Тимур Хафизов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимур Хафизов latin yazuında])
Тимур Хафизов
Туган 20 июнь 1998(1998-06-20) (25 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре алкалы һоккей уйнаучы


Тимур Рамил улы Хафизов (1998 елның 20 июне, Казан, Татарстан) — Россия хоккейчысы, Мәскәү «Спартагы» һөҗүмчесе.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимур Хафизов 1998 елның 20 июнендә Казанда туа. Хоккей белән биш яшендә Казанның «Ак Барс» командасы мәктәбендә шөгыльләнә башлый[1]. Беренче тренерлары — Андрей Жаренков һәм Олег Яшин. 2013 елда Түбән Кама «Нефтехимик»ына күчә, ә 2015 елдан Яшьләр хоккей лигасында «Реактор» составында чыгыш ясый башлый. 2015 елның 11 сентябрендә МХЛда «Снежные Барсы»га каршы матчта (1:7) дебют ясый[2]. 2015 елның 26 сентябрендә «Авто»га каршы матчта «Реактор» өчен беренче алканы кертә (6:2)[3]. Барлыгы МХЛда 2019 елга кадәр чыгыш ясый, 196 матч уздыра һәм 132 (49+83) очко җыя[4].

2018 елдан башлап «Нефтехимик» Кыйтга хоккей лигасы командасына җәлеп ителә башлый. 2018 елның 1 мартында Магнитогорскның «Металлург» командасына каршы матчта (2:3), мәйданда 50 секунд уздырып, КХЛда дебют ясый[5]. 2018/19 сезонын ЦСК ВВС югары хоккей лигасы командасы составында уздыра. 2018 елның 6 сентябрендә «Лада»га каршы матчта (2:4) ЮХЛда дебют ясый[6]. ЦСК ВВС өчен беренче алканы 2018 елның 4 ноябрендә «Ермак»ка каршы матчта кертә (4:1)[7]. Дебют сезонында ЮХЛда 37 матч уздыра һәм 12 (2+10) очко җыя. 2009/20 сезоныннан КХЛда «Нефтехимик» өчен даими рәвештә чыгыш ясый башлый, 98 матч үткәреп, 20 (11+9) очко җыя.

2021 елның 6 декабрендә Эдуард Гыйматовка алмаштыру нәтиҗәсендә Мәскәү «Спартагы»на күчә[8].

Җыелма команда карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның декабрендә Россиянең 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командасына чакырыла, аның өчен 4 матч уздыра һәм 1 (0+1) очко җыя. 2017 елда 6 матч уздыра һәм Россия яшьләр җыелма командасы өчен 1 (0+1) очко җыя.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иң яхшы МХЛ плей-офф бомбардиры: 2018

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тимур Хафизов: «Прошедший сезон стал для меня хорошим испытанием» (2020-04-20). 2021-12-06 тикшерелгән.
  2. Реактор — Снежные Барсы (2015-09-11). 2021-12-06 тикшерелгән.
  3. Авто — Реактор (2015-09-26). 2021-12-06 тикшерелгән.
  4. Хафизов Тимур. 2021-12-06 тикшерелгән.
  5. Протокол игры: Металлург Мг — Нефтехимик (2018-03-01). 2021-12-06 тикшерелгән.
  6. ЦСК ВВС — Лада (2018-09-06). 2021-12-06 тикшерелгән.
  7. ЦСК ВВС — Ермак (2018-11-04). 2021-12-06 тикшерелгән.
  8. Нападающий Тимур Хафизов перешёл в «Спартак» (2021-12-06). 2021-12-06 тикшерелгән.