Тимур Юнысов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тимур Юнысов
Тимати
Timati 2012.jpg
Туган телдә исем Тимур Илдар улы Йонысов
Туган 15 август 1983(1983-08-15) (34 яшь)
Мәскәү
Милләт татар/яһүд
Ватандашлыгы Рәсәй
Һөнәре җырчы, актёр, эшкуар
Тимур Юнысов
Тимати
Викиҗыентыкта

Тимур Илдар улы Юнысов, сәхнә тәхәллүсе Тимати (1983, Мәскәү) — Рәсәй җырчысы, музыкаль продюсер, актёр, эшкуар. Чичән Җөмһүриятенең атказанган артисты (2014). "Йолдызлар фабрикасы 4" тәмамлаучысы. Хип-хоп, R’n’B жанрында җырлар башкара.

Казанның Җәйге Универсиадасы 2013 илчесе.

"Татар халык әкиятләре" дигән аудиокитапларда "Ак елан", "Унике яшьлек малай", "Камыр-Батыр" һ.б. әкиятләрендә башкаручы.

Snoop Dogg, Баста Раймс, Дидди, аның төркеме Diddy – Dirty Money, Xzibit, Марио Уайнэнс , Fat Joe, Ив, Крейг Дэвид, Тимбалэнд, Flo Rida АКШ башкаручылары белән хезмәттәшлек итте.

«Welcome to St. Tropez (DJ Antoine Remix)» дигән җырны YouTube та 133 миллион кеше карады, «Давай Досвидания» дигән җырның 33,5 миллион караучылары булды.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе - Илдар Юнысов, татар, газлы эчемлекләр буенча зур эшмәкәр. Әнисе - Симона Яков кызы Червоморская, яһүд нәселеннән. Бабасы Вахит Юныс (1930-2006), дипломат, татар язучысы.

Китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аудиокитаплар

  • 2009 — «Audio про Audi. История бренда»
  • 2010 — «Татар халык әкиятләре» - башкаручы
  • 2012 — «Унике яшьлек малай. Татар халык әкияте» - башкаручы
  • 2012 — «Ак елан. Татар халык әкиятләре» - башкаручы
  • 2012 — «Камыр-Батыр. Татар халык әкиятләре» - башкаручы

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2006 — Black Star
  • 2009 — The Boss
  • 2012 — SWAGG
  • 2013 — 13
  • 2014 — Reload (только для Японии)
  • 2014 — Аудиокапсула EP
  • 2015 — ГТО

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]