәт Сөләйманов,галим, техник фәннәр докторы (2000), КФУ профессоры (2001), шагыйрь.
Казан дәүләт университетының икътисад факультетын (2009), Гранада университетыныңикътисад факультетын (2007, Испания), КФУ Идарә һәм территориаль үсеш институтының аспирантурасын (2012 ел) тәмамлаган. Инглиз, испан, алман телләрен белә.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2008—2009 елларда — «Сәләт» яшьләр үзәге ДУ яшьләр белән эшләү буенча белгече.
2010—2014 елларда — «ТР Студентлар лигасы» ТЯИО Президенты.
2014—2018 елларда — «Сәләт» РЯИФ башкарма директоры.
2018—2021 елларда — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары [2]
2021 елдан — ТР Яшьләр эшләре министры[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2011, 2017 — Татарстан Республикасы премьер-министрының Рәхмәт хаты
- 2013 — Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты
- 2016 — «Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен» көмеш мактау билгесе
- 2017 — Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хаты
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы. tatcenter.ru(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Арсений Каримов. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановны билгеләде. Татар-информ, 11.09.2021
- ↑ «Мы начинаем» — министр по делам молодежи Татарстана представил замов. tatcenter.ru, 27.07.2018(рус.)
- ↑ Тимур Сулейманов возглавил министерство молодежи Татарстана. tatcenter.ru, 11.09.2021(рус.)
Элгәре: Дамир Фәттахов 2018―2021 |
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры 2021—2021 |
Аннары: ? |